Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 41-2018
10.10.2018

Әдәби сәхифә 41-2018

Әлфирә Низамова
Тормыш бит ул

Тормыш бит ул — кызык,
Кызганыч та…
Бар анда сөенеч тә,
Югалту да, көенеч тә,
Мәхәббәт тә, үкенеч тә…

Тормыш — мизгел, була аның
Шатлыкка тулганы да,
Заяга узганы да,
Кабынып сүнгәне дә…

Тормыш бит ул — бер алдавыч
Акча анда җим кебек…
Адаштыра, ялгыштыра,
Саташтыра җен кебек…

Тормыш бит ул – зур мөмкинлек
Файдаланган кешегә…
Берәү эзли, җылы таба,
Берәү туңа, күшегә…

Тормыш бит ул — уй, хыяллар
Чынга ашарга туган…
Канатларын кага-кага
Яктыга әйди сыман…

Тормыш бит ул – бер җыр
Салмак, ярсу, моңлы…
Өзелмәсен… азаккача
Җырлагыз бу җырны!

Исәнбай авылы.

Шәфкать Ганиев
Мукшурым

Дөнья мәшәкатен читкә куеп,
Сабыр итеп торыр бар эшем.
Бер тутырып иркен сулар өчен
Туган якка кайтып килешем.

Чит җирләрдә гомер иткән улын
Инеш, таулар мине сагынган.
Кайткан саен җаным тансыклаган
Җылы алам туган ягымнан.

Дөнья гизеп йөргән юлларым күп,
Ниндиләре генә булмады?!
Күңелемә, ләкин иң якыны —
Сиңа алып кайта торганы.

Онытылмый торган хатирә син,
Йөрәгемдә йөрткән бер җырым.
Еракларда яшәсәм дә, истә
Туган ягым — ямьле Мукшурым.

Ижау шәһәре.

Ибраһим Биектаулы
Синең күзләр

Бу дөньяның чиксез гүзәллеген
Аңлатырлык татлы сүзләр юк.
Бу дөньяның нурлы ике күзе –
Синең күзләр… Башка күзләр юк.

Күзләреңнән мәңге котылалмыйм,
Җитмеш җиргә китеп карап та.
Күзләреңнән көн дә җәфа чигәм,
Күзләреңне өзелеп яратам!

Синең күзләр булып, йолдыз калка,
Синең күзләр булып, таң ата.
Синең күзләр булып, Кояш чыга,
Синең күзләр мине ярата.

Казан шәһәре.

Асия Корбангалиева
Күңелдә төрле халәт

Заманалар да үзгәрә,
Күптер акыллы надан.
Тыйнаклар аз, әрсезләр күп,
Аларга кирәк мал, дан.

Һәр адымда, гел алдымда
Ялгыш тора сагалап.
Төн кара ла, ә көн якты,
Язмыш ала аралап.

Кайберәүләр парлы ялгыз,
Кем – бәхетле, ә кем – тол.
Тигез түгел бармаклар да,
Кемдер – патша, кемдер – кол.

Вакыт күп тә, гомер кыска,
Бар җавабын табасы,
Үстерәсең багалмам дип,
Була йөрәк ярасы.

Иртән җырлыйм, кичен елыйм –
Күңелдә төрле халәт.
Әнә шул хисләр ташкыны
Шигырь язарга сәбәп.

Әгерҗе шәһәре.

Саҗидә Аширова
Матурлык

Яшәгән җиребез матур,
Тирә-ягы чәчәк-гөлләр.
Кайларда гына йөрсәк тә,
Гел шунда ашкына юллар.

Бу дөньяның хозурлыгын,
Кадерләрен ник тоймыйлар?
Дөньяда яшәп була бит
Мөлкәт бүлми, кан коймый да.

Әй, кешеләр, сезгә дәшәм,
Аралашыйк, тату булыйк,
Киләсе буыннарга да
Изге гамәлләр калдырыйк!

Изге күңел, кайнар хисләр,
Матурлык җирне коткарыр!
Иделнең текә ярында
Карлыгачлар оя корыр.

Ижау шәһәре.