Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


7.03.2020

Әниебезгә тиң ул

Әле кайчан гына Барданың иң затлы кафесында, балалары, туганнары, дуслары белән җыйнаулашып, Гадилә апаның 80 яшьлек юбилеен үткәргән идек. Гомер үтә аккан сулар кебек… Менә аның гомер йомгагына тагын биш ел өстәлде: 85 яшьлек олы юбилее якынлаша. 85 тапкыр язы, көзе, җәе, кышы… Шул еллар эчендә күпме шатлык-хәсрәт, табышулар-югалтулар, очрашулар-аерылышулар.
Гадилә апа 1935 елның 15 мартында Пермь өлкәсе Барда районы Әрҗән авылында дөньяга аваз сала. Әнисе — колхоз эшләрендә, әтисе Хөрмәт тимерче булып эшләгән. Алар гаиләдә өч кыз үсәләр, сеңелләре Әрҗәндә яшиләр. Балачагы, яшьлек еллары ямьле Тол буеның аланнарында җиләк җыеп, каз бәбкәләре саклап үткән. Аның язмышына сугыш еллары, аннан соңгы ачлык-ялангачлык газаплары туры килә. Тормыш авыр булса да, ул белем алырга омтыла: Оса педагогия училищесын, аннан Сверд­ловск шәһәрендәге пединститутны тәмамлый.
Мин мәктәптә укыган елларда Гадилә апа — безнең Сараш авылы килене — авыл китапханәсендә, аннан Сараш балалар йортында тәрбияче булып эшләде. Әле хәзер дә үзе тәрбияләп чыгарган балалар (әби-бабайлар инде) белән элемтәдә тора. 1975 елда без Ижауга килеп урнашкач, “Яңарыш” газетасы аркылы очрашып, хәзерге көнгәчә бертугандай дус-тату яшибез. Гадилә апаның язмалары газета битләрендә басылып килде. Гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган укытучы буларак, үз тәҗрибәсе белән “Яңарыш” битләрендә уртаклашты. “Яңарыш” кызлары белән яхшы мөнәсәбәттә, бик ихтирамлы аларга.
Гадилә апа — Данил белән Диләрәнең яраткан әнисе. Аны бик яратып, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр балалары. Данил Чайковский шәһәреннән өч көн саен диярлек, Диләрә көн саен килеп, хәлен белешеп, ярдәм итеп торалар. Без дә, бардалылар, Гадилә апаны хөрмәт итәбез, әниебез кебек күрәбез. Киңәшләре, теләкләре белән бер йодрыкта тотып, берләштереп тора ул безне. Безнең якта гына әзерләнә торган өрек бөккәннәрен, Барда чәкчәген пешереп, кунакка чакырып сыйлый. Ул итагатьле, туры сүзле, тормышны яратучы, төшенкелеккә бирелми, киләчәккә өмет баглап, оптимист булып яши.
Туган авылы Әрҗәнне, туганнарын сагынып яши ул. Җәй көннәрендә авылга кайтып, күрешеп килергә тырыша. “Аяк-куллар йөргәндә, колак-күз күргәндә, Тол буйларын, Казган тауны күреп килсәм, күңелем иләсләнеп, яшәреп киткәндәй булам, җаныма ниндидер көч иңгәндәй була. Ходай Тәгаләгә рәхмәтем зур: бәхетемне картлыгыма калдырган икән, шуңа сөенеп яшим”, — ди Гадилә апа. Ак яулыклы апабызны юбилее белән котлыйбыз, кайгы-хәсрәт күрмичә, сау-сәламәт булып, картлыгына калган бәхетенең рәхәтен тоеп, озак еллар яшәвен телибез.

Саҗидә Аширова, Ижау шәһәре.