Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 45-2018
7.11.2018

Әдәби сәхифә 45-2018

Асия Корбангалиева
Көз ул — патша кызы

Көз, әйтерсең патша кызы
Кигән затлы күлмәген.
Матур киемнәр күп, ләкин
Мондыен юк күргәнем.

Кызыл күлмәге өстенә
Ул сары ефәк япкан.
Балан, миләшләрен җыеп,
Алка, муенса таккан.

Көмеш челтәр ябына ул
Кырау төшкән көннәрдә.
Алтын чәчләре җилферди
Көзге талгын җилләрдә.

Сихри моңнар ишетелә
Яфрак кыштырдавыннан.
Рәхәт көзнең ямен тою,
Зур бәхет бармы шуннан?!

Әгерҗе шәһәре.

Әлфирә Низамова
Туктама, йөрәк

Әгәр шундый бер көч булса,
Булса могҗиза,
Йөрәгемне учка алып
Карар җай туса…

Санар идем яраларын
Иркәләп-назлап.
Догаларга төрер идем
Тагын әз-әзләп…

Җан җылымны өрер идем
Сөеп, яратып.
Урынына куяр идем
Әйтеп, аңлатып:

“Иртә әле, йөрәккәем,
Юк, син туктама!
Мин кирәк оныкларыма,
Һәрбер балама…

Төпчегемә бигрәк кирәк
Әни җылысы.
Сиңа, йөрәк, бу хакта әле
Ныклап уйлыйсы!

Исәнбай авылы.

Нәҗип Камалов
Исән калырбызмы?

Проблемаларыбыз чиктән ашкан,
Татар булып кала алырбызмы?
Үтә кыен сорау: яши, яши
Телебездән ятим калырбызмы?

Ассимиляция сазлыгына
Билдән кереп чумган безнең милләт.
Шул сазлыктан тартып чыгарырга
Өзелмәс бау, корыч аркан кирәк.

Телен, моңын җуя бара милләт.
Ана телсез үсә газиз балаң.
Маңкорт белән бөтен дөнья тулган.
Күрәсеңме шуны, татар туган?

Битарафлык ятьмәсеннән чыгып,
Кайчан ычкынырбыз, котылырбыз?
Инкыйраз якадан ныклап тоткан,
Кайчан икән шуны аңларбыз?

Сезгә дәшәм горур татарлар,
Үзаңнары көчле булганнар,
Милләтем дип дөрләп янганнар,
Телем, дин, диеп, ут йотканнар.

Иксез-чиксез тарих күпереннән
Горур татар булып барасы иде.
Барасы иде миллион гасырларга
“Әллүки”не, “Кара урман”ны җырласы иде.

Сарапул шәһәре.

Саҗидә Аширова
Көзләр яме

Көз килде дип моңсуланма,
Көзләрнең дә үз яме,
Сары яфрак, кызыл миләш —
Табигатьнең бер мәле.

Көзге яңгыр шыбыр-шыбыр
Тәрәзәләргә чиртә,
Күңел көзләргә карамый
Хисләргә юк һич киртә.

Күңелдә хисләр өере:
Үсмер, яшьлек еллары,
Көттермичә килеп җитә
Алтын гомер көзләре.

Саубуллашып туган яктан
Очып китте торналар,
Торналарның тавышында
Аерылышу, сагыш бар.

Үтеп китәр моңсу көзләр,
Таралырлар болытлар.
Табигать безгә елмаер
Килгәч кояшлы язлар.

Ижау шәһәре.

Нурәхмәт Якупов
Изге теләк

Татар халкым, матур яшә
Изге догалар белән.
Ханнарыбыз аңсыз булган
Динсезлекләре белән.

Тәхет өчен сугышып,
Туганнарын үтергән.
Күзле булып сукыр булган,
Дошманнарын күрмәгән.

Патша безне таламасын,
Илебезне таратып.
Мөселманнар дус яшәсен
Бер-берсен яратып.

Туган ил – Идел, Болгар,
Уфа, Урал җирләре…
Гөлчәчәкләргә күмелсен,
Булмасын һич тиңнәре.

Мәскәү шәһәре.

Зәмфирә Дәүләтшина
Туган авылым

Мәхәббәт чишмәсеннән башлана безнең авыл
Чыгып бассам, бөтен авыл хәлен күрәм:
Мичкә ягып, кемнәр камыр, аш пешерә,
Кемнәр-кемгә гыйшык тота, күз төшерә.

Ходай кушып, урамнарга асфальт керсә,
Зур түрәләр хәер-фатихасын бирсә,
Йөрер идек таш юлларга без дә басып,
Сумкабызны җилкә аша гына асып.

Авылдагы иң зур буа безнең очта,
Оҗмах инде авыл казы-үрдәгенә.
Чакыра алмый җәфа чиккәч хуҗалары,
Үзләре дә каз артыннан чума күлгә.

Кышын авылыбызда рәхәт торулары,
Урап-урап карлар күмә тар юлларны.
Керә алмас карак түгел шайтаны да,
Юллар ябык, өйләр бикле беркавымга.

Яңа Аккуҗа авылы.

Асия Мөхәммәтова
Шөкер итәм

Исән-имин үтте бүгенге көн.
Бик тә риза булдым бу көннән.
Җәннәт бакчаларын насыйп ит дип,
Дога кылып сорыйм Аллаһтан.

Көн артыннан көннәр үтә тора.
Ява анда кары, яңгыры.
Суык кышы китә. Җылы җәе килә —
Сиздермичә үтә гомере.

Ак яулык бәйләгән кебек,
Чәчләрем дә акка буялган.
Тигез генә бармый тормыш юлы
Узган гомер тормыш арбасына төялгән.

Гомер узган саен күңелләр нечкәрә —
Күпме калган, диеп, яшисе.
Күпме һава сулап, күпме сулар эчеп,
Күпме ризык калган ашыйсы.

Можга шәһәре.