Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Өлкәннәргә – бүләк, балаларга — тәрбия
22.03.2018

Өлкәннәргә – бүләк, балаларга — тәрбия

Язның беренче бәйрәме 8нче март быел нәрсә белән истә калды? Әлбәттә, башка еллардан аерылып торган салкын буранлы көннәре, якыннарыбызның балаларыбызның котлаулары, бүләкләре белән. Ә Дәүләт Совет депутаты Наил Мухаметзянов hәм Шәhәр думасы депутаты Николай Санниковның бәйрәм белән котлап, бүләкләр җибәрүе өлкән яшьтәге апалар өчен шаккатырлык вакыйга булды. Бүләкләр зур булмаса да, хөрмәтләүләре өлкәннәргә бик ошады. Алар рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калдылар. Шулай инде, хикмәт бүләкнең зурлыгында түгел, ә кешегә булган хөрмәтендә.
Быел — Волонтерлар елы. Шуны истә тотып, без урам комитеты рәисе Илсөяр Мамедова белән 10нчы мәктәпкә юл тоттык. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Кадрия Асылгәрәева белән очрашып, урамыбыздагы барлык хатын-кызларны котлау өчен, стена газетасы ясап бирүләрен сорадык. Безнең идея аңа да ошады. “Бик рәхәтләнеп эшләрбез”, — дип вәгъдә итте. Вакытында газетаны әзерләп, хәтта hәр йортка салу өчен котлау открыткалары да ясаганнар иде балалар. Бүләкләре барыбызга да бик ошады. 10нчы мәктәп коллективы алга таба да безнең белән бик теләп эшләргә теләүләрен белдерделәр. Зур рәхмәт аларга. Өлкәннәр өчен бүләк булса, балалар өчен бер дигән тәрбия чарасы бит.

Гөлисә Зарипова, Ижау шәһәре.