Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 49-2017
6.12.2017

Әдәби сәхифә 49-2017

Скрипка кылларыннан
Моң тама күңелләргә,
Туган жирем кырларының
Жырлары түгелә лә…

Шул кылларга сеңгән тирең,
Сеңгән сагышлы сөю,
Үпкәне татлы иреннең,
Милләтең өчен көю…

Шушы неп-нечкә кылларга
Татарның җаны сыйган:
Ничә гасыр типкәләнгән,
Ничә гасыр кан койган…
Ә кыллар шуны тойган…

Зәбир Хәлимов,
Яр Чаллы шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Бәргәләнә татар җаны

Татар – тырыш кырмыска,
Кулы – сабан, тырыста.
Омтылышы – заманча:
орлыгын чәчә ят кырга.
Тукланучы – саранча…

Булды заман:янды Казан,
елга-елга акты каны…
Илен җуйды, аһ-зар кылды,
эзләде газиз Ватанын,
шагыйранә аваз салды –
бәргәләнде татар җаны…

Хилаф кичерде иманы.
Ят канга кушылды каны.
Катнаштан яралган кавем
каһәрләде-сүкте аны.
Хурлык ачысын йоталмый
гаҗизләнде татар җаны…

Явызлыкка яхшылыклар
күрсәтеп-кылып карады.
Җиңүдән исергән токым
аны һич тә аңламады…

Шул көннәрдән бу көнгәчә –
һәркөн – Татар имтиханы…
Кылдан нечкә,кылычтан үткер
Сират кичкәндә егыла –
Аһ! Кырыла татар җаны!..

Сиратны имин кичәрлек
булсачы милли иманың!
Җанга иман сеңдерүче
хәзрәтләре кайда аның?
Бу сорауга җавап эзләп
бәргәләнә татар җаны!..

Кавеме гафләт йокысында…
Бәргәләнә татар җаны!..

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Көрәш

Элек шайтан күренеп йөргән диләр,
Хәзер инде, мескен, үлгән диләр.
Ялгышалар, яши шайтаннар,
Миндә менә личный шайтан бар.
Гамил Афзал.

Сугыш-көрәшләрдә күп җиңгән бар,
“Тәвәккәл, — ди халык, — ташны яра”.
Тышкы дошманны җиңгәнче
Күңелеңдәгесен җиңеп кара!

Ялгыш юлга басу, уңышсызлык
Бәгыреңне синең ала кисеп.
Кеше уңышыннан көнләшәсең,
Җаның тынгылык бирми хөсет.

Язмыш күпләргә сирәк елмая,
Бәхет җирдә тигез бүленмәгән.
Фәрештәнең “Амин” дигән сүзен
Кайчан әйтәсен беркем белмәгән.

Җиргә игелек кылырга килдек –
Бу хакыйкать нигә чыга истән?
Көнчелек, хөсет, кара эчлелек
Бирелгәндер бары Иблистән!

Оҗмахка юл сират күпереннән
Гөнаһлылар өчен ерак ара.
Газраилне җиңү мөмкин түгел,
Күңелдән шайтанны куып кара!

Ижау шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Тупыллар

Күптән инде, сулар сибә-сибә,
Күрше карты тупыллар утыртты.
Күз карасы сыман назлап бакты,
Аннан соң да күпме сулар акты.

Төз тупыллар күкләргә үрелде,
Баһадирлар сыман мәгърур басып.
Соңгы юлга картны озаттылар,
Аннан кайгы килде чалгы асып.

Агачларның берсен калдырмыйча
Турадылар вөҗдан югалтканнар.
Мамыклары очты урам буйлап,
Җилләр булды бары юатканнар.

Шәрәләнеп, бушап калды урам,
Җил ыжгыра үзенә урын тапмый.
Кычытканнар баскан ул җирләрне
Күңел елап һаман хәтер саклый.

Воткинск шәһәре.

Нәсимә Сипова
Туган авылым

Нигә бу кадәрле сагындыра
Авылымның Туктар буйлары?..
Никадәрле сабырлар итсәм дә,
Әйләнә дә кайта уйларым.

Күлмәк җебен суларына агызып,
Дога укып кемнәр йөридер.
“Эх, китмәгән булсам”, — дия-дия,
Күңелләре һаман көйридер.

Кендек каның тамган җирләреңә
Әйтәләр бит кайту кирәген.
Торган җиргә кайту еш булса да,
Туган җиргә сирәк сирәген.

Бал исләре гүя сеңеп калган,
Имәннәре ныктыр шуңа да.
Әле һаман хәйран калган килеш
Катып калган карап суларга.

Үткәннәрне сагынып елый-елый,
Җилфердәтеп ябалдашларын
Әле һаман җирсәп сагына имән
Күрергә дип авылдашларын.

Азмы үтте вакыт, күпме икән
Бик күп гомер инде киткәнгә.
Күңел һаман бала булып калыр,
Яшем җитсә җитәр сиксәнгә.

Аю, Бүләк чокырларын әйтәм,
Сагыналармы икән җәйләрен…
Җиләк пешмәс борын, банка тотып,
Кайта идем ничә әйләнеп.

Кортлык алмалары таудан түбән
Тәгәрәшеп уйнап туймаслар.
Беркөн кайтып кочагымны җәйсәм,
Йөгерешеп килми калмаслар…
Бер кочаклап алмый калмаслар…

Иж-Бубый авылы.

Зөһрә Шиһапова
Кирәк кеше

Иртән торып күзем ачу белән
Канатланып йөрим, йөгерәм.
Бик күпләргә кирәк кеше шул мин,
Күпләр көтә мине, мин беләм.

Туган якта көтә әткәм-әнкәм,
Чакырып язган хатлар гел алам.
Көз килмәсәм, кыш кайтырмын диеп,
Күңелләрен бик еш юатам.

Үз баласы кебек, зарыгып көтә
Күрше карчык мине кич-иртә,
Аның күңелен күрәм, хәлен беләм
Картлык көндә миңа ни җитә?

Бер көн бармый торсам мәктәбемә
Сырып ала мине балалар.
Мине көтә алар: белем дөньясына
Минем белән алар баралар.

Читтә торган бала йортын оныта,
Ана кадерен белә бик сирәк.
Балаларым минсез яши алмый,
Аларга да әле мин кирәк.

Ә картымны инде, әйтәсе юк,
Бер көн миннән башка торалмас.
Көндез шәмнәр белән эзләсә дә,
Миннән назлыракны табалмас.

Рәхмәт сезгә, якын кешеләрем,
Ник соң әле үзем мактанам?
Сез үзегез кирәк кеше миңа –
Сездән башка җирдә торалмам!

Ижау шәһәре.

Раилә Бариева
Үз җиремдә

Үз җиремдә яшәүләрем
Мине шагыйрә итте.
Сагынуларым, сагышларым
Җыр булып моңга күчте.

Бардым Рысым якларына,
Авылны күрә алмадым.
Болындагы чәчәкләрдән
Такыя үрә алмадым.

Кинәт сыкрады йөрәгем,
Булды калтыраулар да.
Җан кебек туган авылым
Калды шул утрауларда.

Иж буеның ярларыннан
Иелеп сулар эчтем.
Туган авылым бик тә якын,
Мин шунда туып үстем.

Ел саен киләм җәйләрдә,
Карыйм шушы утрауга.
Җирсүләремне басмый шул
Ярында утыру да.

Кошлары да бик ямансу,
Сайрады өзепләр дә.
Барыр идем авылыма,
Бара алмыйм йөзепләр дә.

Уразай авылы.