Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 43-2018
24.10.2018

Әдәби сәхифә 43-2018

Гыймран Сафин
Авызлык

Чал тарихтан шулай килгән –
Ат дус булган кешегә.
Акыллы мал файда иткән
Аның барлык эшенә.

Дусның кадерен беләләр –
Аңа ирек бирәләр.
Ә кешеләр ник соң атка
Авызлык кидерәләр.

Тимер белән тешне ватып
Буйсындыру җиңел шул.
Камыт кидерелгән муен
Башны читкә бормый ул.

Сагышта мин – күңелсез уй
Сызландыра күңелне.
Син дә, халкым, авызлыклы
Ат хәлендә түгелме?

Уйлану

Такташ әйткән, бөеклек, дип,
Сирәк йөри тирәмдә…
Дан-шөһрәтнең, мактауларның
Сере хәзер тирәндә.

Әшнәлек – танышлык белән
Бүләкләр ала күпләр.
Тик ришвәт биргән кешенең
Сүзен түрәләр җөпләр.

Бу заманда эш йөртүнең
Белмичә җаен-көен,
Хезмәт белән алып кара
Син түрә кәнәфиен…

Байлар — дөнья җәннәтендә,
Даннары ерак китә.
Телевизор биргән акыл
Гади халыкка җитә.

Инде онытып барабыз:
Аяз күк нинди төстә?
Кризис юлы алга түгел,
Сикерү аска-өскә.

Яшәү көче

Шунда торадыр яшәүнең
Мәңге җиңелмәс көче:
Ана үзе өчен түгел,
Яши баласы өчен.

Шунда күренә халыкның
Җирне тетрәтер көче:
Уллары үз гомерләрен
Бирсәләр Ватан өчен.

Шунда иле хөрмәтенә
Лаеклы була кеше:
Халкын сөйсә, туган җирен
Гөлгә бизәсә эше.

Югалту

Салкында һәм җилдә булганнан соң,
Җылы учак җанымны эреткән.
Йөрәгемне онытып җибәргәнмен,
Аны миннән кемдер урлап киткән…

Анна Ахматова, 1914 ел.

Сез азат дип, баштан сыйпадылар,
Өшегән җан җылынды кебек.
Өлкән туган таныды татарны –
Гадел хөкем кылынды кебек.

Татар батыр, диләр. Җанга рәхәт!
Милләтне бит шулай зурлаганнар.
Тик телебез онытылып бара.
Димәк, аны бездән урлаганнар.

Татар моңлы. Ерак бабалар да
Догасыз һәм җырсыз тормаганнар.
Хәзер җырлар – чыпчык чыркылдавы,
Милли хисебезне урлаганнар.

Бушбугазлар мәдхия җырлыйлар:
Дүрт йөз илле ел чәчәк атканбыз!
Исерүдән айнып, бер уйласак,
Тапканнан күбрәк югалтканбыз.

Акыл һәм йөрәк

Акыл белән йөрәк бәхәсләшә,
Акыл тыя. Йөрәк шашына.
Акыл юк-бар сүзне кабул итми,
Йөрәк мактауларга ышана.

Акыл өчен карачкы кебекләр
Бик мәһабәт йөрәк күзенә.
Алдау икәнлеген белә торып
Ышана буш сөю сүзенә.

Акыл айнык, уйлый, хәсрәт чигә:
Бүген ничек, ничек иртәгә?
Йөрәк исерә бер минутлык хистән —
Тормыш йөген алмый җилкәгә.

Акыл – тәҗрибәле аксакал ул,
Ә йөрәк – җилбәзәк кыз бала.
Узган гомер тәнне картайтса да,
Йөрәк үзе һәрчак яшь кала.

Акылсызлар юлдан тиз язалар,
Матурлыкны тоймый йөрәксез.
Акыл! Йөрәк! Әйдә, дус булыгыз,
Бу адәмгә ничек кирәк сез!
Йөрәк

…Давылларсыз океан берни түгел…

М.Ю. Лермонтов

Йөрәк – файдасыз бер ит кисәге,
Җанга җылы биреп янмаса.
Кояш нуры җылы бирми кебек,
Күңел күген болыт капласа.

Шагыйрьме ул, әгәр халкын яклап,
Туры сүз әйтергә кыймаса.
Шагыйрь йөрәгеме, милләтенең
Уй-хәсрәте аңа сыймаса.

Җир җәннәте – тәмуг, әгәр аны
Юса аналарның күз яше!
Йөрәк сыкрый. Сабыйлар карашы
Торса ярдәмең сорап дәшеп.

Давылларын күреп карамыйча,
Тын диңгезнең кадерен белмәссең.
Яну-сыкраулар кичергән йөрәк
Бик сак йөртә тормыш көймәсен.

Язасы бар!

Яшәү матурлыгын күреп,
Изгелек таратып җирдә,
Саф хистән такыя үреп
Язасы бар!

Дуслар кәефен күтәреп,
Кайгы-сагышлы вакытта
Хәсрәтләрне тиз үткәреп
Язасы бар!

Милләтнең тарихын саклап,
Гаделлек өчен көрәшеп,
Азатлык максатын аклап
Язасы бар!

Бар Галәм яктырсын өчен,
Кешеләр изге Исламнан
Нурлар алып торсын өчен
Язасы бар!

Өметсезлек уен өзеп,
Гаделсез авыр заманда
Тормыш газабына түзеп
Язасы бар!

Фикерләрем булсын ачык,
Алдаулар пәрдәсен ертып,
Рухи сукыр күзен ачып
Язасы бар!

Яшьлек сукмакларым

Туган якларыма кайтам әле,
Җан да, кан да анда тартадыр.
Анда тартып торган сихри көч
Һич кимеми – бары артадыр.

Яшьлек эзем калган сукмаклардан
Кулны артка куеп бер узам.
Күңелемне сагыш басып ала –
Тыныч кына моңлы җыр cузам.

Очраганнар гаҗәпсенеп карый –
Бер киная күрәм йөзләрдән.
Хиссиятсез заман белән бергә
Кешеләр дә ничек үзгәргән!

Нечкә хисләр кайда калды икән?
(Мәхәббәт тә хәзер хиссездер…).
Безне исерткән кыр чәчәкләре,
Бәлки хәзер тәмле иссездер?

Чәчәкләрне өзеп иснәп карыйм:
Алар һаман тәмле исле ич!
Табигатьтә әле сакланган бит –
Җаның куәт табар сихри көч!

Сөрелмичә калып, кылган үскән
Җирләр генә бары артканнар.
Кемдер акча куа… Кайберәүләр
Хәмер сазлыгына батканнар.

Бәхет

Авырлыкларны җиңәргә
Куеп бөтен көчен,
Кеше тырыша бу җирдә
Бәхет табар өчен.

Тик Фәрештә булган җирдә
Бар икән Иблис тә.
Бәхет тапкач, аны саклау
Нигә керми искә?

Бары саклый белгәннәрдә
Бәхет кала, китми.
Табар өчен җиткән акыл
Саклар өчен җитми.

Дүртьюллыклар

Нәфес коллары бәхетне күрмиләр,
Тик байлык җыюга мәкер коралар.
Мәхәббәт, хезмәт, изге күңеллелек
Безнең иминлек сагында торалар.
***
Гаепсезгә яла ягу – зур гөнаһ.
Көчсезне кимсетмәс баһадир.
Мактанчыкның сүзенә түгел,
Тик эшенә карап, бәя бир!
***
Ахмаклык эшләү – ул һәркемгә дә хас.
Ялгышсыз яшәгән кеше сирәктер.
Җирдә аякта нык басып торырга
Кайвакытта егылу да кирәктер.
***
Салам эскертендә энә югалтып,
Тырышып эзләү нәтиҗәсез калмый.
Тик намусны югалтканнар бу җирдә
Гомер буе эзләп тә таба алмый.
***
Дан һәм дәрәҗә ул — татлы ризыктыр,
Булмаганда тотып карау кызыктыр.
Тик авызга керә кайчак тозы да,
Татлы нәрсә озак тормый – бозыла.
***
Гаделсезлек әзер һәрчак:
“Мин хаклы!” — дип лаф орырга.
Гаделлек үлчәвен бик еш
Кирәк тикшереп торырга.
***
Имеш, адәм маймылдан яралган…
Сафсатадан фән челтәрен үрәбез.
Киресенчә, адәмнең маймылга
Әйләнеп баруын еш күрәбез.
***