Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 50-2017
14.12.2017

Әдәби сәхифә 50-2017

Әлфирә Низамова 
Кышның тәүге көне бүген 

Кышлар кышка охшамаган
Никтер карлы түгел!
Ак бураннар көтә җаннар,
Аклык тели күңел.

Керфекләргә кунсын иде
Ап-ак нәни карлар…
Учларымда эресеннәр,
Югалсыннар алар!…

Тәрәзләргә рәсем төшсен,
Тик ятмасын суык.
Калын юрганын ябынсын,
Җир ятмасын туңып…

Чәчәк кебек ап-ак карлар
Коелсыннар күктән…
Каен кызы ак бөркәнчек
Көтә инде күптән…

Елга, инешләр тын гына
Көтә боздан күпер…
Соңлама, кыш, аклык көтә,
Сафлык көтә күңел!

Исәнбай авылы.

Силүзә Мифтахова
Айлы төндә

Салкын кышның төне озын, көне кыска.
Чеметтереп тешли битне суык тышта.
Йолдызлар да нинди матур җемелдәшә,
Күз кыскалап, бер-берсе белән серләшә.

Тулган ай да карый бераз моңсуланып,
Әкрен генә йөзә уйлап үз уйларын.
Ярый әле бар бу җирдә айлы кичләр,
Шул кичләрдә түгелә ташып кайнар хисләр.

Кем генә соң айга карап сокланмаган,
Йолдыз атылганда, бәхет юрамаган,
Кем генә соң гашыйк булып, мәхәббәттән
Шул йолдызның иң яктысын сайламаган!

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Милләт көче

Мин дә татар, җаным-тәнем белән
Яратамын шушы милләтне.
Ана телен мактап җырлаучылар
Минем өчен бигрәк кыйммәтле.

Олуг Тукай пар атларда чапкан,
Сәйдәш милли көйләр көйләгән.
Җәлилебез әсирлектә булып,
“Татар, бирешмә!” — дип өндәгән.

Һәммәбез дә бөртек кенә өлеш
Кертсәк иде тел үсешенә.
Бит ул бөртек җиһан күләмендә
Кояш булып хәтта күренә.

Ижау шәһәре.

Рима Зарипова
Күңел күзе кирәк кешегә

Күңел күзе…
Нинди тирән мәгънә
Салынган бу гади сүзләргә.
“Күзең белән күрү кирәк”, — диләр
Ниндидер бәяләр биргәндә.

Күзләренең маңгайда икәнен
Белә ул, әлбәттә, һәркем дә.
Тик кешенең асылын күрер өчен
Күзләр бит урнашкан күңелгә.

Күңел күзең әгәр күрмәсә,
Маңгай күзең – ботак тишеге…
Борынгылар сүзе кайтаваздай
Гүя ишетелә шикелле.

Күңел күзем белән күреп яшим,
Кешеләрнең рухи байлыгын.
Маңгай күзе күреп җитмәсә дә,
Күңелнеке сизә барысын.

Изгелекне, яхшылыкны күрү
Бирелмәгән һәрбер кешегә.
Күзләр күрү – бәхет булган кебек,
Күңел күзе кирәк һәркемгә.

Кичкетаң авылы.

Дифинә Җәлилова
Ялгыз калгач

Әйтер сүзләр искә төшә,
Син китеп баргач кына.
Күз алдымнан китмәссең син
Гомерем буйларына.

Җирләргә чыгып таянам
Юксынган чакларымда.
Юк шул, кайтарыплар булмый,
Ни генә эшләсәм дә.

Олыгайгач парсыз калу
Үтә дә авыр икән.
Сабырлыклар бир миңа, дип,
Ходайдан өмет итәм.

Ижау шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Сагыну

Сагынмый яши дисезме?
Сагынам балачакны.
Күңелләрдә мәңгелеккә
Уелып калган чакны.

Сагынмый яши дисезме?
Үсмер чакны сагынам.
Шул чактагы уй-хисләргә,
Хыялларга табынам.

Сагынмый яши дисезме?
Сагынам яшьлегемне.
Беренче кат тойган хисләр
Йөрәккә яшеренде.

Сөйкемле, назлы, ягымлы
Чакларым калды артта.
Тик һаман да шул чакларны
Сагыну хисем арта.

Салагыш авылы.

Зөһрә Шиһапова
Иҗаттан көч алам

Балачактан шигырь яраттым мин,
Шагыйрьләрне күрсәм, таң калдым.
Шигырьләрен укып илһамландым,
Йөрәгемә ләззәт, ял алдым.

Яхшыларын сайлап ятладым да,
Сәхнәләргә менеп сөйләдем.
Инде хәзер үзем шигырь язам,
Элегрәк ник соң белмәдем?

Чәчләремә чаллар керде инде,
Күп нәрсәләр үткән, онытылган.
Бик тә шатмын – уйларымны шулай
Аңлаталгач шигъри юл белән.

Ижау шәһәре.