Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 6-2018
7.02.2018

Әдәби сәхифә 6-2018

Ринат Батталов
Чишмә пары

Балачагым. Әткәм белән
Бардык Мүшик* ярына.
Кулыбызны сузып тордык
Салкын чишмә парына.

Әти әйтте: «Тормыш авыр
Дип хәвефләнмә алай».
Ә чишмәдән елмайдылар
Бер бабай һәм бер мфалай.

Еллар узды… Авыл да юк,
Чишмәбезне су баскан.
Хәвефләнмә, балам, сүзен
Ишетәм күк мин астан.

Чал дулкыннар ярны ялый,
Тал, үләннәрне тарый.
Шул дулкыннардан моңланып,
Ялгыз карт миңа карый.

Хәвефләнмим. Кипкән инде
Чишмә пары битләрдә.
Туры килә яшь түгәргә
Сер бирмичә читләргә.

Ижау шәһәре.

*Мүшик – су басу сәбәпле, күченергә мәҗбүр булган авыл.

Азат Гаталы
Бәхет

Без туганбыз бу дөньяга,
Ходай шулай яралткан.
Кичен ятып, иртән тору —
Бәхет бит ул бер яктан.

Тышта чатлама салкын,
Тәннәр туңа шул чакта.
Күңелемдә җылылык бар —
Бу да бәхет бер яктан.

Күктә йолдыз атылды —
Өметем чынга ашкан!
Изге теләкләр теләдем —
Бу да бәхет бер яктан.

Төшкә керә сабыйлар
Изрәп йоклаган чакта.
Кулы белән битне сыйпый —
Бу да бәхет бер яктан.

Җил-давыллар үкерәләр,
Җан гөлем чәчәк ата.
Күз алдымда нурлы йөзең —
Бу да бәхет бер яктан.

Әти-әниләр исән,
Син шуның өчен шатлан!
Алар рухы тәнгә сихәт —
Олы бәхет бер яктан.

Күпме яшисең дөньяда,
Ходай күпмене язган?
Сызылса да маңгайга сыр —
Бәхет бит ул бер яктан.

Эх, син, җаный, ач күзеңне,
Таңнар сызылып аткан!
Исән-имин булуыбыз —
Үзе бәхет бер яктан!

Ижау шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Җирсү

Авылыма кайттым бүген,
Ашыктым нигеземә.
Белсәм дә инде юклыгың,
Син һаман күңелемдә.

Сагынам мин сине, җирсим,
Туып-үскән нигезем.
Юк бит инде йорт-курам да,
Калган тик коры җирең.

Кая минем сарыкларым,
Тавыкларым, казларым?
Тирес түккән, башак биргән
Сыер сауган абзарым?

Утын ярган лапасларым,
Мунча һәм кар базларым.
Балачакта яланаяк
Үскән ишек алларым.

Өй каршында ямь бирүче
Хуш ис сипкән шомыртым.
Сине дә кисеп атканнар,
Тамырларың корытып.

Ак чәчәкле чияләрем,
Карлыган, җиләкләрем.
Һаман да сез күз алдымда,
Их, сызлый йөрәккәем.

Туфрагыңа ятып елыйм,
Балаң мин, сизәсеңме?
Исән булсам, бер кайтырмын
Онытмыйча көт мине!

Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Атлап йөрим сак кына

Яңгыр ява вак кына,
Атлап йөрим сак кына.
Таеп китте башмакларым,
Сузылып яттым ялт кына.

Сузылып яттым ялт кына,
Нык авырта арт кына.
Торып бастым һәм янәдән
Егылып киттем артыма.

Егылып киттем артыма,
Ут капты — мин ялкында.
Яшьлек үткән, менә мин дә
Олыгайганмын чак кына.

Яңгыр ява вак кына,
Атлап йөрим сак кына.
“Сәлам бирәсе” булмасын
Елтыр-боз капкынына.

Иж-Бубый авылы.

Вәҗиһә Заһидуллина
Ялгыз ана

Әхмәр авылыннан Нурлыһади уллары Әнвәртдин һәм Гамдалиб Гыйндуллиннар Иске Корыч мәктәбендә укыганнар. Әнвәртдин абыйны унынчы сыйныфтан Бөек Ватан сугышына алганнар, ул анда шәһит булган. Абыйларымның якты истәлегенә багышлыйм.

Гомер иткән өйнең тәрәзеннән
Ялгыз ана улын көтә бит.
Тәмле ашы әзер, чәен куйды,
Өстәл корды:”Балам кайтыр,”- дип.

Кышкы ачы җилләр дулый, улый,
Кинәт кенә тәрәз кагалар.
Дулкынланып көтә ялгыз ана:
“Әллә кайтты микән балалар?”

Ай яктысы төшкән тәрәзәгә,
Учак янмый, күптән сүнгән ул.
Тәрәзәдән карый ерак юлга
Ялгыз калган ятим ана бу.

Балаларын көтеп, еллар узды,
Авырулар басты ананы.
Өметләнеп карый тәрәзәдән,
Кайчан күрер газиз баласын?!

Ачы җилләр аны кызгандылар,
Моңсу тәрәзәне кактылар.
Улын көтеп түккән күз яшьләре
Боз сөңгесе булып каттылар.

…Кыйшайган йорт.
Зарлы тәрәзәгә
Карый айның ялгыз шәүләсе.
Сагынудан сулып калган төсле
Карт ананың хәлсез гәүдәсе.

Ижау шәһәре.