Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 43-2017
25.10.2017

Әдәби сәхифә 43-2017

Шушы көннәрдә зур ихтирамга лаеклы өлкән шәхесләребез: Ижау шәһәренең Аксакаллар шурасы рәисе, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Шиһабетдин Садыйковка 1 ноябрьдә 94 яшь тула, Удмуртиянең атказанган мәдәният эшлеклесе Фоат Кәримов 22 октябрьдә 80 яшен билгеләп үтте. Без аларны туган көннәре белән ихлас күңелдән котлап, иминлек, сәламәтлек, балаларының, оныкларының сөенечен күреп, ярдәмнәрен тоеп яшәүләрен, озын гомер телибез.

Вәҗиһә Заһидуллина
Оста гармунчы

Тальян гармун телләренә
Гармунчы оста баса.
Татар–башкорт җырларына
Матур көйләрен яза.

Гармуннардан музей ачкан
Таныштыра яшьләрне.
Уен коралын ярата,
Теләп эшли эшләрне.

Сыздырып уйнап җибәрә,
Бармак очында моңы.
Атказанган гармунчы бит
Бик хөрмәтлиләр аны.

“Яшем инде өлкән”, — дими,
Чараларда катнаша.
Гармунында үзе уйный,
Үзе бию башкара.

Җитез баса бармаклары,
Гармуны кулларында.
Күзләрендә моңсу караш
Кем икән уйларында?

Ижау шәһәре.

Гыймран Сафин
Җан җылысы

Гармун оркестр түгел дип,
Гади бер көй көтсәк…
Сихри бу моң шатландыра,
Күңелне канатландыра,
Чөнки Фоат уйный белә
Һәрбер көйгә үз җанының
Җылысын да өстәп.

Гармун моңы таш йөрәкнең
Җибәрерлек һушын.
Тыңлый белсәк йөрәк белән.
Моң һәркемгә кирәк – беләм!
Зур осталар уйный белә
Гади гармун тавышына
Җан җылысын кушып.

Җырдан алырга теләсәк
Шатлыкның олысын,
Гармун моңын тыңлау кирәк –
Аны сөя һәрбер йөрәк!
Фоат кебек оста гына
Уйный белә моңга кушып
Җанының җылысын.

Ижау шәһәре.

Саҗидә Аширова
Мин әле бабай түгел

Егет дисәң, олырак,
Бабай дисәң, яшьрәк.
Хәрәкәттә — бәрәкәт, ди,
Яшьнәп яшәргә кирәк.

Сиксәнемне тутырам, дип
Йөри киереп күкрәк.
Уйлыйм әле, җырлыйм әле,
Халкыма, ди, мин кирәк.

Көзнең алтын яфраклары
Салмак кына коела.
Фоат абый гармун уйный
Татар-башкорт көенә.

Телләренә гел басып тор,
Гармуның тутыкмасын.
Гармуннардан аерылма,
Моң чишмәң саекмасын.

Ижау шәһәре.

Шиһабетдин Садыйков
Яшим әле

Яшим бәхет белән бергә,
Сөенеп һәрбер көнгә.
Фани дөнья тик бер генә
Бирелгән бит һәркемгә.

Нигә зарланып яшәргә,
Гомер барыбер үтә.
Зыр-зыр итеп тәгәрәтеп
Вакыт йомгагын сүтә.

Яшим әле иркен сулап,
Тик татлы уйлар уйлап.
Гомеремнең озын юлын
Гел яхшылыкка юрап.

Яшим әле, җанымда тик
Саф мәхәббәт балкытып.
Сөеп-сөелеп яшәүнең
Назын-ләззәтен татып.

Яшим әле туган илне,
Үскән җирне яратып.
Балалар, туганнарыма,
Дус-ишемә җан атып.

Җирдә яшәү — бер могҗиза,
Мәңге яшисем килә.
Уйларым, күңелем изге,
Бары тик Ходай белә.

Яшим әле янып, балкып,
Дөньяның ямен тоеп.
Яшәп узган гомеремә
Мең шөкеремне кылып.

Яшим әле алга карап,
Бәхетне үзем яулап.
Ике дөнья рәхәтен дә
Бер Ходаемнан сорап.

Нәсыйхәт

Җирдә кеше булып яшә,
Һәр эшне уйлап эшлә.
Кешене хөрмәт итүне
Зур игелеккә тиңлә.

Тыйнак тот үзеңне һәрчак,
Ул һәркемгә килешә.
Намусы саф булган кеше
Яхшылыклар өләшә.

Яхшылыкка, яктылыкка
Омтылып яшә, кеше.
Кылган эшең, гамәлеңнең
Татлы булсын җимеше.

Кешегә тел-теш тидермә,
Күздән чүпләр эзләмә.
Эзләсәң, гаеп табыла,
Гөнаһ җыйма үзеңә.

Кеше озынмы, кыскамы,
Бик ябыкмы, тазамы,
Яшәсен һәркем үзенчә,
Гаеп итмә син аны.

Энәдән дөя ясама,
Берне ун дип санама,
Һәркемгә яхшылык телә,
Яманлыкка юрама.

Үз сагышы, үз моңы

Үтәдер кеше гомере
Сары сагышта, моңда.
Уйлар уйлап, ямансулап
Уяна алсу таңда.

Сагынмаган, моңланмаган
Юктыр җирдә беркем дә.
Һәркемнең үз сагыш-моңы
Йөрәгенең түрендә.

Кем сагынмый, искә алмый
Ал таң сыман яшьлеген.
Бер сихри мизгел булып
Узып киткән гомерен?

Кемдер исәннәрне уйлап,
Кавышу көнен көтә.
Кемдер мәңгегә киткәнне
Уйлап, гомере үтә.

Бу тормышта яшәгәндә,
Кайгылыр кичергәндә,
Сагышлана күңел, сыкрый,
Дуслар ташлап киткәндә.

Исән кайта, бер күрешә,
Теләгенә ирешә.
Үлгәннәр мәңге кайтмыйлар,
Гүрдә генә күрешә.

Гел күрешеп, кул бирешеп
Яшик исән-сау чакта.
Сагышлардан, ярсулардан
Янмасын йөрәк утта.