Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 7-2018
15.02.2018

Әдәби сәхифә 7-2018

Шагыйрь Риза Шәфинең тууына — 95 ел

Уралым җилләре

Кагылып узды Уралым җилләре –
Үтте алар мине иркәләп:
Яшә, абый, яшәгез әле –
Фанидан китәргә иртәрәк!

Җыр бүләк итте сандугач –
Илаһи моң тулды күңелгә.
Табаннарым — туган туфрагымда…
Өметләрем – тургай күгендә.

Аерма юк

Адәм булса илаһи зат –
Булмас иде төрмәләр,
Сатлыкҗанлык, кырыслыклар,
Бер-береңә өрмәләр.

Илаһилык адәмнәрнең
Төшенә дә кермәгән:
“Иректә” дип яшәсә дә,
Аерма юк төрмәдән.

 

Талант

Сандугач буласым килде.
“Синме соң оста?!” – диләр.
Карлыгач буласым килде.
“Канатың кыска!” – диләр.

Сандугачны тыңлый-тыңлый,
Карлыгачны уйлый-уйлый,
Иген игәм.
“Күмәчең татлы! – диләр —
Кәсебең таптың!” – диләр.

Ходайның хәстәре

Тартышуда табарсың үз хакыңны.
Гаяз Исхакый
Һәр гамендә сиздерә:
Ходай безне үз күрә.

Шулай Галәм яралтылган –
Шуңа гавәм карап тора:
Уңы булгач, сулы да бар…
Бер уңайга – ике кире…
Хатын шәп тә, яман ире…
Әгәр булса бары да җайга –
Очрап торсаң гелән “майга”,
Абынмасаң әгәр ташка,
Таракан төшмәсә ашка –
Яшәү кызык булырмы соң?
Татар “Татар!” калырмы соң?!
Булган уңганлыгын җуяр,
Вакыт җитми дөнья куяр…
Әйтеп тә бир! Ни сөйлисең?
Әллә шуны да белмисең?!
Тынлык торса – йокы баса,
Ызгыш-низаг – йокы кача!
Татар калса мәшәкатьсез:
Мәрткә китсә – хәрәкәтсез –
Бар кылганы – бәрәкәтсез.
Әгәр дә инде бер мөртәт
Кагылырга итсә җөрьәт:
Кабына бәгъзе татарның –
Көт тә тор селкеп атарын.
Сүгә икән бер юньсезе
Сине, мине – димәк, безне:
Ничек татар дәшми калсын –
Иманына гөнаһ алсын –
Куба вөҗданы бураны,
Җаныңны иги торганы:
Карлы түгел – комлысы!
Милләтнең саф намусы
Кимсетүгә булса дучар:
Чын татар яуга чыгар –
Кылыч чыңлар, уклар очар!
Тәү көннән үк шулай килә:
Без барлыкны Ходай белә.
Уяу булсынга татар
Җайлы әмәле дә бар:
Мөртәтен дә булдыра –
Ызгыш-низаг тудыра.
Тукый безнең зиһенгә:
Яклаучың – үзең генә!
Азындыру дәһриләрне
Үз-үзеңне кадерләүме?!
Таба ал зат чарасын:
Шәйләп тәңгәл чамасын,
Утырт мөртәтне катыга –
Китер адәми акылга!
Дәһри шашып китмәсенгә –
Чик чамасын үтмәсенгә:
Мәкерлеге уңмасынга –
Канатланып очмасынга –
Баш түбәңә кунмасынга:
Кисеп ат канатларын!
Тышап куй аякларын!
Исбатла татар барын!
Игелегең күрер Ходай:
Шулай, дияр, сезгә кулай!
Тартышларда җиңеп кенә
Татарым яшәп килә!
Аумасын дип оеп-йоклап,
Барсынга дип кыю атлап,
Өсти безгә кодрәтен һәм…
Тагын да бер мөртәтен.

Әнкәй мине урлаган

Бәбиләрне елгадан алып кайталар.
Әбием әйтте.
Кемне Сөннән, кемне Димнән,
Кемне гөл арасыннан –
Ил чалымын эзли ана
Үстергән баласыннан.

Кемне җимеш куагыннан,
Йә җиләк түтәленнән –
Үз чалымын эзли ана
Игелек көткәненнән.

Кемне лачын кыясыннан,
Йә былбыл оясыннан –
Бөркет кыюлыгын көтә
Ана үз баласыннан.

Әнкәм моңа гаҗиз түгел –
Февраль диеп тормаган,
Буран сарган кыяларның
Нәни улын урлаган.

Инештә…

Гөлләр! Гөлләр!
Түгел! Түгел! –
Алар минем апамнар!
Былбыл! Былбыл!
Түгел! Түгел! –
Абыйларым кайтканнар!

Гөлләр! Гөлләр!
Түгел! Түгел! –
Суга килгән матурлар!
Былбыл! Былбыл!
Түгел! Түгел! –
Яуда калган батырлар!

Үзләре юк, ә җырлары –
Моңлы былбыл – инештә.
Сөйгәннәре – гөлкәйләре
Соңгы хушлашкан төштә.

Яшәүгә ямь

Килдегезме, кошкайларым?
Минем бик-бик ярлы чагым:
Җимешләрем өлгермәгән –
Сыйлыйм икән ниләр белән?

Җылың кирәк, җылың, Әнкәм! –
Җылың гына яшәүгә ямь!

Китәсездәме, кошларым?
Өлгерде ич сый-ашларым:
Җимешләрем, игеннәрем –
Сал да кап ни теләдең!

Җылың кирәк, җылың, Әнкәм! –
Җылың гына яшәүгә ямь!

Батырлык-матурлык

Матур буласым килде –
Пөхтә, чиста киендем…
Килдем капка төбенә –
Кермәдем тик өенә.

Батыр буласым килде –
Килдем тәрәз төбенә…
Тыңладым зар-моңнарын…
Кермәдем тик өенә.

Борчымыйм дип, иркәмне –
Борылдым тыкрыкка…
“Сөям!” – диярмен әле, –
Җитим генә кырыкка.

Туйларында утырдым –
Һай! Мөшкел минем хәлләр!
Батыр булу ысулын
Белгән икән бит Әнвәр.

Алмагачым боекты

Боекты быел карт алмагачым,
Язын чәчәкләр кимрәк бирде.
Үз гомерендә күпме давыллар,
Күпме яшенне күгендә күрде.

Иң татлы алма кирәк чагында
Кунак сыенда. Бәби туенда –
Шушы агачтан өзеп куелды,
Нур өстәп торды иркен табында.

Төнге давылда агачым ауган,
Пешкән алмалар коелып калган…
Алмагач булып әллә яңадан
Кайткан идеңме шәфкатьле Анам?

Яннарымда син барында

Бакча түремдә гөлләр шиңделәр
Кышкы салкында, кышның карында.
Күңелем түрендә гөлләр тирбәлә –
Тик син барында., тик син барында.

Галәм күгендә кояш сүрелде –
Җылы кимеде офыкларында…
Күңелем түрендә сайрый тургайлар —
Тик син барында, тик син барында.

Гөлләр калкалар язгы ләйсәндә,
Күккә үрелеп кояш нурында…
Ә мин талпынам синең җылыңнан —
Тик син барында, тик син барында.

Елмай
(җыр)

Якты күзләрең, татлы сүзләрең
Күпме эзләдем? — Гомер эзләдем!
Елмай әле син, тагы бер елмай,
Елмай әле син, тагы да елмай!

Елмайсаң, иркәм, дөньялар күркәм,
Еллар гел уңай, яшәү гел уңай.
Елмай әле син, тагы бер елмай,
Елмай әле син, тагы да елмай!

Якты теләгең, якты йөрәгең,
Игелекләрем, татлы кирәгем!
Елмай әле син, тагы бер елмай,
Елмай әле син, тагы да елмай!

Елмайсаң, иркәм, көннәрем күркәм,
Еллар гел уңай, юллар гел уңай.
Елмай әле син, тагы бер елмай,
Елмай әле син, тагы да елмай!

Хозурлыгым тауларда

Дала! – диләр, —
Иңсез! – диләр,
Җилләргә иркен! – диләр.
Киңлекләрдә – сәхрәләрдә –
Далада йөрдем, диләр.

Миңа калса, шул далада
Ирегем богаулана: —
Читлектәге лачын сыман,
Күңелем тауга бага.

Таулар! – диләр, —
Тарлавыклар,
Упкыннары бар, — диләр.
Сыртлардагы сукмаклардан,
Ходаем, коткар, — диләр.

Миңа калса, шул тауларда
Хозурлык таба җаным: —
Кыя иңендә талпынып
Каршылыйм Урал таңын.