Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 9-2018
28.02.2018

Әдәби сәхифә 9-2018

Әлфирә Низамова
Афәрин, Алинә!

Күрегез сез: дөнья бозын
Буйсындырды татар кызы!
Кояш булып балкыды ул,
Сөендерде барчабызны!

Чит бер җирдә, салкын бозда
Түгеп көчен, җан-халәтен…
Һәр хәрәкәт белән “язды”
Милләтенә мәхәббәтен!

Янды, көйде, дулкынланды…
Ни дисәң дә, олы бәйге!
Җиңде безнең Алинәбез!
Ул – безнеке! Әйе, әйе!

Алкышларга күмдек аны,
Еракларга китәр даны!
Тагын бер кат бар дөньяга
Танытты ул татарларны!

Горур аккош сыман бозда
Сылу, сөйкемле, назлы…
Чит җирләрдән шатлык төяп
Кайтып килә татар кызы!

Булдырдылар

Боз өстендә көрәш тәмам!
Яңа җиңү! Яшьләр тама…
Күңел тула, җанга рәхәт…
Илен яклый егет – солдат!

Боз өстендә оча алка,
Уяу тора сакчы-капка…
Тик шулай да безнекеләр
Сер бирәме инде ятка!?

Соңгы мизгел, соңгы минут
Алка шуа арлы-бирле…
Һәм, ниһаять! Безнекеләр!
Булдырдылар! Җиңде, җиңде!

Бөркет сыман ут егетләр
Алар елый… шатлык яше
Туган илгә тап төшерми
Җиңеп кайту – егет эше!
Булдырдылар!

Исәнбай авылы.

Азат Гаталы
Илне данга күмеп кайтыгыз

(Олимпия фигуристларына)

Күпме генә безне кыссалар да,
Сәясәтче дигән түрәләр.
Халкыбызның рухын сындыралмый
Бердәм икәнлекне күрәләр.

Ирекле без, әсирлектә түгел,
Бикләнсә дә богау йозагы.
Чигенергә ярты адым да юк
Артта балкый Рәсәй флагы.

Ә сез, кызлар, өмет йолдызыбыз,
Якты нурлар сибеп балкыгыз!
Без көтәбез сезне, сагынып,
Илне данга күмеп кайтыгыз…

Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Алдану

Чибәрләргә күз кызыга,
Алар бик күп…
Сөй дә сөел, Мәҗнүн кебек
Яшьләрең түк.

Тик бер сорау: ул да сине
Яратамы?
Мәче-тычкан уеныдай
Шаяртамы?..

Бәлки аңа синең бары
Малың кирәк?..
Андыйларның чын сөюе
Бик тә сирәк…

Икенчесе синең өчен
Керер утка.
Тик нигәдер йөрәк кенә
Кала туктап…

Сөймәс өчен сәбәпләр дә
Юк бит инде,
Тик күңелнең күзләренә
Пәрдә иңде.

Маңгай күзе яратуда
Алдан йөри.
Бик күпләрне әнә шулай
Алдап йөри.

Маңгай күзе бер чибәрне
Яраттырды.
Күңел күзе читтән генә
Карап торды…

Битарафлык кыйммәт икән —
Нык соң сизде.
Газапланды гомер буе
Күңел күзе…
Яр Чаллы шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Кире кайтмый берни дә

Бу вакытның мизгеле дә кире кайтмый,
Бер яфрак та ике тапкыр җиргә ятмый.
Аккан сулар челтер-челтер ага тора
Үтә гомер язмыш юлын бора-бора.

Җылы өстәп шатлык килә, кайгы китә,
Кайчагында бәхет өчен бер сүз җитә.
Беләсеңме, белмисеңме кадерен, үтә
Гомер көзнең толымнарын сүтә-сүтә.

Китмәс сыман таңнар ата алсуланып,
Алыштыра аны төннәр моңсуланып.
Сүнмәс дигән йолдызлар да бер атыла,
Кояш булып, кояш поса тау артына.

Алышына көннәр, һава, давыл, рәшә
Туктап тормый тормыш – сынау, алга дәшә.
Мизгелләрнең кайтмаслыгын белсәк тә без –
Калдырырга килгән җиргә якты бер эз.

Воткинск шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Ни чәчсәң, шул…

Балачакта хыялландым
Тизрәк үсеп җитәргә.
Үсеп җиткәч, туры килде
Өйне ташлап китәргә.

Ташлап киттем, атна саен
Кайттым мин кунак булып.
Киттем әнкәй әзерләгән
Күчтәнәчне тутырып.

Әнкәй миңа ни өчендер
Һәрвакыт тиеш иде.
Чөнки һәрбер теләкләрем
Каршылыксыз үтәлде.

Әзергә-хәзер заманнар
Акты үз агымына.
Кияүгә килдем бервакыт
Иж-Бубый авылына.

Бер-бер артлы уллар туды,
Янда парым – канатым.
Туган җирем булмаса да,
Торган җирне яраттым.

Канга сеңеп калган “тиеш”,
Тиештерме ул, юкмы?
Әнкәй әйтте: “Балаларны
Яшәтмәм ачлы-туклы.

Итен, маен, сөтен алып,
Бик еш килде ул безгә.
Ашлыкны ташыдык шуннан
Ашатырга үгезгә.

Капчык-капчык килеп торды
Он, ярма, шикәр комы.
Еллар үтте, миңа күчте
Тиеш булу шаукымы.

Хәзер үзем тиеш инде,
Канга сеңгән, нишлисең?
Чын әнкәй булып өлгергәч,
Балалар дип яшисең.

Тиеш булмасаң да тиеш
Башкача булалмый бит.
Үзеңне онытасың икән,
Җан атасың, балам, дип.

Бала — бәгырь түрләрендә,
Шунда яшәп каладыр.
Гомер биргән әни өчен
Җан җимеше — баладыр.

Үзем әни, шулай булгач,
Кайтарам бурычымны.
Әнкәйне тәрбия кылам
Аңлап тиеш булуны.

Иж-Бубый авылы.