Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


20.09.2017

Әлфирә апабыз

Конкурс! «Туган авылым»

Безнең Исәнбай авылы бар нәрсәгә дә бай. Бигрәк тә күренекле шәхесләре белән горурлана авылыбыз. Шулар арасында Әлфирә апа Низамова бар. Ул – биш китап авторы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, “Әгерҗе хәбәрләре”, “Яңарыш “ газеталарының актив хәбәрчесе.

Әлфирә апа шигърият дөньясына мәктәптә укып йөргәндә үк аяк баса. Аның иң беренче шигыре – “Ана һәм Мао” исемле була. Дусларының истәлек дәфтәрләренә шигъри юллар язарга, хатларны шигырь юллары белән бизәргә ярата ул. 23 яшендә яраткан әтисен югалткач, җаны телгәләнгән минутларда, сагыну-сагышларын шигырь юлларына сала… Туган авылыбызда мәдәният йорты директоры булып эшли башлагач, аның өчен иҗат дөньясы яңа яктан ачыла. Үз эшен искиткеч яратып башкара ул, үткәрәсе бәйрәм, кичәләргә сценарийларны да үзе яза, аларны матур шигырьләре белән баета.

2003 елда авылдашымның беренче “Язмышым канатында” китабы дөнья күрә. Авылдагы мәдәният, сәнгать эше иҗаты белән үрелеп бара аның. 2008 елда “Кояш исе” исемле икенче китабы да укучылар кулына барып ирешә. Үзе эшләгән чорда мәдәният йортында үткән матур кичәләрне туплап, “Һәр бәйрәмнең үз гаме” исемле сценарийлар тупланмасын чыгара Әлфирә Абзал кызы. 28 ел авылыбыз мәдәният йортын җитәкләгән авылдашыбыз “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнә.

2010 елдан Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы булган Әлфирә апа лаеклы ялга чыккач та иҗатын дәвам итә. Аның әледән-әле «Яңарыш» һәм «Әгерҗе хәбәрләре» газеталарында төрле темаларга язмалары, шигырьләре, нәсерләре басыла. 2013 елда “Көзге күкрәү” исемле дүртенче китабы басылып чыкты. Мәдәният йортында күп кунаклар катнашында китапны тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Әлфирә апаның шигырьләре төрле темаларны эченә алган. Аларны уку җиңел. Туган як, әниләр, мәхәббәт турында йөрәк җылысын, җан сык­равын кушып язган шигырьләрне дулкынланмый уку мөмкин түгел. Шулай ук туган тел, Габдулла Тукай, милләт хакында да язуы аның милли җанлы булуын искәртә.
Китапларның тышлыклары матур, зәвык белән эшләнгән, ә исемнәре серле – үзенә тартып тора…

Минем белән бервакыт бик кызыклы хәл булды. Мин китапханәдән Әлфирә апаның “Язмышым канатында” исемендәге китабын алдым. Әни турында шигырьләрен генә укырга дип алган идем, бер көн эчендә ул китапны тулысынча укып чыктым. Икенче көнне тагын укыдым. Атна буе бер китап укыдым. Инде атна үткәч, мин ул китапны китапханәгә китердем. Китапханәче апага бирергә генә уйлаган идем, кире алдым, тагын укыйсы килеп китте. Шулай итеп, икенче атнаны да укыдым. “ Чаган зары” яки “ Йөрәк авазы”, “ Кышкы сукмак” һәм башкалар… Үзенә тартып тора бит. Шигырьнең исеме генә түгел, эчтәлеге дә бик үзенчәлекле, мәгънәле, ымсындыра торган. Аның күп шигырьләренә көйләр язылган. Алар үзешчәннәр тарафыннан гына түгел, Хәния Фәрхи (кызганычка каршы, быел вафат булды), Эльмира Сөләйманова, Чулпан Зиннәтуллина, Эльвира Гәрәева, Ландыш Баһави тарафыннан зур сәхнәләрдә дә җырланалар.
Мин Әлфирә апаның бөтен шигырьләрен дә яратып укыйм. Алар – тәрбияви һәм мине бик күп нәрсәләргә өйрәтәләр.
Әлфирә апа – бик якты күңелле кеше. Ул һәрбер кеше белән аның туганы кебек сөйләшә, шәфкатьле, мәрхәмәтле авылдашым һәркемгә ярдәмгә килергә әзер. 2016 елда авылдашларына олы бүләк тә ясады ул: авыл кешеләренә багышланган “Әҗер” исемле китабын бастырды. Гаиләсендә дә бәхетле язучы апабыз. Янәшәсендә олы йөрәкле ире, өч баласы, биш оныгы бар.

Әлфирә апа бөтенебезгә дә күңеле белән яхшылыклар гына тели. Шуңа күрә аның шигырьләре дә безне тормышны яратырга, көчле булырга, туган җиребезгә, телебезгә тугрылык сакларга өйрәтә. Әлфирә апа авылда туып-үскән һәм шунда гомер итә. Аның иҗатына авылның бетмәс мәшәкате дә киртә була алмый.

Гөлназ Мөэминова, Исәнбай авылы.