Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Әйдә, халыкка хезмәткә!
4.07.2018

Әйдә, халыкка хезмәткә!

Әлфирә Низамова “Яңарыш” газетасы укучыларына инде күп еллар элек үзенең «Әдәби сәхифә» бүлегендә басылып чыккан шигырьләре белән билгеле булды. Аның шигырьләрен укучы яратып кабул итте. Автор, модага ияреп, “Америка ачып” маташмый: туган җиргә, туган халкына, хезмәт сөючән якташларына дан җырлый. Кайберәүләр кебек уй-фикердә, хыялда гына булса да космоска, яңа планеталарга да менми. Әлфирә – җир кешесе.
Татар шигъриятенең инде мең елга якын булган тарихы бар. Һәр шагыйрь өр-яңа тема таба алмый. Хәер, бу аннан соралмый да. Ләкин инде мең ел элек үк күтәрелгән теманы башка кешеләр фикерен кабатламыйча үзеңчә ачарга тырышу – менә монысы шигърият таләбе. Бу мәсьәләдә Әлфирә Низамова шигырьләренә тел-теш тидерерлек түгел – авторның һәр темага үзенә генә хас булган карашы бар. Әлфирәнең инде берничә шигырьләр җыентыгы чыкты һәм укучы тарафыннан уңай кабул ителде. Әлфирә — күп еллар мәдәният тармагында җаваплы эштә эшләгән кеше. Бу елларда туплаган бай тәҗрибәсе аңа үзешчән сәнгать коллективлары өчен язган сценарийларын аерым китап итеп чыгарырга мөмкинлек биргән. Ә бу — файдалы һәм зур хезмәт.
Бер-ике ел элек “Яңарыш” газетасында туган авылындагы хөрмәтле кешеләр турында Әлфирәнең бик күп мәкаләләре чыкты. Соңрак ул язмаларны туплаган яңа китабы дөнья күрде. Бу китапның дәрәҗәсе еллар үткән саен авылдашлары арасында бары артачак кына.
Әлфирә Низамова иҗатының бер уңышлы юнәлеше – тәрбия темасына язылган мәкаләләр. Балаларга, яшьләргә милли тәрбия бирү, гаиләләрдә мораль–этик климат – бу темаларга Әлфирә еш кына тормышыннан алынган мисалларга нигезләнеп укучы игътибарын җәлеп итәрлек мәкаләләр яза. Җыеп кына әйткәндә, зур талант иясе Әлфирә Низамова үз иҗаты белән туган халкына тугры хезмәт итә һәм ул хезмәт тагын әле озак еллар укучыны шатландырыр дип уйлыйм.
Редакциядән. Әлфирә Абзал кызы Низамованы юбилее белән котлап, гаилә бәхете, иҗат чишмәсенең саекмавын, сәламәтлек телибез.

Гыймран Сафин, Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Яшьлек дустыма

Күк йөзедәй үтә зәңгәр иде,
Уңдымы икән бераз күзләрең?
Чаямы син һаман, кычыткандай
Чагып ала иде сүзләрең…

Сүзгә оста, тапкыр, җитез идең,
Әзер иде һәрчак җавабың…
Шаянлыгың, шуклыгыңның
Татыдың син кайчак газабын…

Нечкәбил дип үчекләшә идек
Нечкә иде бигрәк билләрең…
Килештереп киеп куя идең
Күзләреңдәй зәңгәр күлмәгең…

Кыңгыраулар көнләшерлек иде
Яңгыратып көлгән тавышың.
Чит-ят җирләр ничек кабул итте?
Ничек икән синең язмышың?

Яшьлек дустым, күптән күрешкән юк,
Очрашмабыз, бәлки, гомергә…
Мин үзгәрдем инде, ә син менә
Шундый булып калдың күңелдә.

Ана күңеле

Ана күңеле, диләр, балада да,
Бала күңеле, диләр, далада.
Җан җылысын, йөрәк кайнарлыгын
Ана бирә бары балага…

Йокысыз төн, тынгысыз көн…
Юктыр инде аның исәбе…
Бала анага — иң газизе,
Иң татлысы, бәгырь кисәге.

Үз йөрәген учларына салып,
Вакыт-вакыт аны канатып…
Җил тидерми ана газизенә
Үстерә ул саклап, яратып.

Янмасын да, пешмәсен дә берүк,
Егылмасын ялгыш, имгәнмәсен…
Телефоны, планшеты булсын…
Айфоны да… берүк кимсенмәсен!…

Саклап шулай, яклап үстерәбез,
Әни күңеле йомшак, иркәли…
Тәрбия ул — бик нәзберек нәрсә,
Ялгышлар да кайчак киткәли…

Ана күңеле, әйе, балада шул,
Баланыкы, диләр, далада…
Гомер үтә, яклау, саклау, хөрмәт
Тапсак иде газиз баладан.

Минем гомер

Бәхетлеләр исемлеге — мин юк!
Бәхетсез дә түгелмен.
Шатлыкларга коендым мин,
Хәсрәт булып түгелдем.
Йөрәк аша узды бары
Хагы да, нахагы да…
Гайбәт итеп чәйнәделәр
Яхшысын, начарын да…
Ала сыер булды язмыш,
Аклы да, каралы да…
Йөрәкне дә аңлап булмый
Исән дә, яралы да…
Бәхетлеләр чутында юк,
Тик мин бәхетсез түгел!
Икесенең арасында
Үтеп тә бара гомер.
Минем дөньям үзгә инде,
Сезгә ошамас, бәлки.
Минем өчен ак томан — күл,
Чишмә җыры –“Әллүки”…
Гаҗәп түгел: егылмаска
Мин күкләргә тотынсам.
Чәчәк күзендә яшь күреп
Сөртергә дип омтылсам…
Гашыйкларга энҗе-сүздән
Сөю таҗы кидерсәм…
Кырмыскага дәү бер филнең
Горур башын идерсәм…
Сулар кире агып, әгәр
Язмышлар кушылсалар.
Җирне төн кочкан мизгелдә
Йолдызлар ватылсалар…
Ялган диеп уйламагыз,
Алдашмыйм мин ялгыш та!
Иҗат оеткысы салган
Ходай минем язмышка!
Үлемнән куркам, дигәнне
Өнәп бетерми күңел.
Гомер – бүләк, ул да туза
Гомер дә чиксез түгел!
Үлемгә һәрвакытта да
Әзер булырга кирәк.
Иртәгә туктармын диеп
Әйтеп куймас бит йөрәк.
Үлем — нәрсә? Чиста булса,
Әгәр гамәл дәфтәрең…
Һәркемгә дә мәслихәт ул
Алдан күрү хәстәрен…
Үлем нәрсә? Соңгы туй ул,
Соңгы ап-ак күлмәгең…
Ияреп бара бирнә түгел,
Гамәл, дога, теләгең…
Үлем – нәрсә? Күченү ул
Мәңгелек йортыбызга.
Без — үлемсез! Иман калса
Улыбыз, кызыбызда!

Исәнбай авылы.