Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 44-2017
1.11.2017

Әдәби сәхифә 44-2017

Фазыл Майдуллин

Оча матур итеп ап-ак карлар,
Акрын гына төшә бөртекләре.
Бөтерелеп уйнап ала кайчак
Ак карлардай минем өметләрем.
Чиста-пөхтә әле яңа яуган —
Ак бит кебек җир өстендә ул кар.
Ә мин каләм булып йөрим аннан,
Таптый-таптый калдырамын юллар.

Ижау шәһәре.

Әлфирә Низамова
Кыйныйлар телебезне

Җай таптылар болгатырга
Аркадаш, дус арасын.
Әнә ана миллион сорый
Өйрәткәнгә мәктәптә
Татарчага баласын!

Имеш, тиеш булмаган ул,
Имеш, туган тел түгел!
Ике тел дә — дәүләт теле,
Бу аңа мөһим түгел!

Балаларны бүлмәкчеләр
Татарга һәм урыска…
Катнаш гаилә кая барсын,
Башын орсынмы ташка?!

Кемгә кирәк бу болгану,
Бар дөньяга күрсәтеп?
Кемгә файда туган телне
Кимсетеп һәм үксетеп?!

Күпме гомер сыешканбыз —
Бер түбә җыйган безне…
Әллә инде күзләр тиде —
Кыйныйлар телебезне…

Нигә кизәнергә инде
Гаепсез мөгаллимгә?!
Алар – нигез салучылар
Күңелдә туган телгә…

Куркытулар, аптырату
Кирәк түгел аңарга.
Алар туган бу дөньяга
“Туган тел!”- дип янарга!

Укытучы “шок хәлендә”,
Әти-әни аптырашта…
Тагын ниләр күрәсе бар,
Ни язылган бу язмышка!?

Исәнбай авылы.

Дилбәр Хәмәтдинова
Тынычлык та кирәк

Нәни шатлыктан да күңелемдә
Бөтен дөнья китә яктырып.
Әйтерсең лә бары минем өчен
Кояш сибә җиргә яктылык.

Шатлыкларым хәтта эчкә сыймый,
Ташып чыга читкә ярыннан.
Яхшылыкны гына күрә башлыйм
Әйләнә тирәмдә барыннан.

…Әмма кечкенә бер начарлык та,
Боза ала шушы халәтне.
Нигә Ходай миңа бирде икән
Нечкә күңел, тою сәләтен?

Тәүлегенә әллә ничә тапкыр
Күңелемдә үлеп тереләм.
Ә башкалар мине аңлый алмый…
Мин генәме шулай тилергән?

Күңелемне әгәр күлмәк кебек
Киеп карарга дип алсалар,
Күпме вакыт түзә алырлар да
Һәм нинди нәтиҗә ясарлар?

Зарлануым түгел язмышыма
Бар да әйбәт минем бүгенгә.
Тик бәхетле итеп тою өчен
Тынычлык та кирәк күңелгә.

Ижау шәһәре.

Фәридә Айдарова
Күңел

Мичкә яктым…
Сулкылдап һәм ярсып
Янган йөрәгемә
Сердәш таптым…

Ни генә тоймады бу күңел:
Елады да көйде,
Сөенде дә сөйде,
Берәүне каратты,
Шикләрен таратты,
Хис-ташкын да койды.
Сөйләде, көйләде,
Тыңлады, тынмады.
Борчылды, юксынды,
Үкенде, үтенде,
Бер сулды, бер көлде.
Салкыннан бөреште,
Җылыдан ул пеште…
Ни генә тойса да бу күңел,
Халәте бер аның:
ярата ул сине!

Әгерҗе шәһәре.

Эльвина Шаһиева
Юану

Хәтеремнән чыкмый һич тә
Җәйнең йолдызлы төне.
Ямансу була бик тә
Уйласам, җаным, сине.

Сукмаклар ник аерылды,
Аралар салкынайды?
Күңел ачылмый беркемгә,
Йозак элдем мәңгегә.

Күңел минем сыкрап янды,
Ачы яшьләр күздән тамды.
Тынсын инде минем йөрәк,
Минем яну кемгә кирәк?!.

Алга карап яшәү кирәк,
Үткәннәр очсын баштан.
Яшәргә кирәк, яшәргә
Дәрт белән яңабаштан.

Ижау шәһәре.

Азат Гаталы
Тормыш

Өмет белән яшә бу дөньяда,
Яшәргә дип тудык түгелме?
Бар да була, авырлыклар туса,
Күтәрик үзебез күңелне…

Кыенлыклар чыгып кына тора.
Булмасыннар иде, нишлисең…
Үзең казып куйган чокырга
Кайчак үзең чак-чак төшмисең…

Юллар такыр, тигез булсалар да,
Тукталмыйча булмый бермәлдә…
Тулпар атлар кебек котырынып,
Кирәк микән чабу бу хәлдә?

Әй, чабабыз, узышабыз инде,
Гомер уза кебек күңелле.
Тик шулай да, урап йөреп кенә
Әйләнеп кайтабыз түгелме…

Кабатлыйбыз йөз кат хаталарны,
Таптым, диеп, җаның сөйгәнне.
Терсәк белән төртеп узабыз бит
Синең өчен янып көйгәнне.

Нигә икән исәр ялгышулар,
Әллә дәрес алу өченме?
Нигә берәү сиңа аяк чалып
Исраф итә икән көчеңне?..

Эх, бу тормыш, ботка-боламык,
Буразналар кебек күмелде.
Ә бит һәркем ана карыныннан
Яшәргә дип туа түгелме?!.

Ижау шәһәре.