Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әтиләр белән көчле без
18.04.2019

Әтиләр белән көчле без

5 апрельдә Ижау шәһәренең Балалар иҗаты йортында беренче республикакүләм әтиләр форумы узды. Аның инициаторлары — Удмуртия Республикасы Башлыгының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ольга Авдеева һәм әтиләр хәрәкәте активистлары. Форумга бөтен республикадан үрнәк әтиләр, министрлыклардан җитәкчеләр, дин әһелләре, ата-аналар комитетлары вәкилләре, депутатлар җыелды.

Саннар ни сөйли?

Бүген әти кеше гаиләнең бары матди ягын яхшырту белән генә мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә, күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Әти бала өчен якын кеше генә түгел, ә чын ир үрнәге, төп ышаныч, терәк, дисциплина һәм тәртип күрсәткече булырга тиеш. Бүгенге көндә тулы булмаган гаиләләрдә 59786 бала тәрбияләнә. Бу республикадагы балалар санының 18%ын тәшкил итә. Әлбәттә, мондый гаиләләрдә балалар әти тәрбиясенә мохтаҗ булып үсәләр. УР Эчке эшләр бүлегенең Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Вероника Малькова да үзенең чыгышында моны саннар дәлилләде.
“Бүген хатын-кызлар тормыш дилбегәсен үзләре тарталар, әмма балага дөрес юлны табу өчен тулы, тату гаилә кирәк. Күптән түгел ике яшүсмер (игезәкләр) караклык өчен полициягә исәпкә куелды. Әлеге кызлар тулы гаиләдә тәрбияләнгән булганнар. Әтиләре икенче гаиләгә киткәч, әнисе төшенкелеккә бирелгән. Ул әкренләп җинаять юлына баскан һәм ирегеннән мәхрүм ителгән, ә яшүсмер кызлар әби тәрбиясендә калганнар. Үткән елны 737 яшүсмер спиртлы эчемлек кулланып, җинаять юлына басканнар. 2018 елның гыйнвар аенда Воткинск шәһәрендә эчү аркасында бер яшүсмер туңып үлде. Шундый ук хәл Яр районында булды. 7нче сыйныф укучысы наркотиклар кулланып агуланып үлде.
Зурлар яшүсмерләрне җенси мөнәсәбәткә керергә этәрәләр. 2018 елда гына шундый 240 очрак тикшерелде. Гыйнвар аенда Камбаркада яшүсмер кызны исерек үги әтисе берничә тапкыр көчли. Глазовта да 10 яшьлек кыз үги әтисе тарафыннан көчләнә. Хөрмәтле әтиләр! Сезнең күпләрегез актив, битараф түгел. Балаларның өйдән китүләренә, урамда тәртипсезлек кылып йөргән яшүсмерләргә битараф калмасагыз иде. Яшүсмерләрнең үз-үзләренә кул салуы да безнең аларга тиешле игътибарыбыз җитмәүдән килә. Балалар эчкече гаиләләрдә генә тәртипсез үсә дигән караш дөрес түгел. Балага тиешле игътибар, аралашу җитмәсә дә, әти-әни арасындагы ызгыш-талашлар да балага бик начар тәэсир итә”, — диде ул.

Без — әтиләр

“Бүгенге форум безнең тормышыбызны үзгәртер дип уйлыйм. Безнең белемебез дә, милләтебез дә, тормышка карашларыбыз да төрле, әмма безне барыбызны да әтиләр булуыбыз берләштерә. Без балаларыбызны бик яратабыз. Форумга җыелганбыз икән, без аларның киләчәгенә битараф түгел. Мәктәпләрдәге, балалар бакчаларындагы әти-әниләр комитеты үрнәк булуыгыз өчен сезне форумга сайлаганнар. Әле моңа кадәр мондый Әтиләр советы кебек оешма юк иде. Ә безнең эшләр җитәрлек, чөнки бүген яшүсмерләр арасында эчкечелек арта. (Россия буенча ел саен 500 мең кеше эчеп үлә, ә 5 миллион кеше исәптә тора). Наркологик дис­пансерда 16 яшьлек яшүсмерләр дәвалана. Балаларыбызны наркотик­ларга утырталар, аларны үтерәләр. Безнең балаларны тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмавыбыз турында саннар да сөйли. Спорт ярышларында әтиләрнең бары 8 %ы гына катнаша, 3%ы гына балаларына өй эшләрен эшләргә булыша.
Без ныклы гаилә, дөрес яшәү рәвеше өчен көрәшәчәкбез. Үзебезнең үрнәк белән спирт­лы эчемлекләрне, диванны үз иткән әтиләрне дә, шулай ук компь­ютер артындагы балаларыбызны да кузгалтырга тиеш. Әти һәм бабамның хоккей уйнаганнары минем күңелемдә балачакның матур мизгеле булып саклана. Безне балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйлар көтә. Анда балалар ир-атлар тәрбиясенә бигрәк тә мохтаҗ. Әйе, моңа кадәр дә әтиләр эшләделәр. Балалар белән әтиләр ишегалларындагы спорт мәйданчыкларында уеннар оештыралар. Безнең әтиләр арасында хәрби кешеләр күп. Алар ярдәмендә “Аҗаган” уеннары оештырыла”, — диде шәһәр хакимияте башлыгының социаль сәясәт буенча урынбасары Дмитрий Чистяков.
Удмуртия Диния назәрәте идарәсе җитәкчесенең урынбасары Фәнзил Гарипов 97нче мәктәптәге татар сыйныфларының эшләре, укучы балаларның әтиләренең җыелышларда, өмәләрдә актив катнашулары турында сөйләде. Ольга Авдеева уку йортлары каршында, шулай ук барлык муниципаль берәмлекләрдә әтиләр советлары булдыру кирәклегенә басым ясады. Удмуртия Хөкүмәте рәисе урынбасары Анатолий Строков агымдагы елның февралендә Екатеринбург шәһәрендә Бөтенроссия әтиләр форумы узуын һәм илебездә аталарның җаваплылыгы беренче тапкыр югары дәрәҗәдә яңгыравын билгеләп узды. «Бүген безгә балаларыбыз өчен, киләчәгебез өчен күбрәк эшләргә кирәк. Аталар хәрәкәтенең активистларына зур рәхмәтемне белдерәм. Әти роле ул — барыннан да элек җаваплылык, гаилә иминлеге. Бүген җәмгыять кыю һәм җаваплы аталарга мохтаҗ. Нәкъ менә ир-атлар илнең гаилә сәясәтен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк», — диде ул.
Удмуртиядә дә «Әтиләр советы» оешмасы барлыкка килде. Аның җитәкчесе итеп Дмитрий Чистяков сайланды. Ирләр сүзе бер була. Форумда яңгыраган тәкъдимнәр сүздә генә калмас, тормышка ашыр, актив әтиләр үз үрнәкләре белән башка әтиләрне дә үз артларыннан ияртә алырлар дип ышанасы килә.

Рилия Закирова.