Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әни, килеп алырсыңмы?
7.03.2018

Әни, килеп алырсыңмы?

Гаилә — үзе бер дәүләт. Ул төрле яшьтәге кешеләрне үз эченә ала. Яшәүнең асылын, кыйммәтен аңлау өчен, Аллаһы Тәгалә аны нәкъ шулай итеп яралткандыр да. Балалар булмаса, яшьлегебезне, оныклар тумаса, үзебезнең нинди юл үткәнне, әти-әниләребезнең кадерен, бөеклеген тулысы белән аңлар идек микән?!
Гаиләне таркатмыйча саклау саваплы гамәл санала. Әти үз вазифасын, әни үзенекен үтәсә, бала-оныкларыбыз дөрес яшәү тәртипләренә күнегеп үсә. Әти-әнинең күзләреннән күзне алмыйча сабый, балалык, яшьлек, үсмер чак­ларны үтеп, урта яшьләргә җитәбез. Бу иң өлгергән, гомернең иң татлы чорыдыр. Үзем дә гомеремнең алтын уртасын узып, балаларымның бәхетенә сөенеп йөрим. Аллаһы Тәгаләдән аларны тәүфыйклы, иманлы, бәхетле итүләрен сорап, үзебез белгән хәтле акыл-тәҗрибәләрне калдырырга ашыгабыз. Балаларга гади генә тоелган сүзләр дә безгә зур мәгънәгә ия.
Һәр иртә саен балалар шалтыратып, хәл­ләребезне беләләр, кыс­кача көнлек планнары белән таныштыралар. «Улыбызны беренче сыйныфка алып барам. Әтисе укыган мәктәпкә, әтисен укыткан укытучыга… Балалар бик күп. Тугыз беренче сыйныф ачылачак. Мин татар сыйныфына бирәм… Нияз гадәттәгечә: «Әни, килеп алырсыңмы, дигән сорауны бирә», — диде кызым.
Оныгымның шул гап-гади генә соравыннан күзләрем мөлдерәмә яшь белән тулды. Шул мизгелдә Искәндәр Җиһангәрәев һәр елны өлкәннәргә өләшә торган тулы бер пакет ризыклар янындагы котлау открыткасындагы рәсем күз алдыма килеп бас­ты. Бала кулы әнисенең җыерчыклы кулларын җылы итеп тотып тора. Бу рәсемгә дә, күңелем тулып, озак итеп карап торган идем. Нинди мәгънәле рәсем, күңелгә рәхәтлек бирүче гаиләнең гүзәл бер мисалы… Әйе, балага әни ярдәме һәрдаим кирәк шул. Уйларымнан арынып, теләкләр телим: «Я Раббым, балаларыма, оныкларыма, барча балаларга сәламәтлек, ата-ана тигезлегендә бәхетле тормыш бирсен иде. Оныгым үзе дә буй җиткәч: «Әни, бүген килимме, сиңа нинди ярдәм кирәк?» – дип, һәрвакыт сорап кына торсын иде…» Догалар — догага, изге теләкләр изгелеккә тоташа. Ананың – баласына, баланың анага теләгән теләкләре кабул була диләр.
Дини календарьдагы тирән мәгънәгә ия сүзләрне балаларга да кабатлап торам: «Аллаһы Тәгаләнең иң зур нигъмәте — туган тел. Баласына туган телен өйрәтмәгән ата-аналар Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһлы булырлар». Ярый әле оныгыма (шәһәрдә яшәсәләр дә) теле ачылганда телебезне, догаларны өйрәттем. Оныгымны татар сыйныфына бирүләре дә зур сөенеч.
Чыннан да, гаиләдәге өлкәннәр, аеруча әниләр үз бурычларын үтәсәләр, вакытында биреләсе олы тәрбиягә иң кыйммәтле хәзинә дип карасалар, тормышыбыз имин, җаныбыз тыныч булыр. Үзебезгә тиешле өлешне дәгъва иткәндә бала-оныклар алдында кызарырлык булмаса иде. Һәрбарчабызга да балаларыбыздан: «Әни, мин һәрвакыт яныңда», — дигән җылы сүзләрне ишетеп, бәхетле карт­лыкларны каршыларга насыйп булса иде.

Нәсимә Сипова, Иж-Бубый авылы.