Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


13.06.2019

Әлфизә апабыз

Авылыбызда аны яратып “Исәнбайның ашыгыч ярдәме” диләр. Ул, чыннан да, һәркемнең күңеленә ачкыч табып, җылы сүзе, акыллы киңәше белән бөтен авырту-сызлануларны басып, өстәвенә кызык сүзләре белән елмайтып, терелтеп тә куя. Аның белән сөйләшеп туеп булмый…
Сүзем Исәнбайда туып-үскән сугыш ветераны, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры Гариф абый белән Сара апа Шәмсетдиновларның бердәнбер кызлары Әлфизә апа хакында. Мин аңа хөрмәт йөзеннән генә апа димен, ә төскә-биткә дә, гәүдә зифалыгы белән дә бездән күпкә яшь күренә ул. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, көн саен җәяү йөрү дисеңме, скандинавия йөреше белән шөгыльләнү, чаңгыда җилдерү, турникта тартылу — аның иң яраткан шөгыльләре. Юк, әле су эчүен онытканмын! Хәзер Әлфизә апа үрнәгендә ярты авыл көн саен икешәр литр су эчә. Ә бит, чынлап та, кан басымы да төшә, ашкайнату органнары да шәп эшли!
Уфада медицина училищесын тәмамлап, теш табибы дип­ломы алган кызны Нефтекама районының Олы Кабан авылына эшкә билгелиләр. “Мин анда кала алмадым, әти-әни олы яшьтә, аларны ялгыз калдыру мөмкин түгел иде. 1975 елда авылга кайтып эшли башладым. Лаеклы ялга киткәнче үз эшемне бик яратып башкардым” — дип, хатирәләрен яңарта авылдашым. Хәер, үз эшен генә микән?! Шул елларда ук, кем мөрәҗәгать итсә дә, ярдәм кулы сузарга әзер “универсал” Әлфизә була инде ул. 1993 елда, авыруны озата барганда, авариягә очрап, үзе дә авыр хәлдә шифаханәгә эләгә. Култык буыны чыгып, озак кына дәваланырга туры килә Әлфизә апага. “Шул авыр вакытларымда үземнең бик игелек­ле эш эшләвемне тагын да ныграк төшендем, авыру кешенең хәлен белешү, аңа булышу бик саваплы гамәл бит ул”, – ди догалары белән мәрхүм якыннарыбызны, туганнарыбызны сөендереп торучы күршем. Атнакич, җомга көннәрендә, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә капкасы ябылып тормый аның. Ихлас күңелдән укыганнарын Ходай кабул итсен!
Игелекнең чиге юк, диләр. Үзе сырхаулап торган көннәрендә дә авылдашлар мөрәҗәгать итүенә каршы килми ул. Кем генә булмасын, шифаханәгә озата, кирәк булса, урнаштырып кайта. “Миңа бер авылдашым: “Кешенең абруена, байлыгына, киеменә карамыйча булышучы кеше син! –диде, – дип сөйли ул. — Бу сүзләр хак та, кемнәр генә килми миңа?! Терлекче дә, механизатор да, җитәкче дә. Нык авырту тоя башлагач, кеше курка, югалып кала бит ул… Нишләргә белми. Менә шул вакытта шалтыраталар. Мин аларга диагноз куелмыйча, дару бирмим, укол кадамыйм. Ә менә тынычландыру, юату, тиешле җиргә озатып кую – минем өчен гадәти хәл. Ашыгыч ярдәм машинасы гына түгел, хәтта вертолет чакырткан вакытлар да булды…” Авылдаш шоферлар Әнвәр Шәрәфиев, Рәфис Шәрипов, мәрхүм Фазыл Мозаффаров белән бик күпләргә шулай ашыгыч ярдәм күрсәтәләр алар. “Шунысына сөенеп бетә алмыйм, кайда гына барып керсәк тә, төн уртасы булуга карамастан, кабул иттеләр, мин бигрәк тә бервакытта да кире бормаганнары өчен, Фишов, Миннемуллин, Кибатов, Тубылов, Юртов кебек шәфкать ияләренә, алар янәшәсендә эшләгән урта персоналга, күрше Каракүл хастаханәсе табибларына рәхмәтлемен?” – ди мәрхәмәтле, шәфкатьле авылдашым.
“Минем тик тормаган телем район шифаханәсенә маммограф аппараты, цифрлы флюорография аппараты алырга да ярдәм итте. “Аргументы и факты” газетасы аша чыктым”, – дип көлә ул. Бүгенге көндә дә бик күп газета-журналлар ала. Алар арасында “ЗОЖ», «Я как выздоровел?», «Предупреждение плюс» кебек газеталар чуарланып беткән. “Бу нинди тамгалар соң?” – дим Әлфизә апага. Үзе белгән сырхаулап торган авылдашлар өчен шулай тамгалап әзерли икән. Аннан үзләренә шалтыратып, тапшыра файдалы киңәшләрен. Өстәлендә район газетасы, “Яңарыш” белән янәшә тагын – “Путешествие”,“Усадьба”, “Сам хозяин” журналлары да ята. “Мин бит өйдә үзем ир дә, хатын да, барсын да үзем эшлим, Аллага шөкер! Яшелчәләрем, җиләк җимешләрем үземнеке үземә җитә. Җәй буе тавык, чеби, бройлерлар белән мәш киләм. Хайваннарны бик яратам – песиләрем бар! Тормышымнан бик канәгать!” -ди Әлфизә ханым.
Әле мин аның үзем эшләгән елларда балмаскарадта киенеп йөргәннәрен яхшы хәтерлим. Өен үзе чиккән картиналар бизи. Бәйләгән әйберләрен туганнарына, дусларына бүләк итә. Буш вакытларында “Болгар” радиосы белән элемтәгә керергә дә өлгерә ул. Сорауларга дөрес җавап биреп, “Җәвит — Зөлфия”концертына билет та откан. Казанга барып, кәмит Җәвитне күреп, сөйләшеп тә кайт­кан! Хәер, ул үзе дә Җәвиттән ким түгел! “Юмор хисе миңа әтидән күчте, ул шаярып сөйләшә иде. Казанга барып җиткәнче көлдереп бара алам мин кешене!” – ди ул, үзе дә рәхәтләнеп көлеп.
Җитдирәк тонга күчеп: ”Әлфизә апа, шундый матурлыгың, уңган, булганлыгың, җор телең, үтемле фикерең, шаян холкың белән ничек кияүгә чыкмый калдың син?” – дип сорамый кала алмадым. Ачуланмасмы икән, дип борчылган идем, юк, ул ихлас елмайды да: ”Башта газиз әниемне җирләдек, аннан соң сигез елдан соң әти мәңгелеккә күчте. Ә минем гомерем гел кешеләр арасында үтте. Аллага шөкер, ялгызлыкның ни икәнен дә белмим. Уйланып, зарланып утырырга вакытым да, теләгем дә юк! Тормыш шундый матур! Яшәвемнең мәгънәсе – шул гүзәллекне башкаларга да күрсәтү, яшәүгә булган өмет, ышанычларын кире кайтару… Мин бит авылдашларымның җылы карашына төренеп, хөрмәтләренә сөенеп, меңләгән рәхмәтләргә коенып яшим, Аллага шөкер!”
Әйе, чит-ятны түгел, үз туганының да хәлен белмәүчеләр, бер табибка күрсәтергә алып бара алмаучылар да бар бит! Үз игелегең үзеңә меңе белән кайтсын, хөрмәтле авылдашым!

Әлфирә Низамова, Исәнбай авылы.