Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 51-2018
20.12.2018

Әдәби сәхифә 51-2018

Рәмзия Җиһангәрәева
Шәҗәрә

Кавемеңнең төбен-җирен
Чал тарихтан белим дисәң,
Нәсел шәҗәрәсен төзе —
Үткәннәр хәтере исән.

Шәҗәрәдә тирән тарих,
Мөһим вакыйгалар тулы.
Бер-берсенә бәйләнгәннәр
Нәселеңнең һәр буыны.

Ерак бабаңнар чылбыры –
Туганнарыңның тарихы.
Җуелмаслык хатирәләр –
Чагыла анда барысы.

Шәҗәрәдә изге атың –
Нәселеңнең төп нигезе.
Оныкларың дәвам итәр
Синең шөгыльнең игезе.

Халкыбызның шәхесләрен
Күммәсен еллар тузаны.
Туган җирең тарихында
Күренә ерак узганы.

Гореф-гадәт сакланамы,
Йола-канун үтәләме?
Оныклар аны беләме,
Тарих катламын күрәме?

Кеше гомере бик кыска,
Шәмдәй эреп яна бетә.
Исемеңне калдырырга
Изгелек, игелек җитә.

Исемең данлар эшең булсын,
Дәвам итәр кешең булсын.
Шәҗәрә — ерак тарихка
Төбәлгән затлы тәрәзә.
Нәселеңнең узган юлын
Белү ул — олы дәрәҗә.

Кичкетаң авылы.

Флүсә Хуҗина
Кышкы аклык

Кереп киләм урман юлы буйлап,
Әкрен генә мамык кар ява.
Юк, кар түгел, шаян кар кызлары
Очып уйныйдыр күк һавада.

Бөтен дөнья акка манчылгандай,
Җирне кар каплады, кыш килде.
Тәмам җилкендерде күңелләрне
Беренче саф сөю шикелле.

Миләш-баланнарга карлар сарды,
Гүя кыш ак шәлен каплады.
Кышкы матурлыкка хәйран калып,
Урман сукмагыннан атладым!

Сәхрә авылы.

Саҗидә Аширова
Пар мендәрләр

Парлы мендәрләр тутыра
Әниемнең куллары,
Бәхет юрый баласына
Изге аның уйлары.

Ак мамыклы пар мендәрләр —
Кыз баланың бирнәсе,
Җиз кыңгырау, парлы атлар,
Ике йөрәк вәгъдәсе…

Пар мендәрләр, пар балдаклар
Булмыйлар шул гомерлек,
Биргән вәгъдәләр таптала,
Ачы яшьләр, ялгызлык…

Ятагымда ялгыз мендәр
Һаман да ярын көтә,
Ачы язмыш, хаталардан
Гомерләр үтә китә.

Пар мендәрләр бергә тузсын,
Ялгызлыктан юк дәва,
Җилгә очкан вәгъдәләрдән
Йөрәктә кала яра.

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Ә кар бүген шундый ак

Ә кар бүген шундый ап-ак,
Үзе җылы, үзе йомшак!
Ак канатлы кош шикелле
Очасылар килә шулчак!

Очкан чакта китәр идем
Үбеп синең бит очыңнан,
Кайнарланып, бөтерелеп
Эреп төшәр идем учыңа…

Ә син кулыңны сак кына
Куеп йөрәгең турыңа,
Сүрелгәнче хис тамчысы
Салыр идең куеныңа.

Кысып-кысып кочар идең,
Сөйләр идең назлы сүзләр.
Ә мин шуннан кайнарланып
Кабат эрер идем! Җүләр…

Кабат очар идем! Кабат
Үбәр идем битләреңнән…
Юк шул, адаштырды безне
Токмачлы аш, кайнар пилмән.

— Әнкәсе, итләр турыйммы?
Бәлеш саласыңмы? – дисең.
Ә кар бүген шундый ап-ак…
Йөреп керик әле кичен!

Казан шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Теләгем

Алларым да бар минем,
Гөлләрем дә бар минем.
Сау-сәламәт, имин булып
Яшәвемне телимен.

Ал идек без илләрдә,
Гөл идек без илләрдә.
Язмышларга насыйп булгач,
Яшибез чит җирләрдә.

Дөнья ямьле, дөнья матур,
Кадерен белгәннәргә.
Сау-сәламәт, имин булып
Балкып яшәгәннәргә.

Ямьле җәйдә моңлы итеп
Сайрый сандугачкаем.
Бик күп җәйләрне күрергә
Насыйп ит, язмышкаем.

Килгәнбез икән бу җиргә,
Нур чәчеп, балкып яшик.
Насыйп итсен каршыларга
Шатлык белән йөз яшьне!

“Кыш бабайга хат” конкурсына

Азат Гаталы
Теләкләр

Карлар ява, бу ни могҗиза, дип,
Үз-үземнән килде сорасым…
Килде үткәннәрне искә алып,
Хатирәләр буйлап узасым.

Без дә булдык сабый, балачакта
Яңа елны көттек минутлап.
Кыш бабайның күчтәнәче диеп,
Бүләк алдык, шигырьләр ятлап.

Җырлар җырлап: «Яшел чыршы,– диеп, —
Басып торчы өйнең түрендә»,
Бәйрәм шатлыгыннан канатланып,
Чыршы әйләнгәнем исемдә.

Ул чыршыда балкып янган утлар
Сүнмәс булып керде үзәккә.
Кыш бабай кулыннан алган бүләк
Шатлык бирде сабый йөрәккә….

Кайтып хатирәдән чынбарлыкка,
Яңа баштан килде туасым.
Ап-ак карга сызып, теләк теләп,
Кыш бабайга бер хат язасым.

“Яңа еллар аяк баскан чакта
Ак кар бөртекләренә күмелеп,
Бөтенебез тели матур теләк,
Безгә дә син өләш иминлек.

Алып килче безгә төяп байлык,
Һәммәбезгә җитәрлек итеп.
Кешеләрне бераз тигезлә,
Әйтмәсеннәр: “Хәерче”, — диеп.

Капчыгыңа тутыр мәхәббәт,
Сораганга бүләк итеп бир.
Балаларга әти-әни кирәк,
Гаилә җылылыгы төяп кил.

Түрәләргә, бәлкем шелтә кирәк,
Текмәсеннәр зур-зур кесәләр.
Кесәләргә сыймый башлагач,
Кинәт үсә башлый бүксәләр.

Һәр ел саен сине көтәбез без,
Өмет баглап синең барлыкка.
Җирләр иркен, ләкин төртеләбез
Тормыш сайлыгына, тарлыкка.

Минем сиңа үтенечем гади:
Өшетсәң дә бераз йөрәкне.
Синнән тылсымлысы юк дөньяда,
Үтәп кара минем теләкне.

Ижау шәһәре.

Рамил Мухгалин
Шигъри хат

Яңа еллар җиткән саен
Могҗиза көтә күңел.
Кыш бабай капчыгын күзләп
Үтте балачак, гомер.

Быелгы ел бабай итте,
Онык биреп кулыма.
Яхшы гына хезмәт итеп
Кайтып җитте улым да.

Бар да җитеш, бөтен кебек
Бәхетебез түгәрәк.
Киләсе елда да шулай
Яшик матур, бергәләп.

Илләр тыныч булсын иде,
Дуслык булсын дөньяда.
Кыш бабай, син бәхет өләш
Тигез итеп дөньяга!

Балалар да сөенсеннәр,
Шатлансыннар өлкәннәр.
Кыш бабайга юлдаш булсын
Безнең шигъри җилкәннәр.
Исәнбай авылы.