Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 47-2019
21.11.2019

Әдәби сәхифә 47-2019

Гөлсәрия Мифтахова
Ана булу — бәхет!

Хатын-кызга ана булудан да
Юктыр бәхетләрнең зурысы.
Ана булып, бала сөюдән дә
Юктыр яшәүләрнең татлысы.

Ана өчен бала елмаюы
Кояштан да якты тоела.
Балаң сау, бәхетле булса гына,
Җаның тыныч, күңел көр була.

Ана белән бала арасында
Гүя өзелмәслек җепләр бар.
Шул җепләр ныклыгы бер-берсенә
Таяныч, көч биреп торалар.

Ана яши өзелеп, балам, диеп,
Бала яши газиз анам, дип.
Ике йөрәк бергә типкәндә,
Яшәү нурлы, бәхет тулы бит.
Тирсә авылы.

Азат Гаталы
Ана күңеле

«Әни! Әни! Ауу! Кая киттең,
Кая качтың, кайда югалдың?»
(Өстәл астын карыйм, юк, күренми,
Артын барып карыйм чаршауның…)

Эзләп таптым шулчак, ии, куандым!
Кочагыңа кысып, син үптең.
Эзләп тапканыма сөенеп,
“Улым үсте минем, зуур!” — дидең…

…Балам, диеп, һаман атлыгасың,
Ярты юлда ташлап эшеңне,
Юк-бар уңышыма шатланасың,
Чынбар итеп хәтта төшемне.

Чирләп китсәм, коелып төшәсең,
Борчыласың, йөрәгең әрни.
Үзең авыргандай тоеласың,
Терелгәнне көтеп, ял күрми.

Кызганмыйсың көчең, булдырганча
Бар нәрсәне табып бирәсең.
Ана көче, ана тынычлыгы
Бала бәхетендә, күрәсең…

“Әни” дигән исем — горур исем —
Бала телен ачкан өч хәреф.
Бишек җыры иңгән күңелләргә
Гомерлеккә үрнәк — зур дәрес.
Ижау шәһәре.

Рәзилә Хәмидуллина
Мин бәхетсез икән әнкәйсез

Карлар ятты җиргә әнкәйсез,
Казлар суеп элдем әнкәйсез.
Өйдә бушлык, өем күңелсез,
Иҗат утым сүнде әнкәйсез.

Төшенкелектә мин әнкәйсез,
Авыр икән яшәү әнкәйсез.
Ярты ятим булдым әткәйсез,
Бөтенләйгә ятим әнкәйсез.

Мин бәхетсез икән әнкәйсез,
Мин шатлыктан мәхрүм әнкәйсез.
Кем әнкәйсез шул мине аңлар,
Әнкәйсез булмасын дөньялар.

Әнкәйле булсыннар балалар,
Әнкәйләр — илаһи зат алар.
Рәнҗетмәгез берүк сәбәпсез,
Бик авыр яшәве әнкәйсез…
Иж- Бубый авылы.

Фаягөл Әхмәтшина
Әнкәйгә

Әнкәй, сине бүген төштә күрдем,
Урының җәннәтләрнең түрендә.
“Бер киткәч, кире кайтып булмый”, — дип
Әйтә идең исән көнеңдә.

Газиз әйкәй, кабереңә барам,
Дога укыйм, куям чәчәкләр.
“Ата-ана бәхиллеге диеп,
Колагымда синең әйткәннәр.
Тормыш булгач, була төрле чаклар,
Бер моңаям, елап та алам.
Авыр чакта кабереңә киләм,
Хәер-фатихаңны бир, анам.

Исән чакта кадереңне белдем,
Үлгәч калды бары каберең,
Кабереңә эзем суытасым юк,
Көн дә көт син, әнкәй, кадерлем.
Кадыбаш авылы.

Роза Фәрхетдинова

Булмасын иде ялгышлар

Балаларның ятим үсүе —
Ата белән ана ялгышы.
Тормышны бит уйнап үтеп булмый,
Безнең кулда алар язмышы.

Гаилә кору кирәк яратышып,
Мәхәббәтнең булсын керсезе.
Сөюеңә җавап ала алмасаң,
Ул тормышның юк киләчәге.

Яшьлектә ялгышып, гомерләрең
Үкенүләр белән үтмәсен.
Ата-ана җавапсыз булганнан
Балакайлар ятим үсмәсен.
Ижау шәһәре.

Альбина Гайнуллина
Мин үзгә

“Аһ”, – дияргә өйрәнеп булмады,
Тел жәлләми сайрап мактарга…
Өйрәнеп булмады егылганны
Кемгәдер ияреп таптарга…

Өйрәнеп булмады җайлы гына
Табарга яшәеш рәхәтен.
Шуңа күрә тормыш, җиң сызганып,
Изелеп эшләргә өйрәтте.

Уйларым да гел чәчкәдәй түгел,
Телемдә дә гел түгел җыр-тасма…
Гел җай табып мактаганга карап,
Яратадыр диеп ялгышма.
Казан шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Әнием

Әтидән, әнидән газиз
Кем бар соң җир йөзендә?
Аларның барлык сүзләрен
Саклыйм күңелем түрендә.

Безнең әни олы җанлы,
Бик ачык кеше иде.
Игелек, шәфкатьлелек
Бар кылган эше иде.

Сигез бала тәрбияләп,
Кадер-хөрмәт иңдерде.
Сукмый-какмый, гел кадерләп,
Сөеп, буйга үстерде.

Балалар, дип, җан атты ул,
Безне тигез яратты.
Күңелебездә миһербанлылык,
Мәрхәмәтлелек уятты.

Ул, җитмәсә, сүзгә тапкыр,
Гашыйк иде җыр-моңга.
Игътибар, хөрмәт яулады
Барса, һәрбер урында.

Әни, бездән изге теләк,
Хәер-догалар барсын.
Безнең изге догаларны
Ходаем кабул кылсын.

Әни, берүк тыныч йокла,
Йомшак булсын урының.
Телим мин газиз җаныңның
Гел җәннәттә булуын.
Ижау шәһәре

Эльмира Рәсүлева
Хатирәләр тырный күңелне

Төшләремә кереп йөдәтәсең,
Кайталмагач, нигә керергә?!
Күңелемне айкап, давыл кебек
Йөрәк түрләрендә йөрергә.

Әкрен генә көннәр, айлар үтә,
Хатирәләр тырный күңелне.
Әйтелмичә калган күпме сүзләр
Үкенечле итә гомерне.

Үкенмәслек итеп яшисе дә,
Бергә чакта белеп кадерне.
Тормыш — мизгел, бар мәгънәсен тоеп,
Үткәрәсе иде гомерне.
Кадыбаш авылы.

Гөлйөзем Нуркаева
Газиз әнием истәлегенә

Төшләремдә әниемне күрдем,
Кысып-кысып мине яратты.
Күзләремә карап иркәләде,
Үзе нидер әйтеп юатты.

“Тормыш юлы, кызым, беркемгә дә
Җиңел бирелми ул, түз, балам.
Бәхетеңә риза булып яшә,
Янәшәңдә синең өч балаң”.

Уяндым да… үткәннәрне барлыйм,
Нигә икән соң ул төш кенә?
Бер минут та үтмидер, әнием,
Уйламыйча сине һич кенә.

Яшьлегеңдә тормыш авыр булган,
Иярләгәнсең корыч айгырны.
Имән кебек ир-ат түзә алмас,
Шаһит моңа якты ай нуры.

Көнне төнгә ялгап, ал-ял күрми
Үткән гомерең синең эш белән.
Тик шулай да ихтыярың көчле,
Барсына да түздең, мин беләм.

Безгә биргән алтын киңәшләрең —
Тормышымда синнән истәлек.
Рәхмәт, әнием – бәгърем, барысы өчен
Безнең өчен ятма үртәлеп.

Хәер–фатихаңны биреп киттең,
Һәрбер сүзең калды йөрәктә.
Урының булсын оҗмах түрләрендә
Сагынабыз, әнкәй, бигрәк тә.
Кырынды авылы.