Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 6-2019
8.02.2019

Әдәби сәхифә 6-2019

Шиһабетдин Садыйков
Акча

Акча – бик хикмәтле нәрсә,
Көн туса, кирәк нәрсә.
Тормышың була түгәрәк,
Кесәңдә тулып йөрсә.

Хәзер акча заманасы,
Бар эшне шул хәл итә.
Кешеләрне дә үзенә
Бик ныклап җәлеп итә.

Акча кешене яшәтә,
Бик бәхетле дә итә.
Акчага мохтаҗ булганны
Кимсетә, мыскыл итә.

Акча хәзер бар кешенең
Дөньясын биләп алды.
Дөресен генә әйткәндә,
Кол хисабына калды.

Кешенең дан-шөһрәте дә
Акчага бәяләнә.
Байлыгы күп булган саен,
Югары күтәрелә.

Акчасы күп кеше хәзер
Ил мөлкәтен үз итә.
Зур хокукка ия булып,
Бар эшне хөкем итә.

Алар хәзер илгә хуҗа,
Дәрәҗәле, данлыклы.
Ни теләсә, шуны эшли,
Бар закон алар яклы.

Хәзер менә шундый хәлләр,
Тора-бара ни эшләр.
Газиз сөекле илебез
Кайсы юллардан китәр?

Ижау шәһәре.

Нәҗибә Юсупова
Кызларыма

Ак шәл яптың, кызым, иңнәремә
Ап-ак булды минем күңелем.
Мине шулай хөрмәтләгән өчен
Рәхәттә үтсен синең гомерең.

Ак шәл яптың, кызым, иңнәремә,
Ак әби иттең мине.
Мине зурлаганың өчен,
Улың зурласын сине.

Ак шәл яптың, кызым, иңнәремә
Мин бәхетле ана дөньяда.
Бәхет-тәүфыйк сорыйм Ходаемнан,
Эшләрең уң булсын кайда да.

Ике кызым – ике күзем,
Бик бәхетле ана мин үзем.
Бәхетле бул, тигез яшә,
Шул сезгә әйтер сүзем.

Барҗы-Омга авылы.

Эльза Шагова
Игелек кылып яшик!

Бу дөньяга рәхмәт әйтеп яшә
Бар җиһанга биреп җылыңны.
Игелеген күрерсең шул вакыт,
Мохтаҗларга сузсаң кулыңны.

Изгелек ул җирдә ятмый диләр,
Игелек кыл ятим кешегә.
Бер рәхмәткә ун рәхмәт ишетү —
Мең савап ул безнең ишегә.

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетсәләр,
Таш атсалар бәреп йөзеңә.
Гафу итә белсәң бер сүз дәшми,
Җиңел булып китәр үзеңә.

Сабыр булып елмаерга өйрән,
Күз яшеңне кеше күрмәсен.
Бу дөньяда без бит кунак кына
Беркем белми кайчан үләсен…

Яратып һәм яратылып яшә,
Мәхәббәттән янсын күзләрең.
Әйтер сүзең булса, әйтеп кал син
Көттермичә назлы сүзләрең.

Казан шәһәре.

Вәҗиһә Заһидуллина
Син – бәхетем

Бәхет тулы күзләреңә
Тутырып карыйм әле.
Синең белән гомер юлын
Янәшә барыйм әле.

Бүләк иткән гөлчәчәгең
Кочагыма аламын.
Син кабызган сөюнең
Ялкынында янамын.

Гөлчәчәк гүзәллегендә
Сүнмәс мәхәббәтең бар.
Син генә минем бәхетем –
Гомерлеккә булган яр.

Сөю тулы күзләреңә
Багу – үзе зур шатлык.
Син – янымда, мин – яныңда,
Хәерле булсын картлык.

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Яшәү яме

Утлар-бозлар йотып сыгылсаң да,
Гомер юлын узып,
Йөрәгеңне тотып егылсаң да —
Яшәү барыбер кызык!
Илдар Юзеев

Яшәү шатлыклардан гына торса,
Аны тормыш димәсләр иде.
Гомер юлында киртәләр булмаса,
Аны язмыш димәсләр иде.

Җиңел үтелгән кыя-таулардан
Нинди генә шатлык калыр икән?
Кемнәр генә тирен-көчен түкми,
Сынауларны үтә алыр икән?

Аз уңышка шатлану җиңел ул,
Изге эш башкару гына авыр.
Тантана онытыла бер кичтән соң,
Изгелек кеше хәтерендә калыр.

Ялкауның кәсебе — уңыш юкка
Уңнан-сулдан гаеплене эзләү.
Эшчәннеке — соңгы сулышкача,
Җиңүгәчә алга бармый түзмәү.

Җиңү шатлыгы — чын бәхет сизү,
Онытып тормыш ваклыкларын — гамен.
Шунсыз бу яшәүдән ни мәгънә бар?
Тик шунда тоясың яшәү ямен!

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Аерылганны аю ашар …

Аерылганны аю ашар, диләр
Бүленгәнне – бүре.
Ялгыз калган яфракны
Җилләр куа кыш буе…

Ары китеп бәрелә ул,
Бире килеп сугыла.
Өмет өзеп, йөзе белән
Салкын карга сыена…

Аерылганны аю ашар,
Бүленгәнне – бүреләр.
Күпме җаннар сыенырга
Урын тапмый йөриләр?!

Бүленгәнне бүре ашый,
Аерылганны –аюлар…
Бик кыйммәткә төшә кайчак
Аерылып калулар…
Исәнбай авылы.

Фәнсилә ШӘЙДӘҮЛӘТОВА

Кыска шигырьләр

Һәр кешенең башында үз уе,
Кемдә сыек, ә кемдәдер куе.
Кемдә Сабан туе җәйләр буе,
Ә берәүдә тынмый шайтан туе…
***
Бу яңгырлар гел туктамас төсле,
Җанымдагы сагыш-моң кебек.
Минем төсле көннәре дә елак,
Күңелемдәй боек һәм җебек.

***
Ак карларда сукмак салу җиңел,
Кара җирдә эзләр күренми.
Пакь күңелдә эзләр уелса да,
Яман җанда алар беленми.

Чаллы шәһәре.

Зөлхиҗҗә Гыйлаҗева
Чишмә суы

Чишмә суы — изге чишмә,
Уйланам ярга басып.
Әнкәм дә килгән бирегә
Көянтә-чиләк асып.

Олыгайгач шулай икән:
Искә төшә үткәннәр.
Саф чишмә суы белән
Сихәтләнә җан-тәннәр.

Гомер буе авыл халкы
Бу чишмәдән су эчте.
Ашка, чәйгә генә түгел,
Җаннарга тәме күчте.

Тауҗамал авылы.