Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Әйдәгез, бергәләп куркабыз!
26.09.2018

Әйдәгез, бергәләп куркабыз!

14-16 сентябрьдә Калмыкия республикасының башкаласы Элиста шәһәрендә “Бүгенге милли матбугат” исемле II Халыкара журналистлар форумына Россиянең 14 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасыннан журналистлар җыелды. Төп тема — массакүләм матбугат чараларының проблемалары, милли матбугатның бүгенге заман шартларында үсеше иде.
Әлеге форумнарны Россия журналистлар берлеге үткәрә. Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев әлеге берлекнең Россиядә иң зур иҗади иҗтимагый оешма булуын искәртеп үтте. Быел алар — Калининградтан алып Магаданга кадәр 29 форум уздырганнар. Чираттагы “Бөтен Россия” исемле журналистлар форумы 6 -11 октябрьдә Сочи шәһәрендә үтәчәк. Кунакларны һәм катнашучыларны РФнең Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, РФнең Дәүләт Думасы депутаты, мәгълүмати-сәясәт, мәгълү­мати-технологияләр, элемтәләр коми­теты рәисе урынбасары Марина Мукабенова (тумышы белән Калмыкиядән), РФ­нең милләтара журналистлар Гиль­диясенең рәисе Маргарита Лянге, Калмыкия Республикасы Башлыгы Алексей Орлов сәламләде.
Форум “Милли матбугатның ­үсеш перспективалары”, “Массакү­ләм мат­­­бугат чара­ларының төбә­­кара сәя­сәте”, “Этникара журналистика” сек­цияләренә бүленеп эш­ләде. “Россиядә милли жур­на­листиканың стратегиясе” исеме астында пленар утырыш узды һәм “Калмыкия Рес­публикасы турында иң яхшы әсәр” бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды.
Милли матбугатның бүгенге проблемалары күп һәм алар барлык төбәкләрдә дә бер үк диярлек, тираж кими, газеталарга почта хаклары кыйммәт, почта таратучыларның хезмәт хаклары аз. Шулай да җитәкчеләрнең фикерләре төрле булды. Далалар төбәге башлыгы Алексей Орлов та мактанып алды: “Бүгенге көндә милли матбугат зур игътибар таләп итә. Беренче чиратта аңа җәмәгатьчелек, хакимият игътибар итәргә тиеш. Ләкин кызганычка каршы, РФ дә милли матбугат бүгенге көндә ятим бала кебек. Ә Калмыкиядә, без бүген дәүләт дәрәҗәсендә төбәктәге массакүләм матбугат чараларына да, район матбугатына да ярдәм итәбез. Шунысы куанычлы: без муниципаль газеталарны саклап кала алдык. Минем үз күзләрем белән күргәнем бар: район газеталарын ертылып беткәнче укыйлар, ерактагы авылларга газеталар бик кирәк. Халык журналистларны хөрмәт итә, аларның туры сүзләрен югары бәяли. Мин моны зур казаныш дип саныйм”, — диде.
Миңа калса, форумда иң үтемле чыгышны Дәүләт Думасы Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов ясады. Дагестаннан, Кырымнан, Ставрополь өлкәсеннән килгән ка­ләмдәшләремнең: “Сөйләве дә яхшы, Дәүләт Думасындагы эшен күптәннән күзәтеп барабыз, булдыра ала торган шәхес”, — дип фикер алышуларын тыңлап шатландым. Гомумән, биредә Татарстанны һәрвакыт үрнәк итеп куйдылар. Минем белән бергә килгән удмурт коллегаларым: “Форумнар үткәрергә Татарстаннан өйрәнергә кирәк», — дип тәнкыйтьләп тә алдылар (мин Татарстан, Илдар Гыйльметдинов, үземнең татар булганым өчен горурланып утырдым).

