Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Өебезнең нуры син!
21.01.2021

Өебезнең нуры син!

Әниебез — бар яктан да уңган-булган хатын-кыз. Әтиебез белән авылны саклау, мәдә­ния­­тебезне күтәрү өчен зур хезмәт куялар. Мәдәният йортында берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч һәм җәмгыятькә файдалы чаралар оештыралар, авыл халкының күңелен күтәрәләр. Бәйрәмнәргә төрле концерт программалары әзерлиләр, ә тамашачы исә, хәзерге авыр заманда очраган проб­лемалардан аерылып торып, ял итә, сәхнәдән рухи ризык ала, алга таба яшәргә көч туплый. Нинди генә чара узса да, ипи-тоз белән җылы һәм елмаеп каршы алу – әниебезнең эше. Әтиебез Фәнис Арсланов җитәкләгән “Тугызбуй” төркеме белән аларның бик күп шәһәрләрдә чыгыш ясап, халык мәхәббәтен яулаганнары турында да әйтеп үтми мөмкин түгел.

Алия Наил кызы Әгерҗе районы Иске Эсләк авылында Наил һәм Минероза Фарраховлар гаиләсендә дөньяга килгән. Гомерлек ярын — әтиебез Фәнисне Девятерня авылында очраткан. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана. Глазов пединститутына укырга керә. Педагогик юлдан беркайчан да китмәячәген күңеле белән тоя ул. Әниебез кебек балаларны шулай нык яратучы кеше бар микән?! Әйе, аңа һәр бала да якын, алар белән уртак телне ул тиз таба. Балалар да аңа тартылалар. Гали авылында укытучы булып эшләп алганнан соң, ул Девятерня авылы мәктәбендә эшен дәвам итә. Укучылар белән Удмуртия, Зәй, Актаныш, Буа, Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узган төрле фестивальләрдә, ярыш һәм конкурсларда һәрдаим катнашып, төрле мактаулы урыннарга лаек булалар.
Девятерня балалар бакчасында да эшләп ала. Нарат авылы мәктәбендә директор вазифасын башкарып, мәктәпнең дәрәҗәсен күтәрә. Һәр баланың сәләте була, ә аны күрү һәм сизү – үзе бер таланттыр, минемчә. Әниебез Алия һәр баланы да җырга, биюгә, театрга тарта, аларда сәнгатькә мәхәббәт уяту өчен бар тырышлыгын куя. Төрле укучы була, ләкин ул һәрберсенә дә уртак телне таба белә. Балалар әниебезне бик тә хөрмәт итәләр һәм яраталар. Дәрестән тыш оештырыл­ган түгәрәкләргә, кызыклы чараларга бик теләп йөриләр. Әгерҗе, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренә спектакльләр белән барып, алдынгы урыннар яулап кайталар. Бүген ул Девятерня мәктәбендә укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Мәктәптәге бер генә чара да аның ярдәменнән башка узмый.
Сәхнә — әти-әниебезнең икенче йорты дип әйтү ялгыш булмас кебек. Чөнки күп вакытларын сәхнәдә үткәрәләр, спектакльләрдә алар герой рольләрен шундый төгәл һәм дөрес итеп башкаралар ки, гүя бу әсәр нәкъ менә алар өчен язылган кебек. Спектакльдә генә түгел, кино сәнгатендә дә алар үзләрен сынап карадылар. Тәҗрибә искиткеч зур уңышлар китерде. Көтелмәгәндә, әлеге кино Рәсәй буенча гына таралып калмыйча, башка илләрдә дә үз тамашачысын табып, 100 меңләп кеше тарафыннан каралды һәм уңай бәяләнде.
Мәдәният йорты бәйрәмнәрдә генә түгел, көн дә балкый. Хан сарае кебек булган бу бинага бик күпләр көн дә килеп, күңелләренә рәхәтлек алып китәләр. Әйе, аны матурлауда әтиебез Фәнис һәм әниебез зур тырышлык куя. Шатлыкларны, уңышларны да һәм авырлыкларны да бергә кичерәләр алар.
Әниебез һәр эшкә дә җитешә. Тотынган һәрбер эшне дә ул ахырына кадәр җиткерә. Болардан тыш ул уңган хатын, бөтен нәрсәгә өлгерүче әни дә әле. Безне ике кызын, дөньяга китереп, аякка бастырганы, безгә эшләгән барлык яхшылыклары өчен зур рәхмәт аңа. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, без хәзерге көндә югары уку йортларында белем алабыз. Атна ахырын сагынып көтеп алабыз, чөнки гаиләбезне бик нык сагынабыз. Әниебез безне төрледән-төрле тәмле ризыклар белән сыйлый һәм без бик озакка җитәрлек энергия һәм яхшы кәеф белән шәһәргә китеп, укуыбызны дәвам итәбез. Сеңелем Назлыгөл әтием юлын сайласа, мин әнием эзе буенча киттем, ягьни укытучы һөнәрен үзләштерәм. Әлеге һөнәрне сайларга тәкъдим иткән әниемә мин чиксез рәхмәтлемен.
Туганнарыбызга да һәрвакыт якты чырайлы әниебез. Бер-бере­безгә кунакка йөрешеп, туганлык җепләренең тагын да ныгуына, чын мәгънәсендә, шатланабыз. Йортыбыздан кунаклар өзелми. Җәй көне әниебез бакчаны чәчәкле аланга әйләндереп, сокландыра. Берсеннән-берсе матур чәчәкләрне балаларыдай тәрбияләп, күз карасыдай саклап үстерә. Төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр көз көне зур уңыш бирәләр. Әнием гаять изге кү­ңелле, мәрхәмәтле, беркайчан да авыр вакытта ярдәменнән калдырмас.
Кышның салкын көннәрендә бар дөньяга ямь өстәп, нур чәчеп аваз салган әниебез бүген юбилеен бәй­рәм итә. Аны чын күңелдән әлеге зур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Безнең күңел җылыбызны тоеп, әтиебез белән тигезлектә, рәхәт мул тормышта гомер итәргә язсын. Без сине бик тә яратабыз!

Таңсылу АРСЛАНОВА, Девятерня авылы.

«Яңарыш»тан изге теләкләр

Хөрмәтле Алия Наил кызы! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итеп, сәламәтлек, гаилә бәхете, яңадан-яңа уңышлар телибез. Сез — яраткан хәләл җефете, кадерле әни, туганчыл сеңел-апа, хөрмәтле укытучы. Хәләл җефетегез Фәнис белән Девятерня авылына гына түгел, Тугызбуй авылларына да җан өрәсез, кешеләрне җыр-моңга төрәсез. Яшь буында халкыбызның гореф-гадәтләренә мәхәббәт уятасыз. Әлеге изгелекләрегез үзегезгә куаныч булып кайтсын. Сез – авылның гына түгел, районның үрнәк гаиләсе. Кызларыгыз сокланырлык, горурланырлык. Узган җәйдә кызыгыз Таңсылу “Яңарыш” газетасы редакциясендә практика үтте. Үзенең җитезлеге, сәләте белән таң калдырды. Сез үзегез дә һәрвакыт газетабыз белән тыгыз элемтәдә, укучыларыгызның язмалары, шигырьләре белән газета укучыларыбызны таныштырып торасыз. Киләчәктә дә бары тик шатлык-куанычлар гына насыйп булсын, иҗат чишмәгез саекмасын, бәхеткә-шатлыкка уралып яшәгез!

Иң изге теләкләр белән, “Яңарыш” редакциясе коллективы.