Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә
26.11.2015

Әдәби сәхифә

 Әлфирә Низамова

Тәрәзәдән кул болгыйсың, әни

Тәрәзәдән кул болгыйсың, әни,
Бер уй телә шулчак күңелне.
Сагыш тулы елмаюлы йөзең
Соңгы тапкыр күрү түгелме?!

Кызыл яулык, кызыл яран гөле,
Аералмыйм кайчак йөзеңне.
Кайткан саен сагышланып шулай
Озатасың газиз кызыңны.

Кайтабыз да китәбез шул, әни,
Ерагая тагын аралар…
Бер күрергә зар-интизар булып,
Читтә яши күпме балалар?!

Тәрәзәдән кул болгыйсың, әни,
Беләм инде: изге теләгең.
“Исән йөреп, сау кайтыгыз!” — дисең,
Еласа да әрнеп йөрәгең.

Кайталар да китәләр шул, әни,
Канатланып очкан балалар.
Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп
Көтеп яши күпме аналар!

Тәрәзәдән кул болгыйсың, әни,
Үрелеп карый яран гөлләрең.
Үзем китәм, киткән саен өзелеп,
Синең белән кала йөрәгем.

…Саубуллашып тагын китеп барам,
Тәрәзәдә – әни күзләре…
Насыйп булсын тагын ишетергә
“Саумы, кызым”, — дигән сүзләрне.

Исәнбай авылы.

Силүзә Мифтахова
Әниемә хат

Менә тагын карлы яңгырлары белән,
Салкын бураннары белән кыш килде.
Әни, синсез ямьсез миңа тормыш,
Күзләремдә минем моң иңде.

Китсәң дә син бездән мәңгелеккә,
Ышанмыйм мин һаман син юкка.
Күптән түгел генә таң алдыннан
Кайтып килдең бит син бу йортка.

Бу төш иде… Ләкин өндәге күк
Аермачык сине күрдем мин.
Күтәрелеп урын өсләремнән,
Өйдә сине эзләп йөрдем мин.

“Мин китмәдем, кызым, мин өйдә бит.
Ничек ташлап китим сезне мин?!” —
Диеп елмайдың да, ипләп кенә
Минем башым сыйпап куйдың син…

Ярый, Ходай шулай язган булгач,
Синең белән булмас ярышып та.
Күз яшемне түгеп, күпме еласам да,
Кайтмас инде әнием, ялгышып та.

Тыныч йокла, әни, туган якның
Йомшак җире сине җылытсын.
Күз алдымда һәрчак синең йөзең,
Тоям кебек кулың җылысын.

Ижау шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина
Әниемә

Без үскәнгә күпме еллар узган
Күпме кояш баеп, таң аткан?
Туган чакта беркем белми аны
Тормыш сине ничек яраткан.

Күпме узган шатлык-кайгысы
Әнинең дә тормыш юлында.
Күңелемне сагыш-моңнар баса,
Күз алдыма алып уйлыйм да.

Зарланмады әни, еламады,
Беркайчан да чырай сытмады.
Кайгы-хәсрәт кичерсә дә әни,
Бер зары да тышка чыкмады.

Ни булса да, шөкер, дия белде:
Яннарымда бар бит балалар.
Бу дөньяда шундыйлар да күп бит —
Бер баласыз ятим аналар.

Гомер узган саен без дә үстек,
Агымсудай актык як-якка.
“Бәхетле булыгыз, балалар”, — дип
Озатып калды әнием шул чакта.

Әл дә түзгән әнием йөрәге,
Дүрт баланың моңын җыюга.
Безне дә ул гел өйрәтә килде
Тыйнак, тырыш, сабыр булырга.

Яңа-Аккуҗа авылы.

Рәйсә Габделхакова
Кичер, әни!

Ак күңелең, якты йөзең
Гомерлеккә истә калса да,
Әйталмаган сүзләр бик күп калган
Үз гомерем итеп барса да.

Тормыш юлларыңда ачы җилләр,
Күпме булган биек киртәләр?
“Сабыр балам, сабыр”, — дигән сүзләр
Мине бүген алга илтәләр.

Яшьли тыңламаган киңәшләрне
Хәзер тыңлыйм, язмыш тыңлата.
Кичер, әнкәм, әгәр гаебем булса,
Оҗмах түрләреннән булса да.

Ижау шәһәре.

Роза Кутуева (Мухъянова)
Әнкәм куллары

Сабый чакта туры килмәгәнме
Җитәкләшеп бергә йөрергә?
Хәтерләмим, әнием, гафу ит син,
Еллар сызган, ахры, күңелдән…

Үсмер чаклар үтеп, җитеп килгән
Җиләк кебек пешкән чакларым,
Җәйге ялга өйгә кайта идем,
Коштай канатланып, шатланып.

Елга буйларында йөри идек
Икәү кулны кулга тотышып,
Синең учларыңда тоя идем,
Әнкәм, йөрәгеңнең җылысын.

Үзем әни булгач, янә бергә
Гизгән чакта елга буйларын,
Бер кулымда — улым, икенчесен
Тота иде, әнием, кулларың.

Ана өчен бала — һәрчак бала,
Ничә генә яшьтә булса да,
“Бәбекәем!” булдым синең өчен,
Улларым: “Әни!” — дип торса да.

Әнкәм, бәгърем, кулларымда тоям
Мин хәзер дә кулың җылысын,
Һәм аларда калган кебек синең
Һич сүрелмәс йөрәк җылысы.

…Син юк инде, әнием, юксынудан
Килгән чакта бик-бик елыйсым:
Кулларымны битләремә куеп,
Тоям йөрәгеңнең җылысын…
Ярый әле кулларымда калган
Әнкәм кулларының җылысы!

Алексеевск — Исәнбай.