Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Әфган» сүзе өшетә җаннарны
14.02.2019

«Әфган» сүзе өшетә җаннарны

15 февраль — Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылу көне

Әфган сугышы… Күпме кайгы, күпме хәсрәт бу сүзләрдә?! 10 ел буена барган бу сугышка Советлар Союзының 15 меңгә якын гражданын югалту, 50 меңгә якын яралы солдат белән нокта куела.
Совет власте заманында бу сугышны искә алмаска тырышканнар. Шуңа күрә бу көн истәлекле дата буларак рәсмиләштерелми. Бүгенге көндә исә Россиядә Әфганстан ветераннарына хөрмәт белән карыйлар. Илдә Әфган сугышында hәлак булганнар истәлегенә мемориаль комплекслар төзелгән. Шәһәрләрдә 15 февраль көнне инициативалы ветераннар тарафыннан митинглар оештырыла, әфганчыларның дуслары, якыннары, туганнары яки патриотик рухтагы кешеләр әлеге сугышта hәлак булганнарны искә алалар.
Без, яшьләр дә, бик иртә гомер­ләре өзелгән каһарманнарыбыз турында күбрәк белергә тиеш. Әле тормышны да күрергә өлгермәгән сөлектәй егетләр Ватан куйган бурычны үтәргә дип, тау-ташлы Әфган иленә озатылган. Гомерләре чәчәк таҗлары шикелле ачылып кына килә торган күпме егетләрне юк иткән ул мәгънәсез сугыш. Ил бурычын үтәгәндә һәлак булган бөркеттәй кыю, асыл егетләр…
Безнең Әгерҗе районыннан да бу сугышка киткән егетләр бик күп. Туган авылым Наратта да Әфган сугышында катнашкан егетләр бар. Мин авылдашым Рафаэль Рәкыйп улы Фазлыев турында мәгълүмат җыярга булдым. Үзе башка шәһәрдә яшәү сәбәпле, аның белән телефон аша сөйләшергә, шулай ук туганнары белән аралашырга туры килде.
Рафаэль Фазлыев 1961 елның 8нче мартында Әгерҗе районы Нарат авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Соңрак Кукмарада шоферлар курсын үтә.
18 яшь… Яшьлекнең иң матур чоры. Бу вакытта барлык егетләр шикелле, Рафаэль абый да туган иленә, Ватанына тугры хезмәт итү турында хыяллана. “Совет Армиясендә булу – һәр егетнең изге бурычы”, — дип, ул һәр көнне хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе көтә. Ул көн килеп җитә. 1979 елның 11 апрелендә Рафаэль абый Совет армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. 1980 елның 24 гыйнварына кадәр Германиядә хәрби хезмәттә була, аннан Әфганстан республикасына күчерелә. Хезмәт юлын Кун­дуз шәһәрендә дәвам итә. Шофер таныклыгы булгач, аны ЗИЛ-157 машинасына шофер итеп билгелиләр. Рафаэль абый сугыш кырына машина белән корал, ягулык, су ташый. Юллар таулар арасы аша үтә. Ә тауларның һәр почмагыннан теләсә кайчан сине сагалап торырга мөмкиннәр. Шулай ук, ватылып кайт­кан танкларны, пулеметларны, машиналарны ремонтлау бригадасында да эшли ул.
Хәрби хезмәт юлы бик авыр уза. Әфганстанның эссе кояшы астында айлар буе сусыз, юынмыйча, палаткаларда автомат кочаклап йоклауларын, интегүләрен Рафаэль абый күз яшләрен тыя алмыйча сөйли.
Ниhаять, 1981нче елның июнь аенда Рафаэль Фазлыев хәрби хезмәтен тәмамлап, исән-имин туган авылына кайта. Авылга кайткач, 1981-85нче елларда ПМКда тракторчы булып эшли. Аннан соң Сарапул шәһәренә күченеп китеп, радиозаводта токарь-фрезеровщик булып хезмәт куя. Берничә ел «Камский ремонтный завод»та да эшли. Соңыннан «УдмуртЭнергоТеплосеть» оешмасына эшкә урнаша hәм бүгенге көндә дә шунда эшен дәвам итә. Рафаэль абый тормыш иптәше Роза ханым белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Бүген оныкларына куанып яшиләр.
Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгел. Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан да итми. Бары тик биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти.
Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк безнең. Шулай да сугышларны булдырмый калып була. Җир йөзендә акыл хакимлек иткәндә, һичшиксез, кеше каны коелмас, газиз аналарның күз яше түгелмәс. Күгебез аяз, көннәребез якты булыр.

Руфинә Гобәйдуллина, Нарат авылы.