Илдар Гыйльметдинов: “Мондый форумнар үткәрү Владимир Ильич Ленин сүзләре белән әйтсәк “архиважно”! Бүгенге көн­дә милләтара теманы яктыртучы массакүләм матбугат чараларына федераль дәрәҗәдә зур ярдәм күрсәтелә. 2018 елда Россия матбугат чараларына ярдәм итү өчен 68 миллион сум акча бирелде (электрон массакүләм матбугат чараларына — 40 миллион, радио-телевидениегә, басма нәшриятка — 28 миллион). Без сезгә ярдәм итәргә әзер! Милли телдә язучылар! Грант­лар бәйгесенә актив рәвештә гаризалар бирүегезне сорыйбыз. Тагын бер үтенечем, мин сезнең туган телне өйрәнү темасын яктыртуыгызны телим. Быелгы җәйдә әлеге тема зур сораулар куптарды. Шуңа күрә сез, милли телләребезне саклап калу өчен, халыкка дөрес мәгълүмат бирергә тиешсез. Бу сезнең һөнәри бурычыгыз. Дәүләтнең милли телләрне саклап калу өчен зур борчылуы бар. РФнең белем алу канунына төзәтмә керткәндә без гражданнарның туган телләрен өйрәнү буенча хокуларын якладык, шулай ук мәктәп программасына мәҗбүри рәвештә туган тел фәнен кертү нормасын саклап кала алдык. Хәзер укучыларның һәм әти-әниләрнең хокуклары якланган, инде алга таба барырга кирәк. Безнең балалар туган телләрен зур кызыксыну белән өйрәнергә тиеш. Моның өчен мөмкинлекләребез күп. Россия Президенты якын арада туган телгә ярдәм итү өчен махсус федераль фонд төзү өчен указга кул куячак. Бу нинди фонд диярсез? Мәсәлән, калмык телен алыйк. Бүгенге көндә федераль реестрда калмык телен һәм әдәбиятын укыту өчен әсбаплар юк. Димәк, төбәккә ярдәм кирәк, нәкъ менә шуның өчен дә төзелә әлеге фонд.
Әлбәттә, сораулар күп. Дәүләт телләренең урыны кайда, аларны ничек мәгариф системасына иңдерергә, туган тел фәне нинди, аны укыту методикасы нинди бу­лырга тиеш? Без барыбыз да аңлыйбыз: балаларга грамматика өйрәтеп, туган телебездән күңелләрен кайтарабыз. Укытучылар һәм ата-аналар грамматика өйрәтеп иза чигә. Кабат сорау туа, белгечләрне ничек өйрәтергә? Алда безне туган телне өйрәткәндә әлеге сорауларны чишү өчен зур эш фронты көтә”, — диде ул. Шулай ук, бүгенге көндә милли телдә журналистлар әзерләүче уку йортларының ябылуын тәнкыйтьләп һәм аларның кабат ачылырга тиешлеген искәртеп үтте.
РФның милләтара журналистлар Гильдиясенең рәисе Маргарита Лянге милләтара тема һәм милли телләрдә язучы матбугатка һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. “Россия матбугатына бүленә торган субсидиянең 86% ты төбәктәге массакүләм матбугат чараларына китә”, — диде.
Россия журналистлар Союзының секретаре, Дагестанның “Истина” газетасының баш мөхәррире Али Камалов: “Бездә дә тираж аз, Дагес­танда тауларда Интернет юк, әмма барыбер газета укымыйлар”, — дип борчылуын белдерде. Мәкаләмне аның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. “Хәтерлисездер, “Котенок по имени Гав” исемле совет мульт­фильмы серияләренең берсендә шундый эпизод бар. Гав исемле песи баласы почмакта калтырап утыра. Шарик исемле эт баласы килеп: “Нишлисең?” — дип сорый. Песи баласы: “Ку- ку — куркам”, — дип җавап бирә. Эт баласы аңа: “Әйдә, бергәләп куркабыз”, — дип тәкъдим ясый. Шуңа күрә әйдәгез, милли матбугат вәкилләре! Бергәләп куркыйк, бергәләп үзебезне коткарыйк, курыкмыйк, ярдәм сорыйк. Чөнки бүген милли матбугат телебезне, гореф-гадәтләребезне, халкыбызны саклаучы булып тора”.

Рәфилә Рәсүлева.