Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 51-2017
21.12.2017

Әдәби сәхифә 51-2017

Эльза Шагова
Сиңа

Мин яраткан карлар ява бүген
Матур булып җиргә коела.
Керфекләргә кунган кар бөртеге
Бәхет теләгәндәй тоела…

Синең белән үткән юлларымны
Кар өеме бераз каплаган.
Кичә генә без бәхетле идек,
Безнең әле таңнар атмаган.

Кышның шушы карлы урамнарын
Без үтәрбез икәү берзаман.
Мин яратам сине, бәхетем, дип.
Искә төшереп тор син һаман!
Бәхетсез булу бит бик яман!

Яңа Аккуҗа – Казан.

Гыймран Сафин
Дүртьюллыклар

Искитәрлек булган һәр бөек эш
Хыялдан башлана.
Эшлексез башында бөек фикер
Чүплеккә ташлана.
***
Кыюларны мактап әйтә халык:
“Тәвәккәл кеше таш яра”.
Хыялда бәллүр сарай салганчы,
Кош оясы ясап кара!
***
Алмаз тик таш булып кала бирә,
Кырларын нык шомартып тормасаң.
Табигый сәләт ул — берни түгел
Осталыгың әгәр арттырмасаң.
***
Саф сөю өчен көрәштә
Күп түгелгән шәһит каны.
Мәхәббәт сәдака түгел –
Теләнеп алмыйлар аны.

Ижау шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Бул гына

Әй, син язмыш, тимә сөйгәнемә,
Без бит әле яшәп туймадык.
Зур өметләр иде алгы көнгә,
Без гел бергә диеп уйладык.

И, Ходаем, бәхетемне өзмә,
Озын-озак гомер бүләк ит.
Яшәү гүзәллеген тоеп кына
Парлап яшиселәр килә бит.

Көзләремнең якты офыгы бул,
Таяныч син гомер юлымда.
Артыгын һич синнән үтенмимен,
Минем янәшәмдә бул гына.

Таңнарымның нуры, гаилә яме,
Яшәвемнең тәме бул гына.
Бүтән синнән берни сорамыймын,
Син бул гына, бары бул гына.

Кичкетаң авылы.

Гөлфия Исхакова
Көтәм әле

Авырлыктан көянтәдәй сыгыламын,
Барган чакта туры юлдан абынамын.
Тотынырга урын тапмыйм басар өчен,
Дога укыйм карап кыйбла ягыма мин.

Буран дулап юлым каплый кышкы көндә,
Күзләремне күрмәс итә җилләре дә.
Бары алга, алга атлау кирәк миңа
Тәвәккәллек ташлар яра, таулар иңә.

Барсына да вакыт дәва. Карлар ява,
Әйтерсең лә җанга җылы өмет туа.
Сабыр итеп, төптән сары алтын эзләп,
Тик көткәннәр бу дөньяда бәхет таба.

Воткинск шәһәре.

Дилбәр Хәмәтдинова
Туган авылым

Туган авылым — газиз Чургылдыма
Бүген тагын кайтып килүем.
Монда минем якын кешеләрем,
Монда яши минем күңелем.

Туган ягым — яшел бишегем син,
Бу дөньяга синдә мин тудым.
Ераклардан сине сагынып кайтам,
Туган авылым — газиз Чургылдым!

Авылымның даны — ике герой
Исемнәре мәңге күңелдә.
Алар батырлыгын хәтерләтә
Мәрмәр бюстлар авыл түрендә.

Авылымның тирә-ягын бизи
Чишмә-таулар, кырлар урманнар.
Табигате генә түгел гүзәл
Кешеләре шундый уңганнар!

Туган авылымда якын миңа
Һәрбер йорты, һәрбер кешесе.
Еллар үтсә, тормыш үзгәрсә дә,
Газиз авылым мәңге яшәсен!

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Әрнемә, йөрәгем, түз әле

Сыкрама, йөрәгем, түз әле
Гомерләр заяга узмаган.
Болганчык һәм кырыс елларда
Адашып юлымнан язмаган.

Әрнемә, йөрәгем, тынычлан,
Сабыр ит, тип әле ярсымый.
Ян әле көчлерәк, пыскыма —
Ялкынлы йөрәкләр арымый.

Дөньяның шатлыгы-кайгысы
Сыйган бит бу йодрык йөрәккә.
Тормышка гашыйкмын өзелеп,
Йөрәгем, син миңа кирәк лә!

Яшәешнең ямен, хозурын
Тоемлыйм тик алсу төсләрдә.
Чәчемә ак бәсләр кунса да,
Гомернең көзенә иңсәм дә…

Һәр көнгә керәмен куанып,
Килә бит гөрләтеп яшисе.
Гомернең рәхәтен күрәсе,
Тик изге гамәлләр эшлисе.

Ижау шәһәре.