Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Әхмәд Халиков: “Һәркайсыбызның үлем фәрештәсе белән очрашасы бар”
25.04.2018

Әхмәд Халиков: “Һәркайсыбызның үлем фәрештәсе белән очрашасы бар”

Җомга намазы вакытында Сарапул шәһәренең Элеконд районында урнашкан мәчеткә якынлашуга тирә-юньгә таралган көчле азан тавышын ишетеп сөенәм. Ә мәчет янындагы машиналарның күп булуын күрү икеләтә сөенеч. Иман йортының тышкы ягы бик матур, эчке ягы да бик уңайлы итеп эшләнгән. Монда җылы, чиста, намаз укый торган бүлмәләрдә идән җылытылган, мәчеттән чыгасы да килми. Җомга намазына халык күп килә. Әтиләре белән килгән балалар да бар. Бер таныш эшмәкәр Аллаһ йортына эшлекле костюм-чалбардан килеп керде. “Эштән генә килдем”, — ди. Бик тыйнак үзе, мәчеткә 6 ел йөри икән.
Җомга вәгазен Әхмәд хәзрәт Халиков үтемле тавышы белән ихластан сөйли. Яхшы сүз белән күңелләрне чистарта. 38 яшьлек дин кардәшебез әлеге мәчеттә инде 6 ел имам булып тора. 16 яшендә Бибинур әбисеннән ишеткән догалар аның йөрәгенә динебез орлыкларын сала. “Миңа 17 яшь булганда, безгә Чаллыда яшәүче туганыбыз Нәгыйм абый килде. Ул: “Сездә мәчет бармы? Өегездә азан әйтелгәнме?” — дип сораштырды. “Улыгызга исем кушылганмы?” – дип соравы, аннан соң азан әйтеп исем кушуы, күңелемә уелып калды. Ул киткәч, әти мине тау башындагы мәчеткә алып барды. Анда безне Рәшит хәзрәт, Светлана апа каршы алдылар. Ислам дине нигезләре дәресләренең бушлай булуына нигәдер нык гаҗәпләнгән идем мин, бу дәресләргә 3 ел буе бик теләп йөрдем”, — дип, үз хатирәләрен яңартты Әхмәд хәзрәт. Ул тумышы белән Сарапулның үзеннән. Медицина көллиятен тәмамлагач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы штабында республика буенча СПИД белән көрәш үзәгендә эшли башлый. Чайковский шәһәрендәге югары уку йортының физкультура бүлеген тәмамлый.
2003 елда Әхмәд хәзрәтне Сарапулның тау башында урнашкан мәчетендә имам вазифасын үтәргә чакыралар. Анда 2 ел фидакарь хезмәт итә ул. Укуын тәмамлагач, Чаллының бер оешмасына инженер итеп чакыралар. Шунда яшәгән вакытта мәдрәсәдә дини гыйлемен арттыра ул. Тик Чаллыда төпләнеп калмый, кире туган шәһәренә кайта хәзрәт, 2011 елда Элеконд районындагы мәчеткә имам итеп сайлана. Уфадагы “Акмулла” исемендәге педагогия институтын тәмамлый, Казандагы Россия Ислам университетында укый. Динебезне, туган телебезне саклауга бик зур игътибар бирә ул. “Бер-беребез белән сөйләшкәндә, җаннар да аралаша. Татар теле – туган телебез, ә тел – милләтнең каны, ДНКсы. Әдәбият, дин, гореф-гадәтләребез барысы да татар телендә. Мәҗлескә баргач, өстәл тирәли җыелышып утырган кешеләрнең йөзләренә карыйм. Мин дога укый, вәгазь сөйли башлагач, аларның йөзләре яктырып китә. Чөнки һәркемнең күңел түрендә туган теле, дине бар. Иманны үстерү өчен, мәчетләргә килегез. Һәркайсыбызның үлем фәрештәсе белән очрашасы бар. Дин тоткан кешеләргә ул куркыныч кыяфәттә килмәс, ә менә динсезләр аны күрүгә куркуларыннан калтырый башлар. Шуңа күрә шәригать кануннарын үтәп яшәү кирәк”, — дип сөйләде Әхмәд хәзрәт.
Сарапулда яшәүче дин кардәшләребез Әхмәд хәзрәтне бик хөрмәт итәләр. “Искиткеч кеше, һәркемгә ачык йөзле, һәркем белән уртак тел таба белә. Аннан бик күп нәрсә белдем”, — ди 62 яшьлек милләттәшебез Ринат Камалов.
Шәһәребездә ике мәчет эшли, икесе дә тулы, Аллаһка шөкер. Тау башындагы мәчетнең имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт: “Әхмәд хәзрәт белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, киңәшләшеп эшлибез. Ул бай гыйлемле, вәгазьләрне оста, тирән мәгънәле итеп сөйли. Мәчетне эшләтү, төзекләндерү өчен күп көч куйган кеше. Уральский поселогындагы мәчеткә дә газ кертергә ярдәм итте”, — дип, уртак эшләре турында сөйләде. Мәчетләребезнең шулай бер сүздә булып, килешеп эшләве үзе бер сөенеч. Аллаһның ризалыгына ирешеп, дини кануннарыбызны үтәп яшәргә, мәчетләребезгә йөрергә һәркем дә насыйп булсын иде.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.