Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 52-2017
27.12.2017

Әдәби сәхифә 52-2017

Әлфирә Низамова
Теләгем

Яңа елга яңа шатлык, диләр,
Бәхетнең дә, диләр, яңасын!
Ә мин исә киресенчә телим
Искеләрен генә алмасын!

Булган бәхетемне җимермәсен,
Каерылмасын берүк канатлар!
Балаларым исән була күрсен,
Тәүфыйк белән үссен оныклар!

Өстәлләрдә ризык өзелмәсен,
Җитәр миңа булган байлыгым!
Хөсетлекләр безне читләп узсын,
Калкынмасын күңел тарлыгы!

Йөрәгемдә иҗат уты дөрли,
Сүндермәсен язмыш җилләре…
И, Яңа ел, әллә ниләр димим,
Булганына гына тимә әле!

Исәнбай авылы.

Гыймран Сафин
Бәлки…

(Яңа ел сатирасы)

Уңышсыз булса да эшләр,
Күңел булса да китек,
Кеше көтә Яңа елны
Могҗиза өмет итеп.

Атна башы һәм ел башы
Туры килгәч бер көнгә,
Алдакчы йолдызнамә дә
Бәхет теләр һәркемгә.

Бәлки хезмәт хакы артыр,
Түрәләр саны артмас.
Бәлки Мәскәү мәктәпләрдә
Татар телен кыскартмас.

Бәлки бераз җиңеләер
Тормышның авыр йөге.
Мәктәпләрдән чыгып китәр
Иблис тудырган ЕГЭ.

Хастаханә хәле мөшкел –
Аңлап булмас эчмичә.
Халыкны дәвалап булмас
Өшкерүгә күчмичә.

Яңа елда гади халык,
Бәлки уңай эш күрер.
Яңа ел гөнаһка баткан
Түрәләрне “өшкерер”!

Ижау шәһәре.

Рима Зарипова
Яңа елны көткәндә

Китап битләрен ачам да
Кабаттан укып чыгам.
Тормыш китабын гына
Укып булмый кабаттан.

Китап битләредәй бер-бер артлы
Ел артыннан еллар ачыла.
Бер битендә күз яшьләре булса,
Икенчедә сагыш тарала.

Яңа китап кызыктыра,
Тизрәк укыйсы килә.
Яңа елны күңел көтә,
Яхшылык өмет итә.

Вакыт үзенекен итә,
Китап битләре дә таушала.
“Яңа” дигән ел артыннан
Башкалары башлана.

Яратып укылган китап
Күңелгә була дәва.
Яңа елның тәүге көне
Барыбер сихри була.

Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Ак өметтә

Яңа ел, кил син быел да
Шатлык өстәп һәр өйгә.
Бәхетле ел булыр диеп
Көтә аны һәркем дә.

Яңа яуган карлар белән
Алып кил син ак юллар.
Бәрәкәте белән килеп
Күңелле үтсен еллар.

Тыныч булсын илнең күге,
Тотынсын куллар кулга.
Ата-ана балаларын,
Балалар ата-анасын
Салмасыннар кайгыга.

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Түргә үт, Эт елы!

Кышлар килде, ап-ак карлар ява,
Күңел ак бәхеткә омтыла.
Чыршылар ак юрганга ябынып
Изрәп ята төсле йокыга.

Елгалар да дулкынланмый инде,
Өстен каплап салкын боз ятты.
Кышкы салкын тәнне өшетсә дә,
Йөрәк хисләремне уятты.

Кар бөртеге төшә әкрен генә
Тирбәткәндәй бала юатып.
Биткә төшсә, нәфис тамчы була,
Күз яшедәй ага чылатып.

Әтәчебез, хуш бул, без көтәрбез
Тагын килүеңне омтылып.
Күпме вакыйгалар синдә узды,
Сөйләрбез без озак йотлыгып.

Эт елына атлыйк әкрен генә
Ул — кешенең тугры, чын дусты.
Авыр чакта кайтып тезләнгәндә
Яннарыңа килеп кем кочты?!

Әйдә, Шарик, Актүш, Барбосмы син,
Ишек ачык, өреп уз түргә!
Бәхет, шатлык, мәхәббәтең белән
Тынычлыклар алып кил җиргә!

Ижау шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина
Сарбаебыз түргә үз!

Матур ап-ак карлар ява,
Килә Яңа елыбыз.
Тынычлык, шатлыклар теләп,
Сарбаебыз түргә уз.

Эт, син бит акыллы хайван,
Теләкләр телә безгә.
Һәр кеше сәламәт булсын,
Тынычлык булсын илдә.

Бу акыллы эт елы да
Рәхәт китерсен безгә.
Тырыш, этем, әйберләргә
Бәяләр күтәрмәскә.

Авыл урамыбыз баткак,
Зинһар, ярдәм ит әле.
Җитәкчеләрне күндереп,
Безне юллы ит әле.

Син бит кешенең чын дусты,
Өметебез аклансын.
Акыллы эт елыбызда
Балкып яшәргә язсын.

Эт сөяк кимергән кебек,
Бер-беребезне кимермик.
Кешеләргә ярдәм итеп,
Тыныч һәм тату яшик.

Яңа Аккуҗа авылы.

Силүзә Мифтахова
Бәйрәм алдыннан

Сагындырды кышның аклыгы,
Аяз күге, һава сафлыгы.
Ачы җилле караңгы көзләрне
Алыштырды бәйрәм шаукымы.

Гөрләп тора базар-кибетләр,
Киңрәк ачыла ябык ишекләр.
Өмет тулы күңелләр белән
Йөгерә-атлый йөри кешеләр.

Тирә-юньдә чыршы исе аңкып,
Аллы-гөлле утлар яна балкып.
Анда таулар өеп куелган,
Кардан-боздан сыннар уелган.

Өй эчләре күптән бизәлгән,
Мишуралар инде эленгән.
Өстәлләр мул, тәмле сый-нигъмәт
Яңа елны көтәбез күмәк.

Ижау шәһәре.