Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 7-2019
14.02.2019

Әдәби сәхифә 7-2019

Асия Корбангалиева
Урман хозурлыгы

Таныш сукмак алып килде
Мине урман түренә.
Кышкы урман бигрәк матур,
Якын минем күңелгә.

Әкияттәге кебек серле,
Соклангыч гүзәл урман.
Һәр почмагы чын сәнгатьчә,
Могҗиза белән тулган.

Күз камашырлык чиста, ак,
Җем-җем карлардан келәм.
Агачлары челтәр япкан,
Йә ап-ак башлык кигән.

Күмәк биюгә тезелгән
Җитәкләшеп куаклар.
Хушбуй кебек ылыс исе
Тарата төз наратлар.

Яшәргә көч, дәрт бирәләр
Каен, имән һәм юкә.
Йолдызчыктай бөтерелеп,
Мамык кар ява өскә.

Тәмле, татлы төшләр күреп,
Өстенә ябып юрган.
Көннәр җылытканчы диеп,
Йокыга талган урман.

Илаһи, сихри тынлыктан
Күңелгә сафлык иңә.
Кышкы урман хозурлыгы –
Гаҗәеп симфония.

Кояш сихри нурын сибә
Агачлар арасыннан.
Табигатьнең төп бизәге
Нәкъ шул урында сыман.

Урманның матурлыгына
Карап һич тә туймамын.
Шундый гүзәллек аша гел
Йөртсен иде юлларым.

Әгерҗе шәһәре.

Гыймран Сафин
Кануннар

Татар тормышы – һәрчак көрәш,
Җир өчен, дин өчен, тел өчен…
Дошманнар кансыз, язмыш аяусыз,
Җиңүгә халкым куйган бар көчен.

Аягүрә үлгәннәр яу кырында,
Рухлары җиңелмәгәнен беләм!
Күңелләрдә калган кануннар
Язылганнар күз яше белән.

Идел–Чулманнан куылган халкым
Эшләп гөл иткән урман-даланы.
Кысулар, чикләүләр, җәберләүләр
Һич кол итә алмаганнар аны.

Изге Ислам аң-белем биргәндер,
Көч-куәт Аллаһтан алынгандыр.
Ата-бабадан калган кануннар
Маңгай тире белән язылгандыр.

Басып кергәч илгә фашист явы,
Ватан сагына баскач бар халык.
Шакирҗан (Матросов)* батырлыгына
Соклана бөтен дөнья таң калып.

Җиңүгә халкым кертә зур өлеш,
Бар милләтләр тотына кулга-кул.
Ватан саклауның бар үз кануны –
Шәһитләр каны белән языла ул.

Татар әле һаман көрәштә
Саклар өчен иреген һәм телен.
Җан тынычлыгы юк милләтемнең
Бәгыре киселә телем-телем.

Үз җиреңдә үзең хуҗа түгел,
Билгесезлек – алда ни булыр соң?
Киләчәктә яшәү кануныбыз
Нәрсә белән генә язылыр соң?

*Күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган герой – Александр Матросов, чынлыкта, татар егете Шакирҗан була.

Ижау шәһәре.

Раилә Бариева
Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа

Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа,
Әллә сихерләдең үземне.
Әллә нәрсә булды кинәт кенә,
Ала алмыйм синнән күземне.

Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа,
Көнем белән төнем буталды.
Әсир итте, ахры, карашларың,
Йөрәгемне чолгап ут алды.

Карашларың серле, матур синең,
Күзләр генә тия күрмәсен.
Әйтер сүзләремне әйталмасам,
Юләр диеп, зинһар, көлмә син.

Бер күрүдә гашыйк булдым сиңа,
Тик әйтә алмыйм карап күзеңә.
Гашыйк булу җиңел түгел икән,
Аңлыйм, беләм хәзер үзем дә.

Уразай авылы.

Роза Фәрхетдинова
Сагыну

Үткәндәге тормыш сагындыра,
Элеккечә яшисе килә.
Олыгайгач шулай була икән —
Кем башыннан кичкән, шул белә.

Кул пычкысы белән кисеп,
Бер кизәнеп утын ярасы.
Болыннарга чыгып, чалгы кайрап,
Киерелеп печән чабасы.

Атлар җигеп, арыш-бодаеңны
Амбардан алып кайтасы.
Тир түгеп алынган ашлыгыңны
Тегермәнгә барып тартасы.

Лапасыңа чыгып, алып кереп,
Утын төяп мичкә ягасы.
Чоланыңда, җилпучка он иләп,
Камыр изеп, ипи саласы.

Пешерәсе килә көлчә-коймак,
Мич алдында олы табада.
Гаилә белән утырасы иде
Аш җиткереп чуен, казанда.

Сикертәсе иде коймакларны
Өсләренә ак майлар ягып.
Самавырны гөжләтәсе иде
Чыра телеп, күмерләр салып.

Үзең тарткан оннан икмәк пешсә,
Исләрен дә иснәп туясың.
Болар хыял гына — шул уйлардан
Онытылып: “Их!” – дип куясың.

Кәрәчинле лампаны кабызып,
Җегерлисе килә мамык-йон.
Кич утырып, җырлар җырлый-җырлый.
Таратасы иде өйгә моң.

Иң кадерлесе шул таза чакта
Арып талгач тәмле йокылар.
Хәзер арсаң да юк, армасаң да,
Файда бирми дару йотулар.

Көч күп чакта нинди генә эш тә
Берни түгел бит яшь чакларда.
Кайтасы иде авыр булса да,
Кабатланмас шул яшь чакларга.

Ижау шәһәре.

Нәҗибә Юсупова
Мин кызыгам

Мин кызыгам Идел ярларына
Гомер буе бергә булганга.
Давылларга, карлы бураннарга
Икәүләшеп каршы торганга.

Мин сокланып карыйм ап-ак чәчле
Култыклашып йөргән парларга.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Бирелгән, әйтерсең аларга.

Мин кызганам парлы ялгызларны,
Андый язмыш миңа кирәкми.
Ходай биргән гомер бер генә бит,
Чын мәхәббәт бизи йөрәкне.

Кызыкмыйм мин парлы ялгызларга,
Сокланамын ныклы парларга.
Күзләрем талганчы артларыннан
Бәхет теләп калам аларга.

Барҗы-Омга авылы.