Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - “Әфган сугышы турында беләсеңме?”
14.02.2019

“Әфган сугышы турында беләсеңме?”

Ленар Гыйль­ванов: “Мин һәр сугышны да мәгънәсез дип саныйм. Күпме гомерләр өзелә бит! Күпме әниләрнең күз яше коела? Бу күңелнең иң нечкә кылларына тия. Мин бу сугышта батырларча көрәшкән һәркем белән горурланам, туган йортларына исән-имин кайтучылар өчен сөенәм, ә инде безнең арада булмаганнар — һәрвакыт безнең хәтердә!”

 

 

Илдар Габитов: “Сугыш турында сөйләшү бик авыр. Әфган сугышы турында яхшы беләм. Тик 10 ел дәвамында нәрсә өчен барган бу сугыш? Йөзләгән җимерелгән гаиләләр, меңләгән өзелгән гомерләр, кайгы. Нәтиҗәсе — әнә шул”.

 

 

 

Илнур Шәрәфетдинов: «Әлеге сугыш турында, әлбәттә, беләм. Монда хәрби хезмәт үткән һәр солдатка зур хөрмәт белән карыйм”.

 

 

 

 

Эльмира Миргалимова: “Миңа әнием безнең урамда яшәгән егет турында сөйләгән иде. Ул бик матур, акыллы, әдәпле егет бу-ла. Армия сафларына әти-әнисе, туганнары, дус­лары, сөйгән кызы озатып кала аны. Ул туган йортына кире әйләнеп кайта, тик цинк табутта, Әфган җиреннән… Бүгенге көндә тыныч тормышта яшәвебезгә сөеник”.