Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Әнисә Халикова: “Балаларның рәхмәт сүзен ишетү – иң зур бүләк”
10.12.2020

Әнисә Халикова: “Балаларның рәхмәт сүзен ишетү – иң зур бүләк”

Елга бер тапкыр Ижау шәһәре үзәгендәге Мактау тактасында фотосурәтләр яңартыла. Республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрнең фотосурәтләре арасында милләттәшләребезне күреп горурланам. Шуларның берсе — 17 нче балалар бакчасында гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Әнисә Халикова. Мактау тактасында күпчелек җитәкчеләрне генә күрергә күнеккәнгәме, гади тәрбияченең ничек итеп анда эләгүе кызыксыну тудырды. Аның белән очрашу өчен ул эшләгән балалар бакчасына юл тоттым.

Тәрбияче булу тумыштан килә

Әнисә Галимҗан Сабир улы һәм Асия Габдрахман кызы Халиковлар гаиләсендә 1971 елда дөньяга килә. Әти-әниләре — гади завод эшчеләре. Аның артыннан тагын ике бала туа. Шулай итеп, күпбалалы гаиләдә Әнисә балачактан ук эне-сеңелләре өчен тәрбияче була. Татар Базары бистәсендә шәхси хуҗалыкта кул арасына кереп, бакчада казынып, җир эшен яратып үсә кыз. Барлык яшелчә, җиләк-җимешне үз бакчаларында үстерәләр. 38 нче мәктәпне тәмамлагач, 1990 елда Ижау шәһәрендәге педучилищега тәрбияче һөнәрен үзләштерү өчен укырга керә. Ул үзенең тәрбияче һөнәрен сайлавы турында бик яратып сөйли. “Сабый чакта 18 нче балалар бакчасына йөргәндә үк тәрбияче һөнәренә гашыйк идем. Яраткан тәрбиячем Валентина Петровна Караваева әлеге һөнәргә мәхәббәт уята алган миндә. Мин аны хәзер дә бик яратып искә алам. Һөнәри белем алган чакта да белем бирүче, тәҗрибә алырлык укытучылар күп иде. Аннан укуны Глазов пединститутында читтән торып дәвам иттем”, — ди ул.
Һәркем тәрбияче була алмый. Балалар бакчасында очраклы кеше­ләр булырга тиеш түгел, ә ялгыш эләккәннәр анда озак эшли алмый. Тәрбияче булу — Аллаһы Тәгалә биргән сәләт ул. Балалар бакчасында сабыйларны өзелеп яратучы, ничә яшьтә булуга карамастан, күңеле белән әле дә сабый булып кала белүче кешеләр генә эшли аладыр. “Эшемне мәктәпкә әзерлек төркеменнән башлаган идем. Барлык төркемнәрдә дә эшләргә туры килде. Әлбәттә, стажлары зур булган тәҗрибәле өлкән тәрбиячеләрнең эшләгәннәрен күзәтеп, алардан өйрәнеп эшли идем. Кар ява гына башлый, тәҗрибәле тәрбияче инде мәйданчыгында тауны өеп тә куя. Югыйсә, аның кадәр кар да булмый. Урамдагы мәйданчыкта тәртип урнаш­тырып кереп китә. Без Галина Витальевна белән гел бер-беребезгә ярдәм итешеп, киңәшләшеп, дусларча, эшебезне бик яратып эшлибез. Тәрбияче ярдәмчесе Ольга Макарова белән дә ярты сүздән бер-беребезне аңлыйбыз, шулай 25 ел бергә эшлибез”, — ди Әнисә Халикова. Ул һәммәсенә балалар күзлегеннән карап фикер йөртә. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү таба. Аларны ничек бар, шул килеш ярата, кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтә, кирәк икән мактый, бүләкли, хуплый. Шуңа да төркемгә кайчан гына кермә, кызлар һәм малайлар тәрбияче белән берлектә һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль, тәрбияче апалары янында мәш киләләр. Ул һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше”, — ди тәрбияче ярдәмчесе Ольга Макарова.
Укуын тәмамлаганнан соң, 68 нче балалар бакчасына тәрбияче булып урнаша. Аннан соң бергә эшләгән тәрбияче Галина Витальевна белән 17 нче балалар бакчасына күченәләр. Хәзерге заман шартларында тәр­бияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый. Аңа күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнү, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк. Нәкъ әнә шундый ул Әнисә Галимҗановна. Аның тәрбияче булып эшләвенә быел август аенда 30 ел булган. Шул еллар эчендә ул күпме баланың күңеленә юл тапкан. “Сабыйлар алар төрле-төрле! Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Без балалар белән бергәләп өйрәнәбез. Мин аларны, алар мине өйрәтә. Техниканы бергәләп өйрәнәбез, чөнки алар техниканы тиз үзләштерәләр. Алар бездән күреп, безне кабатлыйлар бит. Балалар белән уртак тел табып эшлибез. Презентацияләрне бергәләп ясыйбыз. Мин “кәгазь кешесе” түгел, балалар белән уртак телне тиз табам», — ди Әнисә ханым.

Балаларга вакытны жәлләмик

«Элек тәртип кагыйдәләре бар иде. Бу бик кирәк. Хәзер ата-ана баласын яратуын белдерәсе килеп, артык иркәли, барысын да рөхсәт итә. Балалар нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын белеп үсәргә тиешләр.
Кайчак транспортка әти-әни баласы белән керә дә баласының кулына телефон тоттырып куя. Янәсе, тавышы чыкмасын. Бу дөресме? Тагын бер очрак. Иртән баласын җитәкләп, яшь әни трамвайга керде. Баласының кая утырганын да карап тормыйча, ишек төбендәге утыргычка утырды да телефонына кереп чумды. Бала исә әнисенә нидер әйтә, нидер сөйләмәкче булып, әнисенең өс киемен тарткалый. Әнисе борылып та карамый, усал гына “Щас” дип куйды. Аннан бала күңеле төшеп, тәрәзәгә борылып утырды да, боегып кына урамны күзәтеп барды. Бу күңелсез хәлне күреп, баланы юатасы килде. Мондый тупаслыкны күргән бала, үскәч нинди булыр икән? Балалар үзләре белән бер дәрәҗәдә сөйләшкәннәрен, аралашканнарын, аларны тыңлаганнарын яраталар. Әти-әниләр вакытларын жәлләмичә, балалар белән күбрәк аралашсыннар иде. Кайчак аңлатып, кайчак үзебезнең эш-гамәлләребез аша тәрбияләгән очракта гына бала иманлы, инсафлы кеше булып үсә. Хәтеремдә, без кечкенә чакта әти-әни эштән кайткач, мичкә яга идек тә, өй җылынганчы дип, әти безне мич каршына утыртып, китап укый иде. Менә хәзер дә мин шуны сагынып искә алам. Нинди рәхәт чаклар! Ә хәзерге балаларның күңелләрендә нинди хатирәләр калыр икән?!” – диде Әнисә ханым.
Балалар бакчасы коллективы күпчелек хатын-кызлардан гына тора. “Бер-беребезгә сораулар белән мөрәҗәгать итәбез, киңәшләребез белән булышабыз. Эшләгән чакта төрле хәлләр була. Авырлыклар, күз яшьләре, аңлашылмаучанлыклар килеп туса, димәк, хатаны үзеңнән дә эзләргә кирәк. Яңадан барысын да карап чыгып, балалар янына кабаттан мәхәббәт белән эшкә килергә кирәк. Без бит үзебезнең хаталарны бик сирәк күрәбез, кайчак бөтенләй дә күрмибез. Әлбәттә, үз хатаңны тану авыр, аны әйтү дә авыр кайберәүләргә. Ә мин алай түгел. Әгәр берәр гаеп миндә булса, балалар алдында да: “Балалар, мине гафу итегез”, — дим. Әгәр алар сораганга җавап бирә алмасам, карап килермен, аннан җавап бирермен, дип аңлатам. Миңа болай әйтү оят та, гаеп тә түгел. “Мин моны белмим”, — дип әйтү начар дип уйламыйм. Балалар мине аңлыйлар. Гафу үтенү минем өчен авыр түгел. Алар шуны күреп үсәләр. Беркайчан да ялганны, алдашуны яратмыйм.
Форсаттан файдаланып, ата-аналарга рәхмәт әйтәсем килә. Әти-әниләр белән бергә эшлибез, алар безгә һәрчак ярдәм итәләр. Хәзерге вакытта ата-аналарга балалар белән бергәләп конкурсларда катнашырга кушабыз. Мондый иҗат эшләре, аларны балалары белән уртак эшкә җәлеп итү, конкурс-бәйгеләрдә катнаштыру үзара якынайта. Яшермим, бүгенге ыгы-зыгылы дөньяда башка мәшәкатьләр дә җитәрлек. Әлбәттә, әти-әни, гаиләдәге һәркем бергә эшләсәләр, тагын да уңышлы килеп чыга. Берничә йокысыз төн һәм син уртак иҗат җимешен күреп, горурланасың.
Кайчак урамда йөргәндә, кыз-егетләрнең: ”Ә сез мине хә­тер­лисезме? Сезгә зур рәхмәт!” – дип, еллар үткәч тә чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетүдән дә зуррак сөенеч бармы икән?! Минем өчен – шушы иң зур бүләк”, — ди күз яшьләрен сөртеп Әнисә ханым.
Бакча коллективы да бик хөрмәт итә үзен. Үзләренең балалар бакчасыннан Мактау тактасына берничә кандидат тәкъдим ителгән булган. Тавыш бирү юлы белән сайлап алганнар. “Ишеткәч, шаккаттым. Шушы уңайдан, хезмәттәшләремә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Балаларның елмаюлы самими йөзләрен, ышаныч белән караган күзләрен күрү – шушы иң зур шатлык минем өчен. Киредән яшьлеккә кайтып, һөнәр сайлау алдында торсам, мин бары тик тәрбияче һөнәрен генә сайлар идем. Үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады. Мин хезмәтем белән бәхетле”, — ди үз эшенә гашыйк Әнисә Халикова.
Аңа алдагы көннәрдә дә белемгә омтылучы, зирәк һәм кызыксынучан балалар белән эшләргә язсын. Авыр, катлаулы хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын.

Гөлнара Вәлиева.