Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Өлкәннәргә хөрмәт
12.10.2017

Өлкәннәргә хөрмәт

Алтын көз аена аяк бастык. Бакчадагы эшләр тәмам, ә күңелне бушлык чорнап алган сыман тоела. Табигатьнең бу мизгеле күңелләребезгә моңсу хисләр өстәсә дә, яз-җәй буе көч куйган тырышлыгыңны барлау мәле ул. Чәчләренә чал төшкән өлкән яшьтәгеләрне, ягъни безне, көз белән чагыштыралар. Муллык ае көз сыман без барыбыз да бай тормыш юлы үтеп, фәһем алырлык тәҗрибәгә ия. Өлкәнәя башлагач, юктан гына хәтер кала, юктан гына күңел була башлый. Шәһәребездә өлкәннәр көненә карата үткәрелгән кичәдән шатланып кайттым. Еллар буе барлаган акыл-гыйлемнәребез белән яшьләр өчен кадерле булганыбызны аңладым.

Мин 2002 — 2009 елга кадәр Чайковский шәһәрендә “Дуслык” татар оешмасын җитәкләдем. Ул вакытта төрледән-төрле тематик кичәләр, бәйрәмнәр, концертлар уздыра идек. Сер түгел, соңгы вакытта милли оешмабызның эше сүлпәнләнгән иде. Күптән түгел оешмабызның җитәкчесе итеп Лилия Нурмачеваны сайлап куйдык. Яңа җитәкче белән эш башланып та китте! 8 октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан музыкаль училище бинасында бик матур кичә узды. Кичәдә үземне бик бәхетле хис иттем: “Мин башлаган эш дәвам итә”, — дип куанып утырдым. Кичәдә оешмабызның “Сәйлән”, “Идел”, “Бәхетле” төркемнәре, музыкаль училище студентлары чыгыш ясады. Өлкәннәр әлеге кичәне оеш-тырырга булышкан шәһәребез депутатларына, музыкаль училище директоры Розалия Болтаевага зур рәхмәтләрен белдереп таралыштылар. Мәкаләмне өлкәннәргә багышланган шигырем белән тәмамлыйм.

Өлкәннәргә
Өлкәнәрне зурлап, хөрмәт белән
Утыртыйк без һәрчак табынга.
Озын тормыш юлы узган алар,
Бирешмичә җилгә-давылга.
Чәчегезнең һәрбер көмешенә
“Рәхмәт”, — диеп башны иямен.
Сез лаеклы хөрмәт ихтирамга,
Газизләрем минем, диямен.
Яшәгез сез, җирнең чәчәкләре,
Үрнәк-маяк булып яшьләргә.
Үгет-нәсыйхәтләр, киңәш биреп,
Киләчәккә олы эшләргә.
Кадерләрен белеп, хәлгә кереп,
Ярдәм итеп торыйк һәрвакыт.
Догасында булсак өлкәннәрнең,
Килеп торыр безгә гел бәхет!

Кәүсәрия Нуруллина, Чайковский шәһәре.