Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 8-2019
20.02.2019

Әдәби сәхифә 8-2019

Ринат Батталов

Ирләр

Антлар гына түгел, тарих үзе
Ирләр каны белән язылган.
Нур Әхмәдиев

Гаярь булган элек ирләр,
Гарьчел, куркак булмаган.
Интермескен булып өйдә
Интернеттан сулмаган.

Ватанпәрвәр булган ирләр,
Җиңгәннәр һәр алышта.
Туган илен, газиз халкын
Сатмаганнар ялгыш та.

Чын ир булган элек ирләр,
Бик күп бала яралткан.
Туган илгә хезмәт итәр
Уллар, кызлар тараткан.

Милли җанлы булган ирләр,
Булмаган артист-комик.
Мутант, маңкорт үрчетүче
Махсус бакча-питомник.

Бик ярдәмле булган ирләр,
Хезмәт иткән халыкка.
Булыштым дип, хәмер эчеп
Әйләнмәгән сарыкка.

Моңлы булган элек ирләр,
Җыр-биюне яраткан.
Татар моңын җир йөзенә
Тараткан һәр тарафтан.

Дини булган элек ирләр,
Коръән, дога ятлаган.
Аллаһ, Ватан каршында да
Намусын саф саклаган.

Туганлыкны белгән ирләр,
Ашка-суга йөрешкән.
Йорт саламы, корт сарамы,
Калмаганнар бер эштән.

Ил язмышы – ир язмышы,
Ир күңеле – күбәләк.
Безнең хакта ни язарлар?
Әйдә уйлыйк бергәләп!

Сискәнә өн, нигә ярсый,
Кая бара бу агым?
Даһилыктан кыргыйлыкка
Бер генә, тик бер адым.

Шиһабетдин Садыйков
Бәйрәм уңаеннан

Армиябез көне белән
Һәркемне тәбрик итәм!
Бу хакта үз фикеремне
Сезгә дә бәян итәм.

Россия дәүләтенең
Бар бит үз армиясе.
Көчле, кодрәтле итеп
Килә аны күрәсе.

Безнең хәзерге яшь буын
Тәрбиядә үсәләр.
Үсеп җиткәч, егет булгач,
Армиягә китәләр.

Газиз туган илебезне
Армиябез сакласын.
Өсләрендәге бурычны
Намус белән акласын.

Дөньябыз һич тыныч тормый,
Ала кайчак болганып.
Кайвакытта давыл куба,
Йөрәккә шөбһә салып.

Армиябез әзер булсын
Көтелмәгән хәлләргә.
Явыз көчләргә кискен
Каршылык күрсәтергә.

Хәзер безнең армиянең
Дәрәҗәсе югары.
Җитәрлек дәрәҗәдә
Әзер хәрби коралы.

Туган илем тыныч булсын,
Армия сакта торсын.
Сугышларны күрмичә
Тыныч яшәргә язсын!

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Әфган шавы әле тынмаган

Әфган шавы әле тынмаган,
Ишетелә кыя, таулардан…
Шарлавыклар – кайтавазлар сыман
Ятып калган газиз уллардан.

Әфган шавы әле тынмаган,
Җилләр, гүя солдат тавышы.
Ана йөрәгендә – җан җимеше,
Күзләрендә яши сагышы…

Әфган шавы әле тынмаган,
Кайнарланып ала “нокта”лар…
Хакын хаклап тагын кемнеңдер
Корал тота безнең балалар….

Әфган шавы әле тынмаган
Ничә дистә еллар узса да…
Әфганчының йөрәк ярасы ул,
Чәчләренә чаллар кунса да…

Әфган шавы әле тынмаган,
Тыныч түгел әле дөньялар…
Ий, кешеләр, уяу булыгыз!
Утка кермәсеннәр балалар!
Яшь түкмәсен ата-аналар,
Исән кайтсын солдат улыгыз!

Исәнбай авылы.

Роза Фәрхетдинова
Әфган иле — үлем җире

Илне сакларга алына
Яп-яшь кенә балалар.
Ил өчен биргән антларга
Туры булып калалар.

Ун елга сузылды сугыш
Тау-таш Әфган җирендә.
Яшьлеге үтте солдатның
Канын коеп чит җирдә.

Көрәште соңгы көчкәчә,
Әфган илен саклады.
Бирешмәде, үлсә үлде,
Биргән антын аклады.

Миллонлаган ятып калды,
Таш-комга башын салып.
Ярадан, күргән вәхшәттән
Иртә чәче агарып.

Сугыштан әйләнеп кайтты
Күпләре яраланып.
Ике аяксыз, кулсыз,
Гомергә гарип калып.

Ил буенча кайтардылар
Ябык цинк табутта.
Аналарның кайгыларын
Аңлаталмам язып та.

Эзсез югалу хәбәре
Җанга тынычлык бирми.
Көтә, ышанмый аналар
Үз күзе белән күрми.

Газизләр кайтмас, күпме көт,
Кем аңлар аналарны?
Кем төзәтер йөрәктәге
Җәрәхәт, яраларны?

Ил өчен ул — солдат булса,
Анага күз карасы.
Сугыш өчен үстерми ул
Бердәнберен, баласын.

Сугышлар булмыйча гына,
Тыныч торып дөньялар.
Хәрби хезмәттән улларны
Көтсен иде аналар.

Яу кырында батырларча үлеп калган,
Эзсез югалган солдатларны искә алыйк…
Курку белмәс батыр егетләргә–солдатларга
Мәңгелек дан җырлыйк!

Ижау шәһәре.

Силүзә Мифтахова

Ир-егетләргә

Кадерле ир-егетләр,
Абыйлар һәм энеләр,
Сезне барлык хатын-кызлар
Тәбрикләргә телиләр.

Сез бит илне саклаучылар,
Дошманнан яклаучылар.
Безнең өчен олы терәк,
Сез безгә бик тә кирәк!

Сездән башка ил-җир үксез,
Сездән башка күңелсез.
(Кайбер күңелсез чакларда
Бик хаклы да түгел сез).

Юк, шулай да, сез булганнар,
Сез батырлар, уңганнар.
Без сезне бик яратабыз,
Сезнең өчен җан атабыз!

Ижау шәһәре