Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 45-2017
9.11.2017

Әдәби сәхифә 45-2017

Рәмзия Җиһангәрәева
Көзге уйлар

Тынып калган таллар оеп кына
Көтә көзнең килеп җиткәнен.
Усак яфраклары бертуктамый
Лепердәшеп сөйли үткәнен.

Вакыт үткән саен хатирәләр
Яңара да искә төшәләр.
Лепер-лепер килеп үткәннәрдәй
Әйтерсең лә сиңа дәшәләр.

Гамәлләрең дөрес, төз булдымы,
Рәнҗеш кермәдеме эшеңә?
Авырлыклар китермәдең микән
Гаиләңә, якын кешеңә?

Үпкәләшеп озак йөрмәдеңме
Туганнарың белән үч йотып?
Күрше-күлән хакын хакладыңмы,
Исәнләштең микән уч тотып?

Балаларың хөрмәт итәләрме,
Якын итеп хәлең белешеп?
Яннарыңа бик еш килерләрме,
Киңәш-табышыңны бүлешеп?

Дөрес яшәдеңме, и кардәшем,
Хәрәм кермәдеме малыңа.
Үз-үзеңә җавап тота алсаң,
Тынычлык табарсың җаныңа.

Оеп кына көзләремә керәм
Шул сораулар өзә үзәкне.
Бер күз ачып ябу арасы ла
Гомер кыска, бирә кирәкне.

Кичкетаң авылы.

Роза Фәрхетдинова
Соңгы көн

Нәрсә уйлап җыя җир астына,
Бункер ясап, ашау-эчүләр.
Кеше талап, кеше хакы аша
Котылырга теләп кешеләр.

Байлар бункер ясый, гади халык
Бары Аллаһыга табына.
Табынуда табар котылуны
Ахырзаман килгән чагында.

Байлар инде байлыклары белән
Котылам, дип уйлый торгандыр.
Җыйган малы, көмеше, алтыны
Дөрләп янып җирдә болганыр.

Бөтен нәрсә утка чыдый алмый
Эрер, агар лава ташкыны.
Шартлар газлар, асты-өскә килер,
Сулар кайнап агар ашкынып.

Җир өстендә янып, берни калмас,
Әйләнер тик кара күмергә.
Кояш сүнәр, җир әйләнеп калыр
Тоташ бозлы салкын Себергә.

Соңгы көнне тик Аллаһы белә
Кайчан кычкыртасын торбаның.
Уйлан кеше, салган бункерыңа
Төшеп өлгерә алсаң, ярый соң!

Ялварырлар качып өлгергәннәр,
Аллаһыдан үлем сорарлар.
Үлем килмәс, күпме үтенсәң дә,
Бикле бункер озак газаплар.

Ахырзаман җиткәч, һичберкем
Котыла алмас Аллаһ күзеннән.
Гөнаһларны кичер, гафу ит, дип
Әзерләнү тора үзеңнән.

Ижау шәһәре.

Асия Корбангалиева
Сүзләр дөньясында

Матур сүзләр өйрәндем мин:
Күңел, китап, гөл, ямь.
Мәгънәле сүзләр ятладым:
Кеше, дәүләт, җыр, гамь.

Ә болары иң бай сүзләр:
Икмәк, белем, акча.
Күңелле сүзләр дә белдем:
Дуслык, хезмәт, бакча.

Бакчабызда баллы сүзләр:
Чия, карбыз, алма.
Ачы сүзләр дә күп икән:
Суган, балан, торма.

Ә урманда биек сүзләр:
Чыршы, каен, нарат.
Күңелемдә бөек сүзләр:
Яшәү, сөю, максат.

Кадерле сүзләр кешегә:
Әти, әни, Ватан,
Туган илем, туган телем –
Беләм күптән яттан.

Әгерҗе шәһәре.

Рамил Мухгалин
Догаларым белән сезнең янда

Иртә күчтең бакыйлыкка, әни,
Әти сагынып гомер кичерде.
Инде менә сез янәшә бүген,
Бергә вакыттагы шикелле.

Очрашкан, сөйләшкәнсездер сез
Безнең хәлне, дөнья хәлләрен.
Догаларым белән сезнең янга
Барып кайттым тагын әйләнеп.

Әти-әни, балачактагыча
Үрсәләнеп тибә йөрәгем.
Оҗмахларны насыйп итсен Ходай —
Шушы сезгә изге теләгем!

Исәннәрнең кадерләрен белик,
Үлгәннәрнең белик каберен!
Гомере озын булып, тигезлектә
Үткәрсә иде һәркем гомерен!

Хәер-фатихасын калдырсыннар
Дөньялыктан китеп барганнар.
Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын,
Тыныч булсын берүк дөньялар!

Исәнбай авылы.

Зөһрә Камалиева
Җиһанда көз

Җиһанда көз. Моң агыла…
Саф, мөкатдәс күңел моңнары.
Искә төшә, судай актарылып,
Шаулап үткән яшьлек еллары.

Җиһанда көз. Сары яфраклар,
Җиз тәңкәләр – көзнең бирнәсе.
Килә шулчак, җитез җилне җиңеп,
Яшьлеккә бер кайтып киләсе.

Җиһанда көз. Бөдрә каен
Каршы алыр инде көзләрен.
Эзләсәм дә, көндезен шәм ягып,
Юк табалмам яшьлек эзләрен.

Җиһанда көз. Якты кояш карый,
Мин йөримен иркен урамда.
Ә урамда юкә малайлары
Сары яфрак сипкән юлларга.

Җиһанда көз. Җепшек карлар ява…
Учларыма төшкән кар икән.
Көзләрдә дә аклык-сафлык белән
Очрашасы әле бар икән.

Җиһанда көз ашыгып кышны көтә,
Күкрәп килер тагын язлары.
Әле генә яши башлыйсың да,
Гомеркәйнең җитә азагы.

Ижау шәһәре.