Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 43-2019
24.10.2019

Әдәби сәхифә 43-2019

Гөлфия Исхакова
Тиңдәш күрдем

Эзләр салдым көзге сукмакларга,
Яфрак туе иде юлларда.
Хыялый кыз иде минем күңел,
Саф матурлык иде уйларда.

Яфрак кунсын диеп, кулым суздым,
Бары җилләр качыш уйнады.
Әкрен генә яфрак койды агач,
Ул да көздән әле туймады.

Иелдем дә сары яфрак алдым,
Тере иде, әле шиңмәгән.
Тиңдәш күрдем кеше язмышына,
Берәү, икәү, алар –меңләгән!..

Яфрак тотып, бераз уйга калдым,
Аңарга да язмыш язылган.
Яшел язлар яшәү дәрте бирсә —
Гомер кышы аның көз икән.

Күксел болыт күкне каплап алды,
Яфрак туе салды сагышка.
Тып-тып итеп, көзге яңгыр тамды,
Язмыш юлың, диеп, агышта.

Воткинск шәһәре.

Рәмзия Җиһангәрәева
Моң

Әти гармун уйнамады, әмма
Түр башында тотты гармунны,
Җыр да җырламады — әтиебез
Йөрәгендә йөртте җыр-моңны.

Соңгы сәгатендә: “Китерегез,
Күрсәтегез, — диде, — гармунны”.
Үзе әнкәемнең йомшак кына
Кулларына килеп орынды.

Күз алдына китергәндер, бәлки,
Әнкәбезнең моңлы җырлавын.
Җәйге кичтә бергә җырлар җырлап,
Сабантуйдан кайткан юлларын.

Әнкәм моңын күңеленә салып,
Язмыш чакрымнары үтелгән.
Гомер аты туктар вакыт җиткән,
Сүтеләсе йомгак сүтелгән…

Алтмыш дүрт ел бергә үтелгән…
Гомер-дәрья инде кичелгән.
Соңгы минутларда шул моң кирәк…
Сүзсез дә аңлашты ике йөрәк…

Әнкәемнең моңлы җырларын ул
Башын кырын салып тыңлый иде.
Шул исенә төшкән, күрәсең.
Күңеленә якты нур иңде
“Китәм инде, ясин укы”, — диде.

Кичкетаң авылы.

Гыймран Сафин

Күңел

Уйчан кешене хыялый, диләр,
Дөнья кояшлы аның телендә.
Тик андыйлар һәрчак ачып салмый
Нәрсә барын серле күңелендә.

Саф күңелле кешенең карашы
Әйтерсең салават күпере!
Бары күңеле киң булганнарны
Яратып саклый кеше күңеле.

Тар күңелле кешенең җанында
Кара болыт, салкын җилләр исә.
Явызлык, гайбәт һәм кара уйлар
Изгелекнең якты юлын кисә.

Авыр юлда тугры юлдашларың –
Күңелдәге ышаныч һәм өмет.
Хезмәт белән тапкан җиңүеңә
Дошман эчендә бар кара хөсет.

Хыялында — кеше һәрчак юлда.
Аның рухы менә алмаслык кыя.
Күңеле шундый киң, иксез-чиксез,
Анда хәтта бөтен галәм сыя.
Ижау шәһәре.

Эльмира Рәсүлева
Мин көчле

“Мин көчле!» — дип кычкырасым килә,
Бирешмимен әче җилләргә.
Күңелемдә давыл уласа да,
Язмыш мине ярсып сынаса да,
Ятып еламамын җирләргә.

Алга карап, туры атлар өчен,
Көч алырмын, бәлки, күкләрдән.
Мең кат сынап, утта яндырса да,
Гайбәтчеләр утта яндырса да,
Баш югары булыр күпләрдән.

Кадыбаш авылы.

Надия Вәлиева
Коела яфрак

Мин киләм дә ел да сезнең янга,
Сагынасыздыр, кыймыйм сорарга.
Кабер ташларына башым салам,
Елый-елый гафу сорарга.

Дөньяларны нигә куганбыздыр?
Кемнәр аны куып тоталган?
Тик әнкәйләр белән яшәгәннәр
Ахыргача бәхетле булган…

Бер күрәсем килеп, басып торам…
Сөйләшәсем килә өзелеп.
Миләш-каеннардан коела яфрак,
Әйтелмәгән рәхмәтем булып…

Шунда актарыла үксез күңел,
Шунда актарыла бар җаным.
Бөтен күзәнәгем белән аңлыйм
Күрешүләр насыйп булмасын.

Дөнья сезгә кала… Өзелмәсен,
Бушамасын нәсел чылбыры.
Әткәй-әнкәйләргә барып җитсен —
Дога кылыйк күтәреп кулны…

Казан шәһәре.

Әминә Гайфуллина
Тальян моңы

Шатлыклардан шашып сөенгәндә,
Кайгылардан янып көйгәндә,
Йөрәкләргә һәрчак яллар бирә
Халкым җыры озын көйләрдә.

Тальян моңын тыңлап үскәнгәме,
Күңелләрдә һаман саклана.
Хисләремне тылсым моңга төреп,
Күкрәкләрне ургый, саф кала.

Гармунчылар тальян уйнаганда
Әйтә кебек фикер-уйларын.
Һәрбер теле, һәрбер авазында
Үз халкымның назлы моңнары.

Моңлы җырны тыныч тыңлап булмый,
Узган гомерләргә кайтара.
Ярдан-ярга дулкын бәрелгәндәй,
Хәтер сандыкларын актара.

Ак бәхетләр теләп, ак кар ява,
Агыла көйләр тальян моңында.
Көйләр генә түгел, җырлый гармун,
Моңлы итеп, татар җырын да.

Ижау шәһәре.