Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Әнием, үзем, балам… (нәсер)
15.03.2018

Әнием, үзем, балам… (нәсер)

Әни, бәгърем,
Дөрес яшәү серен
Өйрәт миңа исән чагыңда.
Мин бит кызың,
Минем дә бар кызым,
Торыйк бергә бәхет сагында!

Дөньяда иң оста кеше кем ул? “Әни!” – дип җавап бирер идем мин. Үзең дә әни булгач, нәкъ шулай икәненә көннән-көн ныграк ышанасың.
“Әни” сүзен әйтүгә, төбе булмаган диңгезләрнең ти­рән­леге, караңгы төндә дә яктыртырга, җы­лытырга сә­ләтле кояш күз алдына килә.
Нәни кыз бала уенчык­лары арасыннан сабыр гына курчагын табып алыр да… киендерер, чәчен тарар, ашатыр, тирбәтер, җылы күкрәгенә терәр… Һичкем өйрәтмәсә дә, шушы эшләрне эшләп арыгач, әнисенең җылы күкрәгенә башын терәп ашап алыр. Күкрәк сөтеннән аерылу­ны бала өчен беренче зур сынау, диләр. Аны да ул сиздермәскә тырышыр. Үк­сеп елар да, капланып йоклап китәр. Димәк, эшләп ашар вакыт җиткән. Уенчыкларны җыештырырга, әни сораганны китереп би­рергә, үзең киенеп, үзең чишенергә…
Әнә, әле генә йоклап китте дә, саташа башлады. Йоклап китәр алдыннан ниләр уйлап алды икән?
Аны кызгануымнан йө­рәгем сулкылдап-сулкылдап тибеп ала. Йөрәк кызгана, акыл башкача уйлый. Һәрнәрсәне үз вакытында эшләргә кирәк шул. Кирәк белән тиешнең уртасын табып, баланы кеше итү өчен кө­рәшәсең.
Ничә ел укып белем алсаң да, ничә тел белеп дөньяларны урап чыксаң да, Ана булырга өйрәтә торган махсус фән юк ул. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең туганда ук биргән әнилек сизгерлеге һәм төп ярдәмчем, акыл бирүче – үз әнием.
Әнием, үзем һәм нәни кызым…
Еш кына күземне йомам да, бу өч төеннең бер җепкә тезелгән озын юлы буйлап сәяхәткә кузгалам. Аларны берләштергән бөек вазифаның дөнья кендегенә барып тоташканына кат-кат ышанам да, кылган игелекләремнең дөреслеген аңлагач, сөенеп куям. Ана дигән бөек “дөнья”ның ни өчен шулай тирән булуына гаҗәпләнми башлыйм. Мин – “уртадагы” ана. Йөрәгемнең яртысы үз әнием янында, яртысы – кайчан да булса әни булачак нарасыем – кыз балам янында.
Беләм: җанымнан сир­пелүче якты нурлар бер генә минутка да тукталмас­ка тиеш. Шулай булмаганда, тирә-юнь шул ук минутта төссезләнеп, дөнья караңгылыкка чумачак. Безне төйнәп торучы җепкә кайнанамны – иремнең әнисен дә бәйләп куярга тиешмен. Үземнең дә улым бар. Аның булачак тормыш иптәше дә шушы бәйләнешне аңлар. Аңламаса, Аллаһы Тәгалә иртәме-соңмы белгертер, дип өметләнәм. Нәрсәгәдер өметләнгәнче, башта үзем­нең шуларны эшләргә тиешлекне аңлыйм. Үзем генә калгач, туплаган тәҗ­­рибә-акылым белән ки­ңәшләшәм дә, дөрес яшәүнең формуласын табам. Үзем тапкач, башкаларга да шуны телисе килә. Һәр кеше шул югарылыкка җитеп, башкаларга теләгән теләкләр берләшкәндә генә дөнья яктырып китәр кебек…

Альбина Cәгъдиева, Иж-Бубый – Яр Чаллы.