Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 47-2017
22.11.2017

Әдәби сәхифә 47-2017

Гөлфия Исхакова
Әни көтә

Шалтыраткан саен, сагындым, ди әни,
Кайчан кайтасың, ди, яныма.
Кайтам, әнкәй, йөгереп кайтып җитәм,
Тик эшемдә чыксын җай гына.

Төпчегем, дип, һаман бала итеп,
Хәлләремне килә беләсең.
Кайтыр, диеп, ашыгып яулык ябып,
Юлларыма каршы киләсең.

Маңгаеңа еллар эзен салган,
Чәчләреңә төшкән чал кырау.
Телефоным аша һәрвакытта,
Ишетелә һаман бер сорау:
— Кайчан кайтасың, балам?

Воткинск шәһәре.

Роза Фәрхетдинова
Милләт әбиләре

Ак яулыкта, чулпыларын таккан
Читекле сөйкемле әбиләр.
Чиста, пөхтә татар әбиләре
Урам бизәп әкрен йөриләр.

Гомерләре узган, касәләре тулган,
Язмыш йомгаклары сүтелгән.
Йөзләрендә — тирән җыерчыклар,
Тормышлары авыр үтелгән.
Сугыш күргән, ачлыкларны җиңгән
Кемгә әби, кемгә әниләр.
Чабаталар киеп йөрсәләр дә,
Кәлҗемәләр ашап үссәләр дә,
Әле һаман сафта, бирешмиләр
Милләт күрке безнең әбиләр.

Ижау шәһәре.

Рима Зарипова
Әни күңеле – дәрья

Олыгая барган саен
Әниемне юксынам.
Ялгыш кына авыр сүзләр
Әйтелгәндер, дип куркам.

Әни күңеле – чиксез дәрья,
Сиздерми үпкәләрен.
Балачакта уйламыйсың
Гомернең үткәннәрен.

Чәчләреннән сыйпарга да
Кыенсына идем шул.
Купшы сүзләр әйтми генә
Сөйләшкәнбез икән шул.

Исән булса газиз әни,
Йөзенә тутырып карап,
Әйтер идем кызганмыйча
Җылы сүзләрне кат-кат.

Үзең әни булгач кына
Уйлыйсың ана хакын.
Балаңнан да кадерлерәк
Дөньяда бар кем тагын?

Һәр анага бала газиз,
Ничә яшьтә булса да.
Әни кебек изге кеше
Башка юк бу дөньяда.

Кичкетаң авылы.

Гөлсәрия Мифтахова
Аналарга

Ана күңеле шундый сизгер була,
Тормыш дулкыннарын алдан сизә.
Балаларга кайгы-хәсрәт килсә,
Иң беренче булып ана килә.

Ана күңеле сабый бала кебек:
Тиз ышана, елый, борчыла.
Кинәт кенә яхшы хәбәр килсә,
Бар дөньясын онытып очына.

Балаларым, диеп, газиз ана
Янып-көеп яши исән чакта.
Балалары барсы яхшы булса —
Бу бәхетнең зуры аналарга.

Бирсен Ходай барча аналарга
Озын гомер, саулык, сабырлык.
Сабыр, мәрхәмәтле аналарның
Гамәлләре үрнәк алырлык.

Сабыр төбе — сары алтын, диләр,
Саргаймасын ана сагыштан.
Татлы сагынулар булса булсын,
Исән чакта матур тормышта.

Ходай бирсен иде безгә тәүфыйк,
Газиз аналарны сакларга.
Насыйп итсен иде кыз балага
Ана бәхете татып карарга.

Тирсә авылы.

Зөһрә Камалиева
Миңа нидер җитми бүген

Миңа нидер җитми бүген…
Күңелемдә куба давыл.
Кырыс дөнья кыршавында
Яшьлегем калган авыл.

Миңа нидер җитми бүген…
Әнинең моңлы күзе.
Арган, талчыккан булса да,
Зарланмый әйткән сүзе.

Миңа нидер җитми бүген…
Туганнар һәм кардәшләр.
Шигъри юлларымны укып
Шатланган каләмдәшләр.

Миңа нидер җитми бүген…
Җитми, ахры, сабырлык.
Аз гына калган гомернең
Кадерен белеп калырлык.

Миңа нидер җитми бүген…
Күңелем өнсез калган.
Картаюны сизми генә
Үтеп китәсем калган.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Соңга калмыйк

Рәхмәт сезгә, әти-әнием,
Үстердегез җылы кочакта.
Сезнең наз һәм тормыш тәҗрибәгез
Ярдәм итә безгә күп чакта.

Хәтерлимен әти-әниемнең
Безнең өчен җанын атканын.
Төннәр йокламыйча балаларын
Көтә-көтә утлар йотканын.

Бик тиз киттегез сез арабыздан,
Төшләргә дә сирәк керәсез.
Бик сагынып, юксынганда сезне
Рәсемнәрдә генә күрәбез…

…Әти-әниегез исән чакта,
Кадерләрен белеп калыгыз.
Күңелләрен җылытырлык эшләр,
Матур сүзләр берүк табыгыз.

Ижау шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина
Үпкәләмә, әнием

Ләйсән кебек көмеш күз яшеңне
Яулык читләренә сөрткәнсең.
Һәркөн саен иртән таң җиленнән
Сәлам килер диеп көткәнсең.

Үпкәләмә, әни, сине ташлап,
Тормыш мәҗбүр итте китәргә.
Ана коштай безне очыргансың,
Күп авырлык төште җилкәңә.

Үпкәләмә, әни, таң җилләре аша
Сәлам җибәрергә соңладым.
Бер туйганчы сөйләшербез, әнкәй,
Кайтырмын бер, диеп уйладым.

Үпкәләмә, әни, мин бурычлы,
Нигә, димә, үзең беләсең.
Сугыш елларында кесә белән
Туйдырдың син. Бик күп түләсем.

Ләйсән кебек көмеш күз яшьләрең
Чаллар кергәч сеңде каныма.
Үпкәләмә, әни, соңгы көннәреңдә
Була алмадым шул яныңда.

Менә хәзер төер булып тора
Йөрәгемдә минем бүген дә.
Әйтер сүзең калгандыр бит, әни,
Балам, диеп карап күземә.

Яңа Аккуҗа авылы.