Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 52-2018
27.12.2018

Әдәби сәхифә 52-2018

Зөһрә Шиһапова
Яңа ел бәхет өләшсен

Узып бара, дуслар, иске еллар,
Карлар явып күмә эзләрен…
Йомгак ясый һәркем шушы елда
Уйлап бар башкарган эшләрен.

Берәүләргә бәхет китерде ул,
Ераклардан карлар уйнатып.
Сөю бүләк итте яшь парларга,
Яшәү өчен бергә җан атып.

Хәзер менә юлга дуңгыз елы
Чыккан, диләр, безгә килергә —
Нинди икән аның ниятләре,
Ниләр уйлый икән теләргә?

Иминлекләр теләр, ышанабыз:
Уңыш алып килер эшләрдә.
Тынычлыкка урап бар мохитне,
Яңа көчләр бирер яшәргә.

Начарлыкка берүк юллар куймый,
Яхшылыкка гына өндәсен.
Өстәсен ул безгә акыл, зиһен,
Хаталарны безнең төзәтсен.

Шатлык тулы безнең кәефебез
Бүгенгедәй булсын, төшмәсен.
Яңа еллар һәрбер гаиләгә
Татулык һәм бәхет өләшсен!

Ижау шәһәре.

Фазыл Мәйдуллин
Теләгем

Алып килче, Кыш бабай,
фатир, машина, хатын.
Йөз килограмм колбаса,
Һәм ике тонна алтын.

Холодильник, гарнитур,
Диван-софаның зурын.
Өстәл, сигез катлы шкаф,
ЖК телевизорын.

Эш урыны булсын миңа
Начальниксыз, приказсыз.
Акча гына алып торыйм,
Башкалар чапсын тыз-быз.

Өч кат өйле ит мине,
Сөяркә булсын тагын.
Ә-ә, юк, өйне биш кат яса,
Онытканмын, бар бит хатын.

Ике бассейн булсын,
Джакузи, мунча һәм сауна.
Гаражымда БМВ,
Алтын сәгать кулымда…

Ышана күрмә берүк!
Үтенечләрем түбән.
Сәламәтлек бирсә Ходай,
Шушы миңа бик җиткән!!!

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Кар бабай

Җепшек карны тәгәрәтеп
Ясап куйдым кар бабай.
Борын кызыл, кишердән,
Башында чиләк калай.

Бер кулында себерке,
Берсе тарата сәлам.
Күзләрен дә матур итеп
Ясап куйдым күмердән.

Тик иренен, авызын
Нидән ясарга? Карап,
Хәтсез генә уйлап тордым,
Вариантларны сайлап.

Килә иде Кыш бабайны
Шундый итеп күрәсе —
Бу тормышның һәр мизгелен
Аңа карап бүләсе.

Рәхәт чакта кешеләргә
Торсын иде елмаеп.
Авырлыклар туганда,
Бераз гына моңаеп.

Кояш сыман нурлар чәчеп
Торсын әле, дидем дә,
Кышның матурлыгын биреп
Ясап куйдым ирен дә.

Күмер күзле, кишер борын,
Ерык авыз — бер шар бит.
Хәзер читтән карап торам:
Кемгә ничек охшар, дип…

Карлар ява, бөртекләре
Кыш бабайга куналар.
Җил өргәндә, уйный-уйный
Берсен-берсе куалар.

Ак юрганга төренеп,
Бөтен дөнья ял итә.
Кар бабай тынгысызланып,
Яңа елларны көтә.

Ижау шәһәре.

Винер Садыйков
Яңа елга кергәндә

Яңа елга чыршы бизәп,
Бүләк яшереп куйдым.
Бала-чага күңелен
Күтәрмичә һич булмый.

Кыш бабайның бүләкләрен
Эзли алар таң аткач.
Шатлыгы өйгә дә сыймый
Бүләкне эзләп тапкач.

Үземнең дә искә төшә
Күңелле балачагым.
Кыш бабайдан оялып,
Чыршы астына качканым.

Үсә төшкәч, шигырь сөйләп,
Басып җырлар җырлаган.
Кыш бабайның үз кулыннан
Тәмле бүләкләр алган.

Балачактан сеңеп калгач,
Әкиятләр чын кебек,
Яңа елны көтәбез
Хыял-өметләр үреп.

Йөрәк әле типкәндә,
Яңа елны көткәндә.
Шатланып бергә яшик,
Зарланмыйк һич үткәнгә.

Дуңгыз елына атлыйбыз,
Эткә рәхмәтләр әйтеп.
Дөньябыз тыныч булсын,
Бәйрәмдә яллар итик.

Дуңгыз елына кергәч,
Дуңгыз була күрмәгез.
Тыныч, иркен дөньябызда
Сау-сәламәт яшәгез!

Ижау шәһәре.