Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 8-2018
21.02.2018

Әдәби сәхифә 8-2018

Ринат Батталов
Язмыш

Сары каеш, соры шинель,
Аякта ялтыр итек.
Яхшы иттең әле, язмыш,
Син мине солдат итеп.

Талчыбыктай сыек чакта
Сызгандырдың җиңнәрне.
Чит җирләрдә очраштырдың
Гел үземә тиңнәрне.

Солдат ашы куәт бирде
Җилдә басып торырлык.
Корал тотып, илне саклау —
Җанга бирде горурлык.

Дөнья күрдем, утка кердем,
Бәлаләргә юлыкмый.
Әйттеләр: «Илен саклаган
Улларын ил онытмый».

Уйларымда яуга чыгам,
Шинель киям китәргә.
Кайткач яман кылдың, язмыш,
Байга хезмәт итәргә.

Ижау шәһәре.

 

 

Рамил Мухгалин 
Улыма

Горурланам синең белән —
Син бит хәрби хезмәттә!
Анда да син сер бирмисең,
Менә шунда хикмәт тә!

Мин дә уйлыйм синең хакта
Сагынасыңдыр, улым.
Икәү бергә җәтмә корып,
Балык тоткан су буен.

Субай кагып, басма салдык —
Халык калды канәгать…
Кармак белән балык тоту
Бик күңелле, җәмәгать!

Язлар кабат килер инде
Чәчәк атар алмагач…
Ямансулап кошлар сайрар
Син авылда булмагач.

Сыерчык кайтыр куанып,
Оя ясаган идең…
Насыйп булгач, солдат булып
Ант иткәнеңне күрдем.

Хәрби хезмәт кирәк нәрсә —
Килешә ул ирләргә!
Исән-имин хезмәт итеп
Кайт син туган җирләргә!

Исәнбай авылы.

Роза Фәрхетдинова
Очучыга

Кай якларга очасың икән син,
Зәңгәр күктә эзләр калдырып.
“Исән очып җит”, — дип карап торам
Югалганчы күзем талдырып.

Батыр очучылар күтәрелә
Биеклеккә — ерак күкләргә.
Тимер йөрәк алар күкрәгендә
Хыял гына бит бу күпләргә.

Күбәйделәр фаҗигале төстә
Самолетлар шартлап төшүләр.
Күпме кеше гомере өзелә?
Авыр ишетүләр, күрүләр.

Ни кичерә очучы хатыны
Яшь башына кайгы төшкәндә?
Ничек аңлатыр ул баласына
“Әткәм кайта”, — диеп көткәндә.

Зәңгәр күкләрне биләсен алар
Хезмәт итеп Ватан халкына.
Тик ак юллар гына калдырсыннар
Ана, балалары хакына.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Тормыш терәгем!
(Мәрзия апама)

Изгелекнең ни икәнен беләм,
Изге җанлы кешем – Син барга.
Олылыкның ни икәнен беләм,
Олы җанлы кешем – Син барга.

Кайгыртуның ни икәнен беләм,
Кайгыртучы кешем – Син барга.
Җан атуның ни икәнен беләм,
Җан атучы кешем – Син барга.

Шатлыкларымшатлыкларга төрелә,
Шатлык бүлешүчем – Син барга.
Кайгым булса, бары сиңа сөйлим,
Йомшак сүзең ял бирә җанга.

Юлларыма һәрчак сөенеп чыгам,
Каршылаучы кешем – Син барга.
Юллларым да гел-гел уңа шуңа,
Озатучы кешем – Син барга.

Юксынуның тирәнлеген беләм,
Юксынучы кешем – Син барга.
Яратуның ихласлыгын аерам,
Ихлас җанлы кешем – Син барга.

Үпкәләүнең ни икәнен белмим,
Кичерүче кешем – Син барга.
Үзем салган сукмаклардан атлыйм,
Рух бирүче кешем – Син барга.
Таңга тиңлим Сине – ал таңга!!!

Әгерҗе шәһәре.

Әлфирә Низамова 
Сер йомгагы 

Һәр җөмләне җөпләп торма
Андый дус кирәк түгел!
Синең дә һәр гамәлеңне
Кабул итми бит күңел.

Зилзилә булып кубасың,
Дулкын булып кагасың.
Саксыз сүзең кузгалта
Кайчак йөрәк ярасын.

Дистә еллар дус булсак та,
Аңлап бетереп булмый…
Җаның яшеннәр яшьнәтә
Аҗаган булып уйный…

Үзең юмарт, күңелең киң
Дәрья сулары сыман…
Сер бирмисең… күпләр өчен
Син – табышмак, ак томан…

Аңлый алмый аптырыйм мин
Сине кайчак үзем дә…
Горурмы син, усалмы син,
Тырыш та син, түзем дә…

Мең төрле төскә керәсең
Яшь ара көлә беләсең…
Җаның зар елаганда да,
Башканы көлдерәсең…
Аңлап булмас сер йомгагы
Насыйп миңа күрәсең…

Исәнбай авылы.

Гөлфия Исхакова
Яшәүдән һич туймам

Юк, туярлык түгел бу дөньядан,
Кошлар сайраулары ни тора?
Аларга да яшәү дәрте – җырлар,
Ышанмасаң, туктап бер тыңла.

Тирәкләрне сайлап куна кошлар,
Җырларына илһам, сут кирәк.
Сары сандугач та җәйге таңда –
Талга кунып сайрый бик сирәк.

Безнең сыман туган якны сагынып,
Кайта кошлар канат талдырып.
Туып-үскән җирнең газизлеген,
Аңлый, ахры, киткәч калдырып.

Юк, туярлык түгел җир йөзеннән,
Ел фасылы йөри әйләнеп.
Туу белән гашыйк итеп дөнья –
Җан түрендә калган бәйләнеп.

Воткинск шәһәре.