Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Әллә ни үзгәрешләр көтелми
28.02.2019

Әллә ни үзгәрешләр көтелми

Россиядә 2019 ел Театр елы дип игълан ителде. Театр елы кысаларында Удмуртиядә нинди чаралар узачак, аларга нинди ярдәм күрсәтеләчәк? Бу уңайдан Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Удмуртия театрлары артистлары белән очрашу уздырды.
Ижау шәһәренең “Молодой человек” театры директоры Елена Столова урам театрларын яңартуны сорады. Александр Бречалов: “Мәскәү шәһәре тәҗрибәсен алсак, яхшы булыр иде, чөнки анда яз, җәй көннәрендә барлык урам мәйданчыклары иҗат коллективлары чыгышлары белән гөрләп тора. Халыкны күбрәк театрга тарту зур куаныч һәм без моңа ярдәм итәчәкбез”, — дип җавап бирде. “Ле партизан” актерлары: “Михаил Калашниковның 100 еллыгына тарихи-документаль спектакльләр әзерләргә иде”, — дип тәкъдим иттеләр. Артистлар: “Тиздән Ижау шәһәрендә Яшь тамашачы театры барлыкка киләчәк”, — дигән хәбәрне көчле алкышларга күмделәр.
Удмуртия Республикасының мәдәният министры Владимир Соловьев: “Милли проект нигезендә безгә федераль бюджеттан 6 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк. Бер өлеше аның район-авылларда мәдәният йортларын төзекләндерүгә китсә, калган өлеше профессиональ һәм үзешчән театрларга китәчәк”, — дип ышандырды.
Артистлар, актерлар үзләрен борчыган сорауларны бер-бер артлы яудырдылар. Артист артист инде! Хәтта берсе: “Удмуртия Республикасын җитәкләгән башлыклардан рәхәт күргән юк”, — дип тә ычкындырды. Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов: “Мин сезгә таулар ышандырмыйм, без иң беренче юлларга, хастаханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә булышачакбыз”, — диде. Шәхсән үзем: “Театр елы”, — дип лаф орсалар да, алга таба әллә ни үзгәрешләр булмас”, — дигән фикердә калдым. Чөнки үз җилкәмдә үзешчән театр тарткач, беләм: Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, берничә иганәчедән башка берәүнең дә ярдәм кулы сузганы юк театрга. Үз казаныбызда кайныйбыз. Татарстанга күз салсак, театр елы булмаганда да, анда театрларга ярдәм зур. Юкка гына Казан Россиянең иң театраль шәһәрләре бишлегенә кермәгәндер. Беренче урынны Мәскәү биләсә, икенче урында — Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәре өченче урынны алган, Казаннан соң Новосибирск килә.
Ә театрлар бернигә карамыйча ничек эшләгәннәр, шулай дәвам итәчәкләр. Агымдагы елда премьералар күп булачак, зур чаралар узачак.

Рәфилә Рәсүлева.