Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 5 -2019
1.02.2019

Әдәби сәхифә 5 -2019

Надия ВӘЛИЕВА
Кышкы буран

Кышның бураннары
Бөтерепләр алды,
Аклык-сафлык — кая карама…
Җанда бары сөю
Кайнарлыгын тою,
Без икәү тик бу ак дөньяда!
Уйнап-көлеп кенә
Кар бөртеге үбә.
Алсулана битем алмасы.
Эх, бу бураннарда
Кышкы урамнарда
Мәңге-мәңге икәү каласы!
Ишелеп-ишелеп күктән
Аклык-сафлык иңә,
Әкияткә төреп дөньяны.
Сихри әкиятемне
Чынга ашырырга
Кышкы бураннардан
Көтәм саф җанны…

Казан шәһәре.

Гыймран САФИН
Сарык язмышы

(Мәсәл)
Кайгыда көтү башлыгы – өлкән сарык,
Елап утыра мәшәкатьләрдән арып:
“Яшисем килми газапланып болай,
Җанны да алмый бит ичмаса, Ходай.
Һәр адымда кыерсыту, кимсетү –
Болай яши алмый бит инде көтү!
Һәр атна түләү кәгазьләре килеп җитә,
Искитәрлек салымнарны түләү көтә.
Салым сорый үлән өчен, су өчен,
Каршы торырга җитми һич тә көчем.
Салым болында чабып йөргән өчен,
Кыр-болын матурлыгын күргән өчен.
Салым һавада очкан тилгән өчен,
Җөрьәт итеп, дөньяга килгән өчен.
Зар-моңны өлкән кәҗә тыңлап тора,
Кырыс карашын ул сарыкка бора:
“Аңгыра! Акылга һич тә туймадың,
Башлык сайлаганда нәрсә уйладың?
Ул вакытта тыңладың төлке сүзен,
“Ышанма!” – дип әйтмәдеммени үзем?
Ахмакларны шулай кызык итәләр,
Буш вәгъдәне гомер буе көтәләр.
Башлыкны сайлыйлар эшенә карап,
Алданганга һәрчак ярык тагарак.
Сайлауның күптән чыкты яманаты,
Сайлаучылардан сарык ясау максаты.

Ижау шәһәре.

Рәфинә САБИРҖАНОВА
Төштә булган серле күрешү

Төшләремә килдең бүген төндә,
Шигырьләрем көйләп җырладың.
Беренче кат гашыйк булдым гүя,
Таңнар калып сине тыңладым…

Уяндым таңда… Ап-ак энҗе карлар
Җир өсләрен актан каплаган.
Басып торам тәрәзә алдында…
Үзең дә юк, җырың да калмаган…

Тик без икәү идек бүген җиһанда,
Бары кул сузымы гына аралар.
Безнең язмыш аерым язылган…
Синең куенда төшем дә калам…

Кырынды авылы.

Рәзилә ХӘМИДУЛЛИНА
Күңел тукталышы

Җырлыйсым да килми, сүзләрем юк,
Туктап калды күңелем нигәдер.
Җан еларга тора үксеп-үксеп,
Яшьне тыеп ятмыйм диядер.

Яшьне тыеп ятмыйм диядер,
Кузгалтыйм диядер моң-хисне.
Бер кузгалтсаң, йөгәнсез ат кебек
Туктатып та булмый шул безне.

Туктатып та булмый шул безне,
Ирек бирсәң, оча-канатлы.
Җитәр, бүтән язмыйм, диелсә дә,
Яшереп куеп булмый талантны.

Яшереп куеп булмый талантны,
Калкып чыга үзем күк кире.
Бер алдыма, бер артыма төшә,
Кочып ала, рәхмәт төшкере.

Кочып ала, рәхмәт төшкере,
Яраттыра, нишлим соң инде?
Үксеп-үксеп елап торган җанга
“Күр, мин — синең илһамың”, — диде.

Әллә каян гына килде илһам,
Бөреләнде күңелем, уянды.
Мөлдерәмә тулып торган җаннан
Менә дигән шигырь яралды.

Менә дигән өр-яңа җыр туды,
Моңлы көйгә мандым сүзләрне.
Туктап калган күңелем канатланды,
Тик илһамы күпкә түзәрме?

Иж-Бубый авылы.

Рәкыя ШӘРИПОВА
Әнкәем истәлеге

Кулларымда ап-ак оекбашың,
Сагышлардан әрни йөрәгем.
Истәлеккә бәйләдеңме, әнкәй,
Өшемәсен диеп аягым.

Күкрәгемә кысам оекбашың,
Төсең итеп, әнкәй, саклармын.
Синең куллар китмәс күз алдымнан —
Ашыга-ашыга тырышып бәйләвең.

Аягыма кидем оекбашың,
Кочагыңда кебек җылындым.
Тавышыңны ишеткәндәй булдым:
«Сызламасын, балам, аягың”.

Фатихаңны биреп киттең калдырып,
Мәңгелеккә бакый дөньяга.
Кулларымда калды оекбашың
Өзелеп-өзелеп сагынып еларга!

Ишембай шәһәре.

Азат ГАТАЛЫ
Җылы эзлим

Карлар ява шундый салмак кына —
Әллә миңа шулай тоела.
Күздән чыккан яшьләр җиргә төшми,
Энҗе бөртегедәй коела.

Җил себерә тамган бөртекләрне,
Юлга түгел, чәчә дөньяга.
Очып китеп, бәлкем төшәр әле
Кар бөртеге булып кулыңа.

Кышкы салкыннарда белмим нигә,
Күңелемнән җылы бөркелә.
Дәшәрсең син бәлки –
«Өмет өзмә, килермен диеп, – Көт кенә!»

Каян ала кеше ул көчләрне
Йөгереп карый, бара шуышып.
Тузган давылларга күз салмыйча
Гарасатлар белән куышып…

Тик мәхәббәт яна, кыздыра,
Утка сала, ярсып көйдерә.
Йөрәк кенә бирә дөрес җавап,
Сөйгәннәрне чынлап сөйдерә.

Ижау шәһәре.

Илдус ШАКИРОВ
Үземә булсаң иде

Хыялда гына калмыйча
Көн дә сине күрсәм иде.
Синең алсу битләреңнән
Эх, бер генә үпсәм иде.

Уйнак җилләр таратканда
Чәчләреңне үрсәм иде.
Җитәкләшеп синең белән
Урамнарда йөрсәм иде.

Сиңа суык була калса,
Кочагыма төрсәм иде.
Синең йөрер юлларыңа
Чәчәкләр тезсәм иде.

…Синең чая холкыңа да
Чыдый алсам, түзсәм иде.

Кукмара шәһәре.

Рима Зарипова
Карлар да була төрле

Кышның ап-ак кары ява,
Салкыннардан кала катып.
Күңелләр дә нәкъ кар кебек:
Җылы тойса, эри шундук.

Йомшак күңел бик тә сизгер,
Эри гади генә сүздән.
Күңеле каты, һич йомшамас —
Аның табигате бүтән.

Ярый әле карлар төрле:
Була өеп, я җимереп.
Күңелләрне бер кимсеткәч,
Булмый икән һич тергезеп.

Кулга алам йомшак карны,
Сизмим аның авырлыгын.
Каты карның өемнәре
Ябып куя кеше юлын.

Язгы кояш елмаер да
Эреп бетәр барлык карлар.
Тик күңелне кимсетмәсен
Тәмсез телле усал җаннар.

Кичкетаң авылы.