Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Әле дә соң түгел
14.01.2021

Әле дә соң түгел

Әле кайчан гына Яңа елны каршы алу мәшәкатьләре белән ыгы-зыгы килеп йөргән идек, инде аның ике атнасы узып та китте. Озакка сузылган бәйрәм көннәре кемгә шатлык, кемгә кайгы алып килде. Янгыннар да, юл һәлакәтләре дә, табигый афәтләр дә булды бу арада. Бәла-казалар күргән, авырлыклар кичергән газета укучыларыбызга Ходай ярдәмен һәм сабырлык бирсен. Кулыбызда – газетабызның икенче саны. Аның соңгы битендәге вак кына итеп язылган сан белән кызыксынган булсагыз, сезне Удмуртия татарларының тормышы белән чынлап кызыксынучы, бердәмлегебез өчен җан атучы, газетаны ел саен яздырып алучы тугры дустыбыз дип атарга була. Быел да безнең белән калуыгыз өчен зур рәхмәт.
Гыйнвар аена безнең тиражыбыз – 3700 данә. Узган елгы сан белән чагыштырганда, бу 300 гә кимрәк. Дөресен генә әйткәндә, тиражыбызны җыя алырбызмы икән дип бик кайгырган идек. Чөнки коронавирус аркасында без ел буе бер-беребез белән күзгә-күз карап аралашулардан, очрашулардан, бәйрәм-кичәләр оештырудан мәхрүм булдык. Шуңа да карамастан, бу санны җыюга ирешкәнбез икән, димәк, безнең газетаны укучыларда милли үзаң, горурлык хисләре көчле, “Яңарыш” газетасының 30 ел дәвамында алып барган эше юкка булмаган. Моны дәлилләү өчен, элемтә бүлекләре аша язылучылар таблицасына күз салу да җитә. Иң элек язылучылар саны арткан шәһәр-районнарны атап китик. Мәсәлән, 2021 елда Кизнерда 9 кеше язылган, узган ел 8 булган, Ижауда — 325 (311), Воткинскида — 11 (10), Кече Пургада – 19 (15), Сюмсида – 8 (7), Балезинода – 45 (41). Вавожда, Ярда ел саен 1әр, Каракүлдә 2 кеше языла. Быел Әгерҗе районында яшәүче милләттәшләребез аеруча активлык күрсәттеләр. Алар узган елгы санны 23кә арттырдылар. Аеруча Девятерня -38 (25), Кадыбаш – 18 (14), Тирсә — 19 (20), Иске Эсләк – 14 (14), Көчек – 12 (13) , Яңавыл – 6 (3), Шаршады – 3 (1) авыллары халкына, элемтә бүлекләре хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсе килә. Бүгенге көндә туган якларыннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең газетабызны үз итеп, якташларына, авылдашларына яздырып бүләк итүләре дә матур гадәткә әверелүе шатландыра. Без Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фарраховка, эшмәкәр Вилнур Галиевка Тәбәрле, Кичкетаң, Кырынды авылларында яшәүчеләргә, Әгерҗе шәһәре мәчетләренә бүләк ясаганнары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Беренче карашка, бик әз саннар кебек тоелса да, тамчыдан күл җыела бит ул, җәмәгать. Ләкин кайбер саннарга карагач, милләтебезнең киләчәге өчен борчулы уйлар туа. 9 меңгә якын татар яшәүче Сарапул шәһәрендә узган ел почта аша 75 кеше газетаны алдырса, быел бу сан 62 генә калган. Ә 7 меңгә якын милләттәшебез гомер кичерүче Можга шәһәрендә газета алдыручыларыбыз 14кә кимеп, 63 кенә калганнар. Бу ике шәһәрдә үз нокталарыбыз да кимеде быел. Мәсәлән, Сарапулның 21нче мәктәбендәге (Дәүләт Советы депутаты Алексей Прасолов тарафыннан булдырылган) һәм Электр генераторлары заводындагы нокталар юкка чыкты. Түбәндәге шәһәр-районнарда газетабызны яздырып алучылар саннары да сөендерми: Алнашта — 12 (14), Камбаркада – 22 (27), Завьяловода -7 (12), Кияста – 22 (26), Увада – 6 (8), Якшур-Бодьяда – 3 (5), Играда – 6 (8), Глазовта – 27 (38), Красногорскида – 25 (26). Милләттәшләребезгә, милли оешмалар, ансамбльләр җитәкчеләренә уйланырга, бераз активлык күрсәтергә кирәк. Газетага язылырга әле дә соң түгел. “Яңарыш”ның юбилеена тиражыбызны узган елдагы саннар белән каршы алсак иде, хөрмәтле милләттәшләребез. Башкалар: “Менә ичмасам Удмуртия татарлары бердәм”, — дип әйтерлек булсын иде. 60ка якын үз ноктабыз булуы – безнең өчен зур таяныч. Алар белән киләсе санда таныштырып китәрбез.

Рәмзия ГАББАСОВА.