Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 5-2018
1.02.2018

Әдәби сәхифә 5-2018

Гөлфия Исхакова
Милли моң

Күңел кошым гөлгә кунган,
Сайрыйсы килгән мәле.
Һәр җырда да моң-сагыш бар
“Сарман”нарны суз әле.

“Уел”ларда уелган бит
Җан моңы бабамнарның.
“Карурман”нарда тибрәлгән
Читләрдә адашканың.

Гармунын кулдан төшерми
Иделләрдә моң ярган.
Татарымның милли җыры
Йөрәккә үтә торган.

Магнитларда яңгыраган,
Шахталарда таш кискән.
Татар моңын җуймый калган —
Аллага шөкер исән!

Күңел кошым гөлгә кунган,
Тибрәлә җыр, тибрәлә.
Иркәләп милли рухлыны
Һәр кояшлы иртәдә.

Воткинск шәһәре.

Гыймран Сафин
Шайтан вәсвәсәсе*

Кибет киштәләре тулы:
Мең төрле азык-төлек.
Кайсына карарга белми
Җаның да тора көлеп.

Һәрнәрсәне матур итеп,
Оста итеп төргәннәр.
Фокусчы кулы тигәндер –
Сихри сулыш өргәннәр.

Ялтыравыклы кәгазьләр
Магниттай тартып тора.
Алып, кәрзингә салырга
Теләгең артып тора.

Ялтыравык кәгазь сере
Ачыла өйгә кайткач,
Матур төргәкләрне сүтеп,
Авызга ризык капкач.

Кайчак төргәктәге истән
Буылып йөткерәсең.
Капканыңны йоту түгел,
Чүплеккә төкерәсең.

Акча эшләргә осталар
Табалар хәзер җаен.
Сыер маена кушалар
Кокос агачы маен.

Кеше акылга туймый шул
Серне һәркөн ачасың.
Кибеткә кереп, заманның
Тырмасына басасың.

Ә реклама һаман алдый,
“Тырма” суга маңгайга.
Эшмәкәрләр акча эшли,
Эшләр бара уңайга.

Алдау ул колакка “тәмле”,
Ләкин тәме әчедер.
Ә реклама дигәннәре
Шайтан вәсвәсәседер.

Ижау шәһәре.

*Вәсвәсә – кызыктыру, алдау, күңел аздыру, ымсындыру.

Рамил Мухгалин
Тирән сулар

Тирән сулар тын ага
Дулкыннары үрелми
Йөрәгем әрнеп янса да,
Яралары күренми.

Сулар ага, сулар ага
Без белмәгән якларга
Илле ел гомер үтсә дә,
Йөрәктә шул ук яра.

Сулар тын гына акса да,
Юлларын таба икән.
Комнарны юа-юа да
Ярларга кага икән.

Сулар сыман салмак кына
Гомерләр дә ага бит.
Тик йөрәктәге яралар
Юылмыйча кала бит.

Тирән суларга карагач,
Башлар әйләнде кинәт,
Чәчләрдә — бәс, күкрәгемдә —
Шул ук яралы йөрәк.

Исәнбай авылы.

Шиһабетдин Садыйков
Бәхетсезлек

Ни булды безнең яшьләргә –
Үз милләтен тиңләми?
Егетләр татар кызына
Өйләнергә теләми?

Кызларыбыз да калышмый –
Татар белән танышмый,
Чит милләт егетләренә
Үз язмышын багышлый.

Алышалар, барышалар
Төрле милләт яшьләре.
Чү, соңыннан түгелмәсме
Күзләреннән яшьләре?

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Ә кар бүген шундый ап-ак

Ә кар бүген шундый ап-ак,
Үзе җылы, үзе йомшак!
Ак канатлы кошка әверелеп
Очасы килә шул чак!

Күз алдыңа китер әкрен генә:
Үбеп китәр идем бит очыңнан,
Кайнарланып, бөтерелеп
Эреп төшәр идем синең учыңа…

Ә син кулыңны сак кына
Куяр идең дә йөрәк турыңа
Сүрелгәнче хис тамчысы
Салыр идең куеныңа…

Кысып-кысып кочар идең,
Сөйләр идең назлы сүзләр,
Ә мин шуннан кайнарланып,
Кабат эрер идем, җүләр!

Кабат очар идем, кабат
Үбәр идем битләреңнән…
Юк шул, адаштырды безне
Токмачлы аш, кайнар пилмән!

— Әнкәсе, итләр турыйммы,
Бәлеш саласыңмы? – дисең…
Ә кар бүген шундый ап-ак…
Әйдә, йөреп керик әле кичен!

Казан шәһәре.

Кәүсәрия Нуруллина
Нигә шулай?

Нигә шулай?
Җавап эзлим, уйлыйм көн дә,
өзгәләнәм,
Явызлыклар, вәхшилекләр
Күп бу җирдә.
Күрә алмый берсен-берсе
адәм нигә?
Кемдер кемне
Гаепсезгә әрли, сүгә,
Гайбәт сөйли, курыкмыйча
һич гөнаһтан,
Килгән шундый мәрхәмәтсезлекләр
Кайдан?
Дусны-дуска,
Илне илгә өстерәләр,
Вәхшәт, нәфрәт җиребездә үстерәләр.
…Нигә шулай?
Хәллеләрне күрәлмиләр,
Хәерчегә бирәлмиләр,
Барны – юк, дип, юкны – бар, дип,
Ий, йөриләр, сөрән салып,
Без-без, диеп, борын чөеп,
Энәдән дөя үстереп.
…Нигә шулай?

Чайковский шәһәре.