Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 48-2017
29.11.2017

Әдәби сәхифә 48-2017

Ринат Батталов
Кышкы урман
Урманнарны карап йөрдем
Кышкы салкын һавада.
Ап-ак сыкы биткә кунса,
Җанга ялкын тарала.

Урман аланына кердем
Әткәм үткән юл белән.
Каеннарны назлап үттем
Әткәм үпкән кул белән.

Узган гомер ап-ак юлмы,
Келәм булып сузылган?
Әткәм кебек изге юлмы,
Гамьнәр белән узылган?

Әткәм үткән юлдан үтсәм,
Кайгыларым югала.
Үткән юлларыма карыйм,
Миннән нинди юл кала?

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
“Сөя, сөйми!”

Өзек-өзек фикри берәмлекләр
Йөгереп үтә күз алдымнан гына.
Акылыңны санга сукмый йөрсәң,
Эләгәсең хисләр тозагына.

Җан иректә чакта уйлар иркен,
Акыл йөри һәрчак янда гына.
Хисләр чоңгылына чуму рәхәт,
Әзер булсаң соңрак газабына.

Чапкын йөрәгемне тыя алмыйм,
Акылыма хисем ирек бирми.
Учкаемда гүя күктән иңгән
Ак ромашка сөйли:”Сөя, сөйми!”

Әгерҗе шәһәре.

Әлфирә Низамова
Мәхәббәт килә дә китә

Мәхәббәт килә дә китә,
Кала икән ярасы…
Шул ярадан ничә еллар
Бар бит каннар тамасы?

Мәхәббәт килде дә китте,
Эз дә калмады кебек…
Тик йөрәк кенә елады,
Сулкылдады ул тибеп.

Мәхәббәт килде дә китте,
Гүя берни булмаган…
Сөю җебе беркемне дә
Гүя чорнап тормаган…

Сагынып, көтеп алулар
Очрашулар — төш кенә…
Уртак учак, туган бала —
Бар да уен эш кенә?!

Сәер икән бу мәхәббәт,
Килә дә… китеп бара…
Ул калдырган газапларда
Ничә җан, гомер яна?

Исәнбай авылы.

Раилә Ильясова
Көзге уйлар

Тәрәзәдән карап торам —
Жилферди яфраклар.
Ничек кенә өрми җилләр
Аларга һәрьяклап.

Я җылы яктан өрә җил,
Я Себер яктан тагы.
Беркөн яңгыр явып үтә,
Икенче көнне кары…

Икенче көн иртән торып,
Карыйм тәрәзәмнән.
Юкка чыккан яфраклар —
Җирдә сары келәм.

Кеше гомере дә шулай
Яфракка тиң, беләм.
Сине кага, йолкый, тукмый
Сыйпап тормый биттән.

“Үтә еллар, безнең тормыш
Төшкән яфрак кебек…” —
Сагыш-уйлар басты җанны
Көзләремә кереп.

Язлар тагын килер әле,
Ярыр агач яфрак.
Яшеллеккә чорналырлар
Уйларым да кабат.

Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Көчле дигән идең…

Кайчандыр нык кеше дигән идең мине…
Көчле булып тоелганмын, күрәсең.
Тугарылып елыйсылар килде шул чак,
Бер бушатып күңел касәсен.

Уйнап әйткән сүзгә дә бит, ахмак,
Ышанмакчы була хыялый җан.
Каян килгән ныклык, бер юаныч эзләп
Йөрер идемме соң, көчле булсам?!

Кайчандыр нык кеше дигән идең мине…
Шул ныклыкта бөтен көчсезлегем!
Кулым каты диләр, бәгырем – боз,
Үзем ялгыз кыя кебек салкын бүген.

Шул ныклыкта ахры шыксызлыгым,
Яшьсез елыйм, телем – чая, усал.
Назлы ярың булыр идем, юкса,
Әгәр көчсез, ярдәмеңә мохтаҗ булсам.

Кайчандыр нык кеше дигән идең мине…
Соклануың түгел, беләм, үчекләвең!
Үтмәс хәнҗәр булып җанны ертты,
Көчле диеп, мине бәяләвең.

Ләкин ныклыгым хак булса, бүген,
Шул сүздән кимсенеп сыкрар идемме соң?
Килмәде дип беләсеңме минем
Назлы, юаш кәләшең буласым?!

Үзем теләп җигелгән дисеңме
Иңнәр каерырлык бу арбага?!
Юмарт язмыш сайлау мөмкинлеге бирде:
Йә сынарга! Йә дәшми атларга!

Казан шәһәре.

Фазыл Майдуллин
Төштә күрдем

Төш күрдем һәм ул төштә
Син төшкән идең күктән,
Канатларыңны җәеп
Очтың, минем фәрештәм.

Төш күрдем һәм ул төштә
Син бик тә чибәр идең.
Гуя якты нур булып
Таралды чибәрлегең.

Төш күрдем һәм ул төштә
Мин сине сөеп үптем.
Таңда күземне ачканда
Син янымда юк идең…

Ижау шәһәре.