Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әле дә авыл бар…
10.10.2019

Әле дә авыл бар…

Авыл, авыл… Бөтен ил күргәнне, кичергәнне бергә күргән, бергә кичергән, олы Ватан өчен лаеклы уллар һәм кызлар үстергән кадерле, күңелгә якын җир. Син борынгы да, син заманча да. Уйлап карасаң, барлый башласаң, безнең күбебез синнән чыккан, бүгенге зур калаларда яшәүчеләрнең дә нәсел тамырлары сиңа — авылга барып тоташкан. Нинди генә кыенлыклар кичерсәң дә, нинди генә проблемаларың булса да, син, изге анадай, мәрхәмәтле, олы җанлы булып каласың, кайткан һәр балаңны кочак җәеп каршы аласың, киткәндә хәер-фатихаңны биреп озатып каласың. Ә үзеңнең хәлең ничек, авыл?

Тауҗамал кыйссасы

Җиһанда көз хакимлек итә. Әле кайчан гына бөтен тирә-як яшеллеккә күмелгән иде. Хәзер исә табигатьтә нинди төсләр генә юк. Әнә шул төсләргә күз салып, хәйран калып, без, журналистлар, Кияс районындагы ике татар авылына ашыгабыз.
Кияс районында 10 меңгә якын кеше яши. Шуларның 4,8%ы — татарлар. Беренче тукталышыбыз — Тауҗамал авылы. Авылга Җамал исемле кеше нигез салуы билгеле. Тау башына урнашкач, Тауҗамал атамасы белән атаганнар дигән риваять бар. Башта Татарстанның Әгерҗе районы карамагында булса, РСФСРның Югары Советы Президиумының 1950 елгы 11 гыйнвар карары белән Удмуртия республикасына керде. Бүген авылда кырыклап хуҗалык, анда 190 кеше гомер итә. Кибет, мәчет эшли. 16 бала бар. Укучылар күрше Мүшәк авылында белем ала. Өч ел элек биредә татар теле укыту туктатылган. Телне саклап калуның бердәнбер чарасы — җыр-бию. Ләкин менә клубта җылылык булмагач, анысы да кыенлык тудыра. Клуб бинасы да авыл кебек картаеп килә. Керә торган болдыры да бер якка кыйшайган. Хәер, районның мәдәният бүлеге ярдәме белән мич чыгарырга булганнар. Без барганда, мич чыгаруның кызган вакыты иде. “Эх, үзәкләргә үткән шул авылның салкын клубында хезмәт кую! Клуб мөдире Тәнзилә Илалетдинованы бик яхшы аңлыйм мин”, — дип уйлап куйдым. Элек-электән клуб мөдире, китапханәче авыл халкының тоткасы булды. Халык арасында агарту эшләрен алып бару, кирәк булса сыерын да саву, авылны чиста тоту да алар өстендә иде. Бу бүген дә шулай дәвам итә. Мәдәният хезмәткәре — авылның карап торган көзгесе. Хезмәт хакы аз булуга карамастан, Тәнзилә ханым җаны-тәне белән клуб өчен янып йөри. “Татар телен, гореф-гадәтләребезне клубыбыз да бары тик уңайлыклар булса гына саклап кала алабыз. Бала-чага да, яше-карты да бина җылы булмаса, бирегә йөрми”, — диде ул. Юлыбызны дәвам итеп, клуб бинасы яныннан ерак булмаган чишмәгә атлыйбыз.
Изге чишмәләр. Алар беренче карашка башка чишмәләрдән аерыл­мый диярлек: шул ук җир куеныннан чыгалар, үләннәр яисә ташлар арасыннан юл яралар, кыска гына ара үтеп, инешкә, елгага коялар. Ләкин халык аларны элек-электән “изге” дип йөртә. Бер ел элек әлеге авылга килгәндә, Тау­лар буе урамындагы чишмәне төзекләндерә башлаган иделәр. Быел исә инде ул авыл халкын, кайт­кан кунакларны тартып торырдай изге җиргә әйләнгән. Изге чишмәне төзекләндерүгә авыл халкы күмәкләп көч куйган. Мүшәк авыл советы рәисе Виктор Горбунов: “Без әлеге җирлектә татарлар, руслар, удмуртлар бик дус яшибез. Әлеге чишмә дә авылга ямь өстәп тора һәм мондагы милләтләрне берләштерә. Тәмле чишмә суыннан авыз итәргә бар да бирегә килә”, — диде ул. Дөрестән дә, Изге чишмә авылга ерактан ук ямь өстәп, үзенә тартып тора, яше, картының, кунак­лар бирегә ашкына.

Бишбармак, кымыз, Хәйбуллиннар нигезе

Туксан еллыгын бәйрәм итүче икенче татар авылы Байсарга юл тотабыз. Авыл янындагы кырда шактый гына сарык көтүе утлап йөри. Кияс районы татар иҗтимагый үзәге, “Чулпан” татар җыр ансамбле җитәкчесе Мәсхүдә Бәхтиевалар гаиләсенеке икән. Тыштан ук йорт-җире, каралты-курасы нык булган Венера һәм Рамил Хәйбуллинар хуҗалыгына атлыйбыз. Өй тулы авыл бәйрәменә кайткан кунаклар. Төп нигезгә Әгерҗе районы Тирсә авылыннан Тәскирә һәм Зәнфирә апалар килгән. Өстәлдә — бишбармак, кымыз. Баксаң, Казахстаннан кайткан кадерле кунак Зәкия апа сыйлары икән. Зәкия апа шушы авылда туып-үскән, Ижау шәһәренә килеп, кирпеч заводына эшкә керә. “Егерме яшемдә казах егетенә кияүгә чыгып, Казахстанга киттем. Башта яшелчә бакчаларында, аннан соң сыер савучы булып эшләдем. Яшь чакта эш белән онытылганбыздыр инде, өлкәнәя килә, туган як бик сагындыра. Сабантуйлар, күңелле мизгелләр күңелдән китми. Балаларым татарча белми инде. Ләкин казах телен белгән кеше татар телен аңлый. Анда яшәгән вакытта абыем Хәйдәр татарча китаплар алып килә иде, “Сөембикә” журналын яздырып алам. “Татар­стан — Яңа Гасыр” каналын карыйм. Авыл бәйрәменә ашкынып кайттым, Аллага шөкер, туганнарым белән очраштым”, — диде ул. Зәкия апа бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Казахстанда ничек яшәүләре турында сөйләде, бишбармак, кымыз ясау серләрен ачты. “Без икебез дә 17 яшебез тулар-тулмас Тирсә авылы егетләренә кияүгә чыктык. Ачлык, хәерчелек — болар барысы да безнең баштан үтте. Кияргә кием булмагач, укырга бара алмый идем. Әнине шуның өчен әллә ничә тапкыр милициягә чакырттылар. Туган авылда кайтырдай нигез булу — үзе бер сөенеч”, — диде Тәскирә апа, күз яшьләрен сөртеп.

Авылына, язмышына багышлап чыгарган шигырен дә укып үтте. Әлеге йортның хуҗаларына күчсәк, алар үз көчләре белән мал-туар асрап, кош-корт үрчетеп дөнья көтәләр.12 гектар пай җирләре бар икән. Шул җирдә солы, арпа чәчеп, печән үстереп, малларын туйдыралар. “Барысы да үзебезнеке, читтән сатып аласы юк. Авылда пай җирләреннән кулланучылар без генә түгел, шул ук Мәсхүдә Бәхтиевалар пай җирләрен безнең кебек үк кулланалар, сарык үрчетәләр”, — диде Рамил абый. “Мин 1981 елда әлеге авылга килен булып төштем. Бүгенге көндә социаль хезмәткәр булып эшлим. Аллага шөкер, бик әйбәт яшибез. Авылыбыз кешеләре дә әйбәт, хезмәт куеп көн күрәләр. Авылда хуҗалыклар, кешеләр сирәгәйсә дә, дус-тату яшибез”, — диде Венера апа.

Байсар белән бер яшьтәш Галиәсгар ага

“Урамга чыгып, сулга-уңга карыйм. Тып-тын авыл, бушлык…. Кайчандыр 48 хуҗалыгы булган, гөрләп торган авыл бүген гүя йокыга талган…” — дип сүзен башлады, авыл белән бер яшь, 90 яшьлек Галисгар ага Хаҗиев. “Авыл оешканда биредә 12 хуҗалык була. Галләм бабай Актаныш районына баргач, Байсар авылы исемен ошатып кайта. Аның тәкъдиме белән авылга әлеге атаманы бирәләр. Авыл шул ил көне белән яшәде инде. Үзем исә хезмәт куеп, дөнья көттем. Кыш көне — урманда, җәй көне басуда ат белән эшләдем. Аннан соң тракторчылар курсында укыдым. Үзем — балта остасы да. Бу авылда минем кул кермәгән йорт юк. Авыл белән мин дә гомер көзләренә кердем инде”, — диде ул.
Ә Байсар авылы клубында авыл бәйрәме гөрли. Өстәлләр сый-нигьмәттән сыгылып тора. Кайт­кан кунаклар да бик күп, арада таныш йөзләр дә бар. Сәхнәдә үз көчләре белән авылдашлар тарафыннан әзерләнгән концерт бара. Хәзер авыл көннәре уздыру гадәткә кереп бара. Хәлле авылдашлары булганнар, мондый бәйрәмнәргә кыйммәт бәягә эстрада артистларын чакырып, авылдашларына, якташларына бүләк ясый. Ә минем күңелгә никтер әлеге бәйрәм концерты җылы булып ятты. Залдагылар һәр чыгышны алкышларга күмде. Туган якның җылы һавасы, үзенә тарту көче һәркемне дулкынландырды, ахрысы. “Бәйрәмне оештырырга барлык авылдашларыбыз булышты. Аеруча Фердинат Мәҗитовка рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәрвакыт ике авылны да ярдәменнән ташламый. Нинди генә чара булса да, без бирегә җыелабыз. Мәчетебез булмагач, клубта дини бәйрәмнәрне дә үткәрәбез. Авыл халкы үткәрелә торган чараларга битараф түгел, шунысы сөендерә”, — диде Мәсхүдә ханым. Бәйрәм азагында клуб ишегалдына истәлек өчен агачлар утыртылды. Үтәр еллар, әлеге агачлар үсеп китеп, Байсар авылының тарихын киләчәк буыннарга сөйләр, читтәге авылдашлар кайтып, әлеге агачларга күз төшереп, үзенең нәселен, авылда үткән балачакларын исенә төшерер.
Илдә барган икътисади кризис, сәяси үзгәрешләр, социаль хәлнең чуарлыгы, каршылыгы авыл халкының яшәешенә, психологиясенә, акылына тәэсир итми калмады. Ләкин Тауҗамал, Байсар авыллары кешеләренең төшенкелеккә бирелмичә, югалып калмаулары, тәвәккәллекләре, тырышлыклары, дуслыкка юл ярып барулары сөендерде мине. Әйе, авылда яшәү җиңел түгел. Монда көчле рухлылар, тырышлар, туган җиргә, туган нигезгә-йортка хөрмәт белән караган кешеләр генә яши диясе килә. Алга таба да авылларны яңарту, чиста тоту буенча кулыбыздан килгәнчә, матур эшләр башкарсак иде. Балаларыбыз, оныкларыбызны тәүфыйкларыннан аермыйча, тормышыбызга эчүчелек, яманлык үтеп кереп, гаиләләребездә тынычлыкны, иминлекне югалтмаска Ходай һәрчак ярдәм итсен. Һәр туган яңа көнебезгә куанып, өстәлдәге нигъмәтләргә, тыныч аяз көннәргә шөкер итеп яшәргә язсын!

Рәфилә Рәсүлева.