Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әни булу — зур бәхет
12.10.2017

Әни булу — зур бәхет

Узган атнада улым тәрби-яләнгән 79нчы балалар бакчасында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмдә булдым. Бакчада булганнан соң “Әни булу – зур бәхет”, — дигән фикерләр белән сөенеп кайттым.
Әле күптән түгел генә кызымны бакчага йөртә идем. Хәзер инде аңа 14 яшь. Матур күлмәк, бантик-лар, Яңа ел бәйрәменә костюмнар әзерләү онытылып бара иде инде. Кабат бакча тормышында катнаша башлагач, кичтән улыма ак күлмәк, кара чалбар әзерләү күңелләремне канатландырып куйды.
Бәйрәм бакча мөдире урынбасары Нина Дементьева котлавы белән башланып китте. Балалар тарафыннан бик матур концерт тәкъдим ителде. Мәктәпкә әзерлек төркеме “Әби һәм бабай” җырлары белән таң калдырдылар. Балалар җырында да тирән мәгънәле сүзләр бар. “Әби – бабайсыз, бабай –
әбисез булса, чәй — шикәрсез, компот иписез була”, — дип, җырладылар балалар. Өлкәннәр төркеме зонтиклар белән “Лимонад яңгыры” җырына бию күрсәттеләр. Уртанчы төркем “Әби бабай янәшәсендә” дигән сәхнә күренеше белән сөендерделәр. Балалар туп-лар, курчаклар, көз, Россия
турында җырлар башкардылар.
“Әбием-бабам килгән” — дип, тырышып чыгыш ясаган оныкларына сөенә-сөенә кул чаптылар, рәхмәтләрен белдерделәр әби-бабайлар.

Ализа Хурамшина, Ижау шәһәре.