Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Әдәби сәхифә 41-2017
12.10.2017

Әдәби сәхифә 41-2017

Нәсимә Сипова
Чишмәләргә укыйк дога

Чишмә, чишмә, синең җырларыңда
Буыннарның кайгы-шатлыгы.
Әниләрнең матур яшь чаклары,
Түбәтәйле бабам картлыгы.

Изгеләрдән изге чишмә суы –
Ул бит безгә Ходай бүләге.
Кайгы-хәсрәтләрне юып ала,
Сәламәтлек – ныклык терәге.

Чишмә суы кайнар чәе белән
Туганнарны җыя табынга.
Әнкәй куйган самавырлы чәйне
Гомер буе һәркем сагына.

Бакча уртасыфннан челтерәп ага,
Әнкәйнең ул юган кулларын.
Шушы суда юындыргандыр ул,
Теләк теләп, кыз һәм улларын.

Килен булып төшкәч каршы алды
Челтер-челтер сабыр тавышы.
«Минем кебек чиста булыгыз», – дип
Эндәшә күк әле дә агышы.

Күпме язмышларның уй-серләрен
Агымында дәшми озаткан.
Коткарган ул ямьсез теллеләрне
Гайбәт дигән шомлы тозактан.

Чишмә чыккан урын – изге урын,
Бисмилланы әйтик иң элек.
Изге теләк теләп, шөкер итик,
Киткән чакта чиләкне элеп.

Әниләр дә олы сабырлыкны
Алгандыр ул чишмә җырыннан.
Чишмә генә бары күреп калган
Кайткан чагын арыш кырыннан.

Әни, чишмә – икегез дә шулай
Изгеләрдән-изге җаннарым.
Әниләр юк янда, чишмә һаман ага,
Гыйбрәтләрдән әрни җаннарым.

Күкрәк сөтен биргән ана кебек
Без дә балалары чишмәнең.
Анага тиң чишмәләр корыса,
Бу дөньяда соң мин нишләрмен?

Әниләрнең догалары булып,
Җир астыннан чишмә ургыла.
Исән чакта рәхмәтләрне әйтеп,
Көн дә укыйк, укыйк мең дога…
Иж-Бубый авылы.

Рузалия Шәйдуллина
Көз матурлыгы

Элекләрне бакча булмаган,
Баланы әбиләр бакканнар.
Ата-ана кырда–басуда
Урак урган, печән чапканнар.

Кышкылыкка ризык әзерләп,
Басу-кырда эшләре беткәч.
Аналар да өйгә кайтканнар,
Әбиләр өчен дә ял җиткән.

Шуңа көзнең бу матур чорын
“Әбиләр чуагы” дигәннәр.
Чигелгән чүәкләрен киеп,
Әбиләр кунакка йөргәннәр.

Көз чыннан да матур, рәхәт бит
Агачлар төрле төс алалар.
Алтынга күмелгән диярсең,
Бакчалар, болын һәм аланнар.
Казан шәһәре.

Гөлфия Исхакова
Әни авырган чакта

Әни авырып ята, минем җанда –
Гүя утлы күмер йөрәк телә.
Кайтаваздай аның ухылдавы
Таш кыялар ярып, таулар өя.

Шомырт сыман балкып торган күзләр,
Үзәкләрне өзеп төсен җуя.
Әйтер сүзләр кипкән иреннәрдә
Әйтерсең лә хәтер юлы уя.

Әнкәй узган юллар ай-һай авыр,
Түзә алмас иде чыдамсызлар.
Ә ул кайгыларда баш имәгән,
Өмет итеп, авырлык дип узар.

Дүрт баласын кеше итәм, диеп,
Җиң сызганып көн-төн эштә булган.
Тук булсыннар балаларым, диеп,
Япь-яшь килеш гөлдәй көеп сулган.

Әни авырып ята, җанда учак
Дөрли-дөрли яна көн–төн буе.
Нигә шулай әнкәй гомере кыска,
Утка сала уйлаган бер уе.

Воткинск шәһәре.

Фәнсилә Шәйдүләтова
Сөю җепләре

Миннән башка яшәү читен сиңа,
Мин дә синсез яши алмадым.
Акыл башка юлга эткән иде,
Тик мин оста, аны алдадым.

Бер өзелгән җепләр кушылмыйлар,
Ә кем әйтте аны өзек дип!
Мин ул җепне, бер йомгакка урап,
Куенымда яшереп йөрттем бит.

Күңел кушкач, менә кире суздым
Арабызга сөю җепләрен.
Шул җепләргә тотынып, акрын гына
Сиңа таба атлап киләмен.
Яр Чаллы шәһәре.

Раил Разов
Уйларым

Уйларым йөзә тирән –
Шигъри юлларга тезәм.
Истә сабый елларым –
Балачагым юллары.

Хәтердә ялангачлык,
Өйдә ашарга юклык.
Ишекләрдә йозак юк,
Урам капкасы ачык…

Шундый авыр елларда да
Күңелдә өмет булды.
Яшәдек бердәмлек белән
Тотынып кулга–кулны.

Бәхет алда, дия идек,
Һәркөн алга омтылдык.
Беркөн Җиңү киләсенә
Чын күңелдән ышандык.

Булды өмет халыкта,
Иле өчен тырышты.
Алга омтылды, көч түкте,
Көтте күркәм тормышны.

Килде матур тормышлар,
Хәзер илгә тынычлык.
Әмма имин тормышта да
Яшәп булмый тынычлап.

Дөреслекне табып булмый,
Халык юкка азына.
Ата – улны, ана – кызны
Белми торган замана.
Ижау шәһәре.

Вәҗиһә Заһидуллина

Исәнме, авылым!

Табигатьнең гүзәл почмагында,
Авылдашлар бергә җыелдык.
Әйтерсең лә, яшьлегебез кабат
Кире кайткан кебек тоелды.

Имәнлектә бәйрәм гөрли бүген –
Корыч Каран авылы җирендә.
“Исәнме, якташлар!” — дип сәламлим,
Бик күңелле туган илемдә.

Илле еллап вакыт узып киткән,
Күрешмичә ничек түзгәнбез?
Үзгәргәнбез, еллар эзен салган,
Тик күңелләр белән бергә без.

…Табигатьнең гүзәл почмагында
Авылдашлар бергә җыелдык.
Әйтерсең лә, яшьлегебез кабат
Кире кайткан кебек тоелды.
Ижау шәһәре.

Зәбир Хәлимов
Бәхет

Бүген менә сине күрдем әле,
Болыннарда җырлап йөрдек әле.
Беренче кат назлар тойдым әле,
Елак көзем назга төрдең әле…

Болытларым китеп, кояш көлде,
Күңелдәге сагышларым үлде.
Синең сусыл иреннәрең тәме…
Мин уяндым. Никтер дөньям ямьле…
Бүген сине төштә күрдем әле…
Яр Чаллы шәһәре.