Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 42-2018
17.10.2018

Әдәби сәхифә 42-2018

Гөлфия Исхакова
Көз җыры

Елак болыт көзгә кереп килә —
Күңел моңга тулган.
Аллы-гөлле нурлар сүнгән җирдә,
Чәчәк-гөлләр сулган.

Бушап калган кырлар, сары сарган,
Кошлар җыры тынган.
Җәй уйнаган моңлы сазның гүя
Чыңы талып сынган.

Урман өсте кызыл, сары, яшел,
Келәм җәйгән сыман.
Иртә таңда бар табигать серле,
Чыктан койган томан.

Соры төсне үз итмәгән болыт
Үксеп-үксеп елый.
Ел фасылы алтын яфрак сибеп,
Көзнең җырын җырлый.

Воткинск шәһәре.

Фаягөл Әхмәтшина
Бәрәңге

Бәрәңгедән аермасын Ходай,
Йөз төрле аш була пешереп,
Өстәлләрне бизәп куям әле,
Шәңгә, кыстыбыйлар пешереп.

Бәрәңгедән аермасын Ходай,
Аның белән ямьле бакчабыз.
Авыр еллар, сугыш елларын
Искә ала безнең барчабыз.

Бәрәңгеләр ашап үстек бит без,
Тәгәрәттек аны мичләрдә,
Авыз пешмәсен дип өрә-өрә,
Ашадык без түгәрәк өстәлдә.

Басу кырларында ярыша-ярыша,
Исемдә бәрәңге җыйганнар,
Иң кыены аның шул иде:
Капчык җитми иде, туганнар.

Ни кызганыч, бәрәңгенең кадерен
Белүчеләр — Рәҗәп, Әгърәф —
Утыртабыз бары биш чиләк,
Буш җирләрдә үсә тигәнәк.

Бәрәңгене икенче икмәк дип,
Бик тә белеп әйткән өлкәннәр,
Шул кадәр дә белеп әйткәннәр бит,
Дөнья күргән буын — өлкәннәр.

Кадыбаш авылы.

Раилә Бариева
Сәламәт булыйк!

Сәламәт яшәү рәвеше
Һәркем өчен дә кирәк.
Сәламәтлекнең нигезе —
Ходайдан безгә бүләк.

Татар халкына хас сыйфат
Әдәплелек, батырлык.
Саный китсәң, бик күп алар
Чыннан да, шаккатарлык.

Наркоманга юл куймагыз
Кара таплар калмасын.
Һәрбер үскән яшьләребез
Дөрес итеп аңласын.

Туры юлдан тайпылмыйча
Дөрес атларга кирәк.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык —
Бездән шул сезгә теләк.

Сәламәтлекнең серләрен
Кечкенәдән белегез.
Спортны нык яратыгыз,
Уйнагыз һәм көлегез!

Уразай авылы.

Зәбир Хәлим
Моң

Көзләр җитте. Уңышларны
Җыяр чак.
Әйләнә дә кайта шунда
Балачак…

Беренче кат мәктәпләргә
Барган чак.
Өйгә кайткач, сөйли-сөйли
Арган чак.

Бу хисләрне кемнәр генә
Тоймыйдыр…
Көмеш чыңы гомер буе
Тынмыйдыр…

Яр Чаллы шәһәре.

Тәнзилә Хәбибуллина
Туган йортта

Бик еш киләм туган авылыма,
Көтәдер, дип, газиз әнкәем.
Рәнҗеп ятмасын ул, килми диеп,
Белеп торам аның хәлләрен.

Туган йортта тәмле исләр чыккан,
Нур бөркелә туган өемнән.
Үзен инде әйтеп торасы юк,
Мине күргәч, шундый сөенгән.

Тәм-томнарын тезә өстәленә,
Өстәп сала кат-кат чәйләрен.
Үзе сөйли, һич тә туктап тормый,
Атна буе җыйган сүзләрен.

Җиңел түгел аңа берьялгызы,
Карашыннан аның сизәмен.
Тик шулай да, сабыр итеп яши,
Аһ-зарларын ник бер сөйләсен.

Әткәй белән корган шушы нигез
Аның өчен бик тә кадерле.
Күзен тутырып, мине озатып кала,
“Вакытың булса, тагын кил”, — диеп.

Саубуллашып кулым изим аңа,
Күтәрелә аның күңеле.
Синең белән миңа бик тә рәхәт,
Озын булсын, әни, гомерең!

Салагыш авылы.

Зөһрә Камалиева
Фани дөнья

Урман ерып чыгып киләм әле,
Күңелемдә хисләр уянсын.
Җирдә барлыгымны тойыйм әле,
Тойыйм матурлыгын дөньяның.

Каен арасыннан мин атлыймын,
Шәүләләре төшә йөземә.
Яфраклары нәфис күбәләктәй
Килеп куна минем иңемә.

Урман юлы әйтерсең лә келәм,
Барлык төсен тезгән табигать.
Тик карашым белән генә сөеп
Үтәм агачларны кадерләп.

Минем караш чума офыкларга,
Каеннардан яфрак коела.
Өзелә дә күктән, әйтерсең лә
Йолдыз тама җиргә тын гына.

Агач куагына төн кунаклар,
Ә иртәсен атар яңа таң.
Хәтеремә төшереп кайтып киләм
Яшьлек елларымны яңартам.

Ел артыннан еллар үтеп китте…
Сизелми дә калды, тоймадым.
Чишмә булып ага гомеркәйләр,
Мин яшәүдән әле туймадым.

Әле генә бар җир яшел иде,
Тиз саргайтты сары көз генә.
Яшәвебез бик кыска шул безнең
Шуңа минем үзәк өзелә.

Ижау шәһәре.

Зәйнәп Зәкиева
И газиз җирем

Газиз Җир-анакай — гүзәл җирем,
Ямең күреп яши бел генә.
Тормышны яратып яшәүчегә
Көч бирәсең бары син генә.

Куе урманнарың — керфекләрең,
Зәңгәр күлләр — назлы карашың.
Елгаларың — синең кан тамырың,
Чишмәләрдә йөрәк тавышың.

Җилләр исә синең назлар булып,
Сандугачлар сайрый талыңда.
Юмартлыгыңның чик-чамасы юк,
Сый-хөрмәтең тулы табында.

(Назларыңа җавап кайтармаган
Бәндәләр дә яши яраңда).

Актаныш районы, Мерәс авылы.