Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Без рубрики - Бәйрәм белән котлыйбыз!
7.03.2018

Бәйрәм белән котлыйбыз!

8 март — Халыкара хатын-кызлар көне

Сөекле хатын-кызларыбыз!

Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм! Россиядә бәйрәмнәр күп, тик шулай булса да, монысы иң кадерлесе. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сез, җан җылыгызны биреп, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга наз бүләк итеп, дөньябызны кояш кебек яктыртасыз, күңелләргә тынычлык хисләре иңдерәсез. Сездәге сабырлык, акыл ярдәмендә без теләсә нинди тормыш сынауларын җиңеп, куелган максатларга ирешәбез һәм иртәгәсе көнгә ышанычны югалтмыйбыз. Сездән башка тормышыбызда яхшы үзгәрешләрнең булуы мөмкин түгел.
Бүгенге көндә хатын-кызлар эшләмәгән бер генә өлкә дә юк. Актив тормыш позициягез, Удмуртия һәм Россияне ихлас яратуыгыз, республикабызның һәм бөтен илебезнең үсеше хакына, нәтиҗәле хезмәтегез өчен Сезгә тирән рәхмәтемне белдерәм.
Сөекле хатын-кызлар! Сезгә бәхет һәм яңа казанышлар, шатлык-сөенечләр телим. Теләк-хыялларыгыз тормышка ашсын, матурлык, мәхәббәт һәм яхшы кәеф сезгә һәрчак юлдаш булсын!

Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.

Әниемнең җылы кочагы

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан газетабызда «Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән фотобәйге игълан иткәч, редакциябезгә бик күп фотосурәтләр яуды. Әни булу ул — зур бәхет. Бу фотосурәтләрдә дә ачык чагылыш тапты. Һәр фотосурәтнең геройлары мактауга лаек. Ә бу фотосурәттә — Ижау шәһәрендә гомер итүче яшь әни Лилия Нуркаева үзенең уллары белән. Барлык хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән котлыйбыз. Яз гаиләгезгә муллык, сабырлык, саулык алып килсен!