Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 49-2018
9.12.2018

Әдәби сәхифә 49-2018

Гөлфия Исхакова
Бабайлар салган эздән

Моңа кадәр үтәлмәде
Чыгарылган күп әмер.
Үтәлә тик гади халык
Күрәсе яңа җәбер.

Дус булып яшәгән илдә
Кисәләр туган телне.
Исәпләре юк итәргә
Чәчәктән торган гөлне.

Өстә уйлый белмиләрме
Киләчәкнең булмасын?
Әз эчмәде инде халык
“Буш куыклар” шулпасын.

Хөрмәт китсә, тел дә калмый,
Бутала бар эше дә.
Көчләп таккан һәрнәрсәгә
Күңел кайта кешедә.

Гореф-гадәт — кан-тамырдан,
Туган тел — әнкәбездән.
Тайпылмый алга барабыз
Бабайлар салган эздән.

Бирешмәс татар, баш имәс,
Торган җирен яшьнәтер.
Кайда гына яшәсә дә:
“Мин – татар!” — диеп әйтер.
Воткинск шәһәре.

Азат Гаталы
Без бертигез

Без бит бер хокуклы кешеләр,
Тик яшибез генә төрлечә.
Шул ук һава сулап, сукмак таптап,
Кемнең кем икәнен күрмичә.

Шул ук юллар, шул ук йолдызлар
Яктырталар безнең юлларны.
Кемдер борын чөя, кемдер елый,
Кемгә әрәм узган еллары.

Берәү тиен саный байлык диеп,
Берәү җанын бирә уңышка.
Кемдер бәхет эзли, кемдер көтә
Үзе килер диеп гел бушка.

Кемгә мохтаҗлыкта ятканнар
Кеше кебек түгел тоела.
Кемдер хәер сорый ирексездән,
Берәү эшләп кулы суела…

Берәү яши бәхет–шатлыкта,
Гүзәл бу тормышка куанып.
Туры юлдан атлый, беркайчан да
Сукмакларда йөрми чуалып….

Бу дөньяга тигез яралсак та,
Тик нигәдер төрле җимешләр.
Хокук тигез диеп язылса да,
Газап чигеп яши кешеләр…

Күпме җирне иңләп яшәсәң дә,
Бер зурлыкта ләхет тартмасы.
Кеше төрле, ләкин тигезли
Вакыт җиткәч кабер тактасы.
Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева
Ник?

Ник икән туган авылда
Таңнар яктырак ата?
Матурлыгын күргән саен
Күңелдә илһам арта.

Нигә икән үзең теккән
Күлмәк бигрәк килешә?
Ник керпе үз баласына
“Йомшагым” диеп дәшә?

Тавык мескенләнгән саен,
Әтәч ник батырая?
Кырмыска ныклап типсә дә,
Филгә егылу кая?

Һәр куянның күкрәгендә
Арысланнар үкерә,
Барыбер куян бичара
Куркак исемен күтәрә.

Ник малайлар уйный икән
Тугачтын ук сугышлы?
Нигә икән үз тавыңның
Күләгәсе кояшлы?

Ник алай: каенана белән
Килен сирәк килешә?
Ә кияү белән әбинең
Борчагы тизрәк пешә?

Нигә икән бер яхшыга
Бер начар туры килә?
Бөкре түрәнең гәүдәсе
Нигә туры күренә?

Ник парлы була торып та,
Кеше яши канатсыз?
Ник мәхәббәт була икән
Бик еш кына җавапсыз?

Гаҗәпләнәм: яшьләр тама
Күзләрдән шатланганда.
Алмагачлар чәчәк аткач,
Кар ява кайчагында.

Нигә соң матур гөлләр дә
Барыбер шиңә, кибә?
Кеше гомеренең көзе
Нигә икән тиз килә?

Ә ни өчен кайбер көзләр
Хәтерләтәләр язны?
Җавапларын кемнәр бирер,
Мин тик сораулар яздым.
Әгерҗе шәһәре.

Флүсә Хуҗина
Оныттыра алсаң, оныттыр

Онытырмын диеп өметләнмә
Җаның бар чагында тәнеңдә.
Көндезләрен күз алдыңнан китмәм,
Төшеңдә булырмын төнен дә.

Исләреңә төшәрмен әле мин
Сызылып кына таңнар атканда.
Бергә булган чаклар искә төшеп,
Моңсу булыр кояш батканда.

Онытырмын диеп өметләнмә.
Эзәрлекләр сине күзләрем.
Яннарыңда мәңге яшәсәм дә,
Бетмәс кебек әйтер сүзләрем.

Син онытсаң, мин дә онытырмын күк.
Оныттыра алсаң, оныттыр,
Ярты гасыр чорны онытырлык
Беркемдә дә кодрәт-көч юктыр.
Сәхрә авылы.

Әминә Гайфуллина
Бәхет телим

Гомерләрнең узган һәрбер көне
Бәйрәм булып кына үтмәгән.
Бер уйласаң, тормыш тарихына
Ниләр килеп, ниләр китмәгән?!

Шатлыгы да булмый калмагандыр,
Тик кайгылар эзсез үтмәгән.
Күңелләрнең нечкә җирләренә
Үз тамгасын алар киртләгән.

Гомер йомгакларын сүткән чакта,
Төерле урыннары күбрәк.
Ул төерләр тоташ зурайсалар,
Түзә алыр микән бу йөрәк?

Аккан сулар кебек аккан гомер,
Искән җилләр кебек тиз үткән.
Гомеркәйнең матур мизгелләрен,
Үтүләре бик тә тиз икән.

Яшим дисәң, сабырлыклар кирәк,
Тормыш киңлекләрен иңләргә.
Моңнарымны читкә этәрим дә,
Бәхет, гомер телим сезләргә!
Ижау шәһәре.

Рәвилә Насыйбуллина
Әнием

Югалтулар авыр икәнлеген
Үз башыңа төшкәч беләсең.
Әни, бәгърем, сине югалтуга
Йөрәккәем ничек түзәр соң?!

Ничек синнән гафу үтенергә,
Моңлы сагыш өзә үзәкне.
Исән чакта төрле чаклар булды —
Үкенүләр хәзер кирәкме?

Без биш бала үстек бер ояда,
Кайгы- хәсрәт безгә тимәде.
Биш балаңны биш бармагың кебек,
Сакладың син, җил тидермәдең.

Авыр булды, әни, тормыш юлың
Җигүле ат кебек эшләдең,
Биш балаңа бәхет теләдең син —
Тик язмышлар әллә нишләде…

Матур гына үскән балаларың
Киттеләр шул никтер читләргә.
Әллә язмыш инде, әллә ялгыш
Бу сагышка сиңа нишләргә?

Тормышлары матур чакларында
Ташлап китте төпчек малаең,
Түзәлмәслек чакта түздең бит син,
Шулай язган икән, Ходаем.

Тазалыгың шәптән булмаса да,
Һаман тарттың тормыш арбасын.
Төн йокыңны бүлә иде синең
Балаларыңның шуклык хатасы.

Һәрберебез калдыргандыр инде
Йөрәгеңдә бик күп яралар…
Нишләргә соң, кире кайтулар юк,
Нинди генә табыйк чаралар?

Әни, бәгърем, бакый дөньялыкта
Үссен иде юлыңда гөлләр!
Хәер-дога булып барсын иде
Әйтелмәгән иң жылы сүзләр!

Күпме вакыт үтеп китсә дә,
Әниемне тоям янәшә.
Авыр вакыт, кыен мизгелләрдә
“Кызым» диеп миңа эндәшә.

Саклый һаман җил-давылдан мине,
Тоям аның ярдәм кулларын.
Рәхмәтлемен, әни, гомер буе,
Насыйп итсен Раббым оҗмахын!
Ижау шәһәре.