Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 44-2018
31.10.2018

Әдәби сәхифә 44-2018

Шиһабетдин Садыйков
95 яшемә җиттем

Туксан биш яшемә җиттем,
Картаям, үзем беләм.
Тик күңел белән яшьлеккә
Кайтуны өмет итәм.

Күңел картаюны белми,
Гел яшь буласы килә.
Мине янә яшьлегемә
Алып кайтасы килә.

Яшьлегемә кайтам диеп,
Төрле планнар корам.
Шулай хыяллана торгач,
Үзем ышанып куям.

Һәр кешенең дә яшьлеге —
Кадерле мизгелләре.
Аны сагынып, юксынып
Үтәдер гомерләре.

Яшьлек ул — күркәм сафлык та,
Сәламәтлек, саулык та.
Кайнар сөю утларында
Янып йөргән вакыт та.

Нигә насыйп булмый микән
Яшьлеккә бер кайтулар?
Өлгер чакның, җитез чакның
Рәхәтләрен татулар.

Яшьлегемә кайтмасам да,
Күңелкәем, картайма.
Яшьлек хисе белән яшә,
Картаерга ашыкма.

Яшьлек серенә төшендем

Үзем яшим, үзем сизәм:
Картлык мине йончыта.
Түзеп торсам, ташлар мине
Аягымнан егып та.

Кичекмәстән бу картлыкка
Чара күрергә кирәк.
Җиң сызганып көрәшмәсәм,
Ул мине бетерәчәк.

Уйлап тордым, карар кылдым,
Һөҗүм итәргә булдым.
Яшәвемне үзгәртергә,
Чыныгырга тотындым.

Иртән йокыдан уянам,
Күнегү ясап алам.
Чиләккә салкын су салып,
Баштан тәнемә коям.

Бер көн калмый, җәен-кышын
Йөзеп-чумып су керәм.
Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип,
Һәр иртәдә йөгерәм.

Кичен йокларга ятканда,
Урамда йөреп керәм.
Һава алып, тән ял иткәч,
Тәмле төшләрне күрәм.

… Алай иттем, болай иттем —
Яшь калу серен белдем.
Картаеп беттем дигәндә,
Кинәт яшәреп киттем.

Яшисе килә

Кеше гомере — хәзинә,
Юк аңа һич тиң генә.
Шөкер итеп яшәгәнгә
Бәйрәм сыман һәр иртә.

Иң саф, изге теләкләрдә
Ходайдан гомер сорыйк,
Газиз дөнья кочагында
Яшик, бәхетле булыйк!.

Яшәгән саен яшисе
Килә икән дөньяда.
Иксез-чиксез бик күп эшләр
Башкарасы бар алда.

Бар башлы-күзле буласы,
Яңа тормыш корасы.
Саф мәхәббәт, кайнар сөю
Утларында янасы.

Җан җылыңны, назың биреп,
Балалар үстерәсе.
Гомерләрне дәвам итеп,
Оныкларны күрәсе.

Алар үсә, буйга җитә,
Гомерләр узып китә.
Дөнья белән хушлашырга
Вакыт та килеп җитә.

Күпме гомер яшәсәм дә,
Яшәп мәңге туймыймын.
Алтын-җәүһәрләр биреп тә
Озынайта алмыймын.

Газиз дөнья кочагында
Яшәүне дәвам иттер,
Күпсенмә, Ходай, гомерне
Бер йөз яшемә җиткер!

Ижау шәһәре